16+

Каратуннан Илсөя Сибгатуллова: «Торт пешерү күп вакытны ала, әмма нәтиҗәсе күңелне сөендерә»

Казан артының Каратун авылында яшәүче Илсөя Сибгатуллова биш ел дәвамында тортлар һәм төрле камыр ризыклары пешерә.

Каратуннан Илсөя Сибгатуллова: «Торт пешерү күп вакытны ала, әмма нәтиҗәсе күңелне сөендерә»

Казан артының Каратун авылында яшәүче Илсөя Сибгатуллова биш ел дәвамында тортлар һәм төрле камыр ризыклары пешерә.

Декрет ялында башланган яраткан шөгыле бүген аның тормышының аерылгысыз өлешенә әверелгән. Ике бала анасы булган Илсөя гаиләсенә дә, яраткан эшенә дә вакыт таба.

Кечкенә дә, төш кенә, диләр андый кешеләр турында. Эшсез утыра белми, һәр нәрсәгә өлгерергә тырыша, кешеләр белән аралашудан да, яраткан шөгыленнән дә тәм таба. Каратун кызы Илсөя Сибгатуллова да шундыйлардан.

Авиация юнәлешендә белем алган кызның бүгенге шөгыле бөтенләй башка дөнья белән бәйле. Ул тәмле тортлар, чизкейклар, тартлар, рулетлар һәм төрле камыр ризыклары пешерә.

Декрет ялында башланган хыял

Илсөя кондитерлык белән җитди шөгыльләнә башлавын декрет ялы белән бәйли.

— Декрет ялымда башланган эшем бу. Якыннарыма бик рәхмәтле мин. Алар миңа канат куйды. Хәзер дә ярдәм итеп, шөгылемә рухландырып торалар, — ди ул.

Бала тәрбияләү белән бергә Илсөя үзен яраткан эшенә багышлый. Яңалыкка омтыла, белмәгәннәрен өйрәнә, төрле рецептлар карый, танылган кондитерларның эшләрен күзәтә. Әнисе белән киңәшләшә, интернеттагы төрле дәресләрне өйрәнә. Үзенең аш-суга осталыгы нәселдән килә дип саный ул. Әнисе Илгизә апа да камыр ризыклары пешерергә бик оста.

— Гаиләмне, якыннарымны, дусларымны тәмле ризыклар белән сыйларга яратам. Кечкенәдән тәм-томнар белән сыйланып үстем. Әнием бик тәмле пироглар, гөбәдияләр, төрле камыр ризыклары пешерә. Аның ризыклары авызда эри. Әни янында аш-су бүлмәсендә кайнашып, күреп үстем, — дип сөйли Илсөя.

Беренче тортын ул 18 яшендә пешереп карый. Тәмле килеп чыкса да, бу шөгыльне ул вакытта дәвам итми. Ә беренче баласы тугач, декрет ялында кондитерлыкка яңадан әйләнеп кайта.

— Пешерә-пешерә остарып та киттем, — ди оста куллы хуҗабикә.

Апастово. Фото: Апас

Бер тортка берничә көн китәргә мөмкин

Бүген Илсөянең тортларының төрлелегенә сокланырлык. Сникерс, медовик, «Красный бархат», «Птичье молоко», «Молочная девочка» кебек татлы ризыкларны ул төрлечә бизи. Бер катлысы да, ике-өч катлысы да бар. Зур тортлар белән беррәттән, кечкенә һәм төрле фигуралар рәвешендәгеләрен дә әзерли. Тортның матурлыгы артында күпме хезмәт ятканын исә аны пешереп караган кеше генә яхшы аңлый.

— Тортлар пешерү күп вакытны алса да, аларны бизәп, җыеп куйгач, нәтиҗәсен күрү күңелемә зур ләззәт бирә. Якыннарымнан мактау, рәхмәт сүзләре ишеткәч, тагын да рәхәтрәк була. Күңелем эреп китә, — ди Илсөя.

Кайбер тортны бер көндә генә әзерләп бетерү мөмкин түгел.

— Беренче көнне бисквит пешерәм, икенче көнне эчлеген ясыйм, өченче көнгә җыям, дүртенче көнгә генә әзер булырга мөмкин, — дип аңлата ул.

Бу эштә аңа гаиләсе дә зур ярдәм күрсәтә. Кайнатасы һәм кайнанасы кирәкле продуктларны, башка кирәк-яракларны алып кайтып булыша.

— Аларга да бик рәхмәтле мин. Бу эшемдә миңа зур терәк булалар, — ди ул.

Апастово. Фото: Апас

"Чебурашка торты«ннан профессиональ десертларга кадәр

Балачакта «Чебурашка торты» пешерүдән башлаган Илсөя бүген катлаулы рецептларны да үзләштерә. Ул һәрвакыт үсештә булырга тырыша: төрле укулар уза, яңа технологияләрне өйрәнә, танылган кондитерларның эшләрен күзәтә. Аның өчен һәр яңа заказ — үз осталыгын тагын бер баскычка күтәрү мөмкинлеге.

Иң мөһиме — ул үз эшен яратып башкара. Шуңа күрә һәр тортта матур бизәлеш белән бергә хуҗабикәнең тырышлыгы, сабырлыгы һәм күңел җылысы да чагыла. Илсөя бүген ике бала анасы. Кечкенә бала белән дә гаилә мәшәкатьләрен, көндәлек эшләрен алып барырга һәм яраткан шөгыленә вакыт табарга тырыша.

Аның тарихы шуны күрсәтә: кайчак тормышта көтелмәгән бер чор — мәсәлән, декрет ялында өйдә күбрәк булу — кешенең яшерен сәләтен ачарга һәм яңа һөнәргә юл бирергә мөмкин. Ә яраткан эшкә тырышлык һәм күңел җылысы кушылса, гади хобби чын осталыкка әверелә.

Ләйлә Шиһабиева

Илсөя Сибгатуллодан баллы торт — «Медовик» рецепты

Камыры тиз әзерләнә, ә каймаклы крем тортка йомшаклык бирә.

Камыр өчен:

* 2 аш кашыгы бал;

* 200 грамм шикәр комы;

* 100 грамм ак май яки маргарин;

* 2 йомырка;

* 1 чәй кашыгы сода;

* 400–500 грамм он.

Крем өчен:

* 500–600 грамм 20–25 процентлы каймак;

* 100–150 грамм шикәр оны.

Әзерләү тәртибе

Башта баллы массаны әзерлибез. Калын төпле савытка бал, шикәр комы һәм ак майны салып, уртача утта, шикәр эреп беткәнче, болгатып җылытабыз. Масса кайнап чыккач, сода өстибез. Ул күбекләнеп күтәрелергә тиеш. Аннары савытны уттан алып, массаны бераз суытабыз.

Йомыркаларны берәмләп өстәп, тиз генә болгатабыз. Аннан соң әкренләп он салып, йомшак, куе камыр басабыз. Камырны 6–8 кисәккә бүлеп, 15–20 минут ял иттерәбез.

Һәр кисәкне нечкә итеп җәябез. Тәлинкә ярдәмендә тигез түгәрәкләр кисәбез һәм камырны вилка белән тишкәлибез. Коржларны 180–200 градуска кадәр җылытылган духовкада 3–5 минут чамасы, алтынсу төскә кергәнче пешерәбез.

Крем өчен каймакны шикәр оны белән болгатабыз. Пешкән коржларны крем белән майлап, бер-берсе өстенә җыябыз. Өстенә вакланган корж валчыклары сибәбез.

Торт йомшак һәм тәмле булсын өчен, аны кимендә 3–4 сәгатькә суыткычка куярга кирәк. Иң яхшысы — "Медовик"ны төнгә суыткычта калдырырга.

Торт. Фото ШК

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading