16+

«Катюша», яңгыр, саз...: Бөтенроссия авыл Сабан туе нәрсә белән истә калды?

30 июня 2025, 08:01
1485
0
2
Уку өчен 7 минут

XV Бөтенроссия авыл Сабан туе быел Киров өлкәсе Нократ Аланында узды. Биредә, Россиянең барлык өлкәләре белән санаганда, 72 делегация җыелды.

«Катюша», яңгыр, саз...: Бөтенроссия авыл Сабан туе нәрсә белән истә калды?

XV Бөтенроссия авыл Сабан туе быел Киров өлкәсе Нократ Аланында узды. Биредә, Россиянең барлык өлкәләре белән санаганда, 72 делегация җыелды.

Һава торышы шартлары сөендермәсә дә, милли бәйрәм яратучылар Сабан туе мәйданына җыелды.
“Катюша”ны бергәләшеп җырладык
Бәйрәм Сабантуйга кадәр үк башланды. Шәһәр халкы өчен Татарстан һәм Киров өлкәсе артистлары бер көн алдан концерт куйды. Бу чара үзе бер кечкенә Сабантуйга әйләнде. Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. 
- Татарларыбыз кайда гына яшәсә дә, алар һәрвакыт дус, башка халыклар, җитәкчеләр арасында зур ихтирамга ия һәм бу безне бик сөендерә. Бөтендөнья татар конгрессының төп миссиясе - бердәмлекне саклау, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү һәм бөек Россиябезнең чәчәк атуы хакына хезмәт итү. Барыбызга да бүген монда җыела алуыбыз өчен зур рәхмәт, һәм бүген без бердәм булуыбызны күрсәттек, без җиңәчәкбез, безнең якты киләчәгебез алда, - диде.

Васил Шәйхразыев ялкынлы сүзләрен шундый ук ялкынлы җыр белән беркетеп куйды. Нократ аланы халкы аңа кушылып “Катюша”ны башкарды. Нәкъ бу җырны башкару да очраклы түгел. Быел без Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. 

Юеш кием, саз һәм җил 
Сабан туе иртәсе яңгырдан башланды. Кичен шундый яхшы һава торышы урнашкан иде, югыйсә. Табигатьне буйсындыра алмыйбыз шул, шуңа кулчатырлар, дождевиклар белән юлга кузгалдык. Иртәнге ашны ашап бетергәнче без юешләнеп беткән идек инде. Оештыручылар уңайлы, яхшы урын сайлаган булса да, дөньясы сазга баткач, кәеф төште, билгеле. Яңгыр туктады, әмма сөенергә иртәрәк иде, җил чыкты. Юеш кием, саз һәм җил. Үзегез дә аңлыйсыз – рәхәт түгел. Яхшырак әзерләнеп килергә кирәк булган, монысы үземнең хата. Оештыручылар безгә дождевиклар таратты, анысына рәхмәт. Быел җәй аномаль эссе булачак дигәннәр иде. Әлегә табигать үз “сазын уйнап ята әле”. Мондый һава торышы булганда бәйрәмгә килүче булмас инде дип уйлаган идем. Яңгыр туктагач, халык җыелды. Бөтенроссия авыл Сабан туе тагын Киров якларында кайчан булыр әле? Дөрес, сазга басып таеп егылучылар да бар иде. “Шап” иткән тавыш ишеткәч, борылып карадым. Шундый матур күлмәк кигән кыз “матур” итеп кенә сазга килеп төшкән икән. Ихлас күңелдән жәлләдем. Ярый әле имгәнмәде. Минем ак аяк киемем дә сазлык ерып йөреп бәйрәм ахырына җир төсенә кергән иде. Балачак искә төште. Элек махсус Сабантуйга дип яңа кием ала идек. Шул матур күлмәкне киеп чыгу, үзе бер рәхәтлек бирде. Хәзер Сабантуйга дип махсус киенүчеләр бармы икән? Көн кояшлы булмагач бәйрәмгә милли киемнәр, бизәкләр киеп килүчеләр дә аз иде. Һава торышы гына комачаулаганмы икән? Оптимист буласы килә, шуңа күрә барысын да яңгырга сылтап калдырыйк.

Киләсе елны Сабантуй кайда булачак?
Нократ аланында Сабантуй үткәрү шәһәргә уңай тәэсир иткән. Юллар, шәһәр инфраструктурасы яңартылган. Сабантуй җирендә исә, гадәттәгечә, төрле мәйданчыклар оештырылды: Киров өлкәсе районнары һәм Татарстан (Кукмара районы) утарлары. Мәйданчыкларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Киров губернаторы Александр Соколов һәм Пенза губернаторы Олег Мельниченко да карады. Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларын сәламләп, оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. 
- Бүген бу җирлектә Сабантуй бәйрәмен уздырабыз. Киров җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, шундый матур итеп әзерләгәннәр. Әлбәттә, һава торышы бераз без уйлаганча булмады, калган эшләр бик матур оешкан, – диде ул. 

Киров өлкәсенең губернаторы Александр Соколов Сабантуйның күчмә символы - тулпар атны Пенза өлкәсенең губернаторы Олег Мельниченкога тапшырды.
- Киләсе авыл Сабан туеның Пенза өлкәсендә узуы белән мин бик горурланам. Сабантуй ул - авыл эшчеләре, икмәк үстерүче һәм безнең икътисадка булышучылар кешеләрнең бәйрәме, – диде ул.

12 сарык салып пешерелгән шулпа һәм Рәиснең яраткан ризыгы турында
Сабантуйларның аерым бизәге - “Татпотребсоюз” мәйданчыгы. Бу мәйданчыкны тапсагыз, ач калмаячаксыз. Нократ Аланы Сабан туена 300 литрлы самовар һәм 1 мең 200 литрлык казан да килеп җиткән иде. Мичтә пешкән коймак һәм дучмак та булды. 12 сарык салып пешерелгән шулпаны без дә авыз иттек. Салкын көнне җылы шулпа кәефне дә күтәрде, күңелләрне дә җылытты. Минекен генә түгел, тагын 4 мең кешенекен дә. Барысын бушка тараттылар. 
- Рәисебез мичтә пешкән авыл коймагын ярата. Без аны шуның белән сыйладык. Сабантуйларны калдырмыйбыз. Әле күптән түгел генә Якутиядә булып кайттык. Анда да шушы казаннар белән бардык, - диде “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе урынбасары Ренат Бикбов.

Нократ аланында татарлар ни хәлдә?
Нократ аланында үз эшен алып баручы милләттәшләребез дә бихисап. Мисал өчен, Радик Кашимов җиләк-җимеш үстереп сата. Быел 4 гектар карлыган һәм 1 гектар җиләк утырткан. 
- Көзен тагын 12 гектар карлыган утыртырга уйлыйбыз. Җиләк-җимеш белән икенче ел гына шөгыльләнәм әле. Бизнес зур табыш китерә дип әйтә алмыйм, әлегә чыгымнар күбрәк. Барыбер өметләр баглап, алга карап эшлибез. Сезонлы бизнес булгач, хәзер йокыга вакыт юк. Көненә 2-3 сәгать кенә йокы эләгә. Җиләкнең уңышы 1 тонна 700 килограммнан артып китте, шөкер. Җиләкнең сыйфаты начар булса, эш бармый. Үз эшемне башлаган беренче көннән үк шуны аңладым, - ди Радик. 

Дөрес, җиңел бизнес түгел. Әмма авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә бик кирәкле юнәлеш. “Җиләкләр сатабыз”, - дип әйтү генә җиңел. 

Киров өлкәсендә руслар, татарлар, удмурт, мари халкы бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп дус-тату яши. Әлбәттә, Киров өлкәсе татарлары белән сөйләшмичә китеп булмады. 
- Безнең ансамбльгә 35 ел була инде. Балалар да, зурлар да, өлкәннәр дә бергәләшеп җырлыйбыз. Ничек булса да гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне саклап каласы килә. Дөрес, гаиләләребездә балалар рус телендә сөйләшә. Гел гаиләләрне татар телендә сөйләшегез дип өндәп торабыз. Җырлар аша булса да, өйрәтергә тырышабыз инде. Башта җырның мәгънәсен аңлатам, аннан соң гына татарча дөрес итеп җырларга өйрәнәбез. Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт. Бу матур костюмнарыбыз да конгресс бүләге. Татарстан, татар конгрессы тел, мәдәният мәсьәләсенә битараф булса, безгә бик кыен булыр иде, - ди Киров өлкәсе Нократ Аланы районыннан “Идел” ансамбленең җитәкчесе Әлфия Сабирова.

Уйланырга җирлек бар. Туган телне белмәүчеләр Киров өлкәсендә генә түгел, Татарстанда да җитәрлек. Гомумән, Сабантуйлар саны арту безне сөендерә. Әмма милли бәйрәм офыклары киңәю белән миллилеккә караш та үзгәрә. Бөтенроссия авыл Сабан туе булгач, бәйрәм күрке - авыл хезмәтчәннәре булырга тиеш. Әйе, эзләсәң, кызыксынсаң, Сабан туе мәйданында андый кешеләрне табасың. Әмма аларны мәйдан уртасында, бәйрәм үзәгендә күрәсе килә. Монысы инде, оештыручылар колагына бераз. 

Нократ Аланында көрәш
Нократ Аланында узган көрәш ярышларында Россиянең 15 төбәгеннән 103 көрәшче катнашты. Спортчылар яшьләр арасында - өч, ир-егетләр арасында биш авырлык категориясендә көч сынашты. Һава торышы турында аерым сүз кузгаткан идем. Кабатланып торасы килми, шулай да келәмнәрне ярыш башланганчы сөртеп алулары да хак. Җил келәмне киптерде, әмма көрәшергә шартлар уңайлы булды дип әйтә алмыйм. 

Гомумән, Нократ аланында узган көрәш ярышларына сораулар бар. Беренче чиратта, табиблар бригадасының салкын карашы. Спорт ярышлары уза торган мәйданчыкларда табибларның күзәтүе һәрвакыт кирәк. Аеруча көрәш кебек җәрәхәт алу куркынычы булган спорт төрләрендә. Икенчедән, күптән түгел генә узган дөнья чемпионаты да күп кенә спортчыларны “ватты”. Келәмгә травмасы булып та көрәшергә чыкканнар бихисап. Кызганыч, әмма көрәш мәйданчыгында табиблар күзәтүе тиешле дәрәҗәдә башкарылмады. Хөкемдарлар берничә тапкыр: “Врач кирәк”, - дип әйтсә дә, килүче дә, эзләүче дә булмады. Хәер, җитди травма алучылар юк. Әмма баш белән бәрелүчеләр, аягын имгәтүчеләр булды. Ашыгыч ярдәм машинасы бар иде үзе, тик келәм янында табиблар гына күренмәде. Аллаһның рәхмәте белән финал ярышларында булдылар инде, анысына рәхмәт. Мондый мәсьәләгә оештыручыларга җаваплырак карарга кирәк. 

Хөкемдарларга да сораулар булды. Эльдар Хәмитов белән Нижгардан килгән көрәшче егет (исемен белеп бетермим, гафу) арасында бил алышу киеренке барды. Көрәштә игътибарлырак булмасаң, нәрсә булганын аңламый калырга да мөмкин. Бу очракта да шулайрак ахры. Нижгар көрәшчесенә өч кисәтү бирелде, шуңа Эльдар Хәмитов җиңүче булды. Тик тамашачылар ризалашмады. “Позор, ничек инде алай?” - дигән сүзләр ишетелде. Дөресен әйткәндә, көрәшче егетләр нәрсә булганын үзләре дә аңлап бетермәде кебек. Тик кагыйдәләр бар. Аларның үтәлешен карап торган хөкемдарлар шулай дигән икән, димәк... 

Көн дәвамында искән салкын җилләр үзәкләргә үтте, шуңа хөкемдарлар да бер-берсен алыштырып торды. Табиблар да шулай эшләсен иде. Ярый, келәмгә кайтыйк.  

Дөнья чемпионатыннан соң Сабантуйга “ватылып” килгән көрәшчеләр турында сүз башлаган идем. Рафаэль Кәлимуллин: “Чемпионатта җилкә тартылган иде, хәзер тагын кулны авырттырдым”, - диде. “Травма булганын белеп ник келәмгә чыгасың?” - дип сорагач, “башта авыртты, аннан бетте”, - ди ул. Спортчыларны спортчылар гына аңлар. Рафаэль Кәлимуллинның травмасы турында белмәсәм, мин дә көрәшнең нәтиҗәләренә шаккатыр идем. Рафаэльне чистага аткан видеога реакция куючылар шулай күп булыр дип тә уйламадым. Кызык, әмма Рафаэль Кәлимуллинның җиңелүенә сөенүчеләр күбрәк булып чыкты бит әле. Гел җиңеп барсаң да, ярап булмый. Ирешкән уңышларны аклап, шул дәрәҗәне, югарылыкны саклап калу җиңел түгел. Монда шулай ук ярышта беренчелекне ычкындырган Булат Мусинның сүзләре белән җавап бирергә кирәктер: “Гел җиңеп кенә булмый”. Егетләргә саулык теләп калабыз. Үсеш алган кеше уңышсызлыктан качып кала алмый.

Бу яктан келәмгә кайткан һәм Сабантуйның абсолют батыры булган Эльдар Хәмитовны билгеләп үтәсе килә. Эльдар Данил Галиев турнирында җиңү белән келәмгә кайтты. Моңа кадәр җитди травма алу сәбәпле Эльдар ярышлардан читтә булды. Бу хакта да язган идек.  Эльдарның “иске-яңа” көндәшләре дә бер урында тормаган. Ул үзе дә: “Көрәшчеләр көчле. Без бер-беребезне күптән беләбез, шуңа ялгышкан кеше җиңелә инде. Син шул ялгышны тотып ала алсаң, җиңәсең”, - ди. Финалда ул Нократ Аланы егете Раил Сәләхетдинов белән очрашты. Ярыш Нократ Аланында узгач, Раилнең җанатарлары күп иде. Эльдар Хәмитов белән Раил Сәләхетдиновның бил алышуы да киеренке барды. Раилнең җиңү теләге көчле иде. Туган җир, якыннар, танышлар... Психологик яктан аңа да җиңел булмагандыр. Нишләтәсең, бәхет эше. Эльдар Хәмитов: “Чаллы Сабан туенда җиңәргә өметләнгән идем, булмады. Аллаһка шөкер монда оттым. Дөрес, җиңел булмады. Җиңүне беркем дә китереп бирми инде”, - диде ул. 

Һәркем бу ярыштан үзенә нәтиҗә ясагандыр. Шәхсән мин, алга таба да көрәшчеләр арасында шундый ачык көрәш булыр дип өметләнеп калам. Эмоцияләр дә, киеренкелек тә, җиңүче һәм җиңелүчеләр дә булды. Һәрберсенә уңышлар теләп калам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading