29 июль көнне Волгоград өлкәсенең Гремячая - Котельниково станцияләре арасында Казан-Адлер пассажир поезды һәлакәткә очрады. Кызыл утка чыккан “КамАЗ” машинасы белән бәрелеште. Поездның 9 вагоны рельслардан чыгып, 7се ауды. Составта 812 пассажир булган. Поездда Чаллыдан да сәяхәтчеләр бар иде. Конкурска барган хореография сәнгате мәктәбеннән 18 бала, алар белән тагын 5 кеше – әти-әниләре, тәрбиячеләр. Икенче вагонда – Гәрәевләр гаиләсе. Алар ял итәргә юл тоткан булганнар. Бу сәяхәтне беркайчан да онытмаячакбыз диләр. Һәлакәт булган көнне алар тагын бер кат күздән кичерде.
“Иң беренче улым Эмиль, син исәнме, балам, дип кычкырдым. “Әйе, әбика”, - диде. Ул өске катта ятып бара иде. Ауганда перилага ябышкан, сабыем. Аннан иптәшемә кычкырдым. Ул да тавыш бирде. Куркудан еларгамы, исән калуыбызга сөенергәме? Белмәссең. Шок хәлендә идек. Сул ягым имгәнде. Аякта шешләр. Әмма аны белү дә юк”, – ди Фәния ханым.
“Онык белән икәү тырышып тамбурга таба юнәлдек. Проводник ишекне көч-хәл белән күтәреп тора. Бермәлне тыны кысыла башлады. Астматик икән. Онык: “Дышите, дышите”, - дип тынычландыра башлады. Мин бер тимер таптым да, ишекне кыстырып куйдым, башта оныкны өскә мендереп җибәрдем, аннан үзем дә чыктым. Бераздан без утырган плацкартның тәрәзәсен ватып, астан ир-атлар пассажирларны берешәрләп чыгара башладылар. Без өстән алып тордык. Хатын-кызларга менүе авыр, эчтәге ир-атлар иңсәләренә бастырып мендерделәр. Плацкартта 54 кеше иде. Шул 40лап хатын-кызны күтәреп чыгарганбыздыр”, - ди Мөнәвир абый.
Поезддан кешеләрне чыгарып бетергәч, сумка-чемоданнар, документларны эзли башлыйлар. Бу көнне беркем тик тормады, берләшеп ярдәм иттек, ди Мөнәвир абый. Хәтта 12 яшьлек Эмиль да бабасы белән кешеләрне ауган поезддан чыгарырга булыша. “Балакаем поезддан төшү белән һәлакәт урынын видеога төшереп, без исән-сау дип әтисенә видео да җибәргән”, - ди Фәния апа.
Ярдәмчел халык “Поездда аяк киемнәрен салып, ял итеп барасың бит инде. Аяк киемнәре югалып калган - берсе чыккан, берсе юк. 2 пар аяк киеме югалды. Бу көнне бигрәк кызу иде. Җиргә басарлык түгел – аяк пешә. Проводница, балакай аяк киемен салып миңа бирде. Поездда калдырып чыгып киттем инде, поездда кидем, поездда калсын дип.
“2 яшьләр чамасы бала күз алдымда. Куркуыннан телсез калды сабый. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр. Зыян күрүчеләр күп иде. Калган пассажирларны шәһәргә ташый башладылар. Безне башта кинотеатрга урнаштыдылар. Анда бөтен кирәк-яракларны әзерләп куйганнар. Психологлар, табиблар эшли иде. Аннан соң СПТУ тулай торагына алып киттеләр. Поселок кешеләре флягалар белән шулпалар алып киләләр. Дарулар, анда нинди генә җиләк-җимеш юк! Шакккаткыч. Шулхәтле бердәм, ярдәмчел икән халык. Төнге берләрдә тикшерүчеләр сорашты. Аннан соң поездга утырып тагын үз маршрутыбыз буенча юлга кузгалдык. Куркып кына бардык. Туапседа балалар каршы алгач, бераз тынычландык”, - ди Фәния апа.
“Һәлакәт алдыннан төш күрдем” “Аллаһы Тәгалә һәлакәт буласын алдан белдертеп торды. Без генә аңламадык”, - ди Фәния апа. Бер көн кала Эмильның әти-әнисе баланың таныклыгын таба алмыйча азапланганнар.
“Таныклык табылмагач, бармаска да уйлаган идек. Эмиль регби белән шөгыльләнә, еш ярышларга йөриләр. Таныклыгы тренерында калган булган. Кичке 7дә генә табылды. Тагын барырга булдык”, - ди Мөнәвир абый.
“Аннан соң берничә тапкыр сәер төш күрдем. Күпләп халык җыелган икән. Мин дә анда. Кайда нәрсә икәнен генә аңлата алмыйм”, - ди Фәния апа. Сәерлекләр моның белән генә чикләнми. Гәрәевлар вагонында чәй эчәргә кайнар су булмый, күрше вагонга йөриләр. Кондиционерлары, бәдрәфләре дә эшләми. “Шунысы да бар - поезд расписаниедән соңга калып барды. Башта 40 минутка. Аннары 50, ахыр чиктә сәгатьтән артык. Һич көтмәгәндә бит!” – дип шакката Фәния ханым.
Комментарийлар