Хат ташучы гомер бакый иң кирәкле, иң мөһим һөнәрләрнең берсе булган.
Юкка гына Җәлил кадәр Җәлил аңа поэма багышламаган бит инде. Теләсә кем эшли дә алмый бу эштә. Кешеләрне яраткан кешенең генә эше ул бүген дә. Кояш кебек якты, нурлы булу да кирәк әле. Үзеңнең кәефең нинди булуга карамастан, елмаеп килеп керергә, бераз артист та, бераз шәфкать туташы, психолог та булырга кирәк. Арчаның Питомник микрорайоны хат ташучысы Лилия Саттарова белән танышкач, моңа тагын бер кат инандым.
31 ел элек шушында килен булып төшкән Зур Бирәзә кызы ул Лилия. Тормышының өч дистәдән артык елы шунда узган. Ире белән тату гаиләдә өч балаларын шунда үстергән. Әйбәт килен икәнен исбатлап, башта каенанасын, аннары күптән түгел генә каенатасын карап тәрбияләп соңгы юлга озаткан. Шуңа хөрмәт-ихтирам йөзеннән һәр йортта ачык ишек көтә аны.
Яшерен-батырын түгел, замана бикле ишекләрнеке булса да. Ләкин аның белән урам буйлап газета-журналлар өләшеп йөргәндә бер генә дә амбар йозагы асканга тап булмадык без. Әллә Лилия үзен яраткан, көтеп торган өйләргә генә алып керде инде? Хәер, монда аны һәр йортта үз итәләр, хөрмәтлиләр, сүзен тыңлыйлар. Хәтта “китмәсә ярар иде!” – дип, куркып та торалар әле. Без икәү килеп кергәч тә мине ”яңа хат ташучы булмасын тагын бу?” - дип шикләнделәр. Юк икәнен белгәч, шатлыкларыннан берничә газетага язылдылар. Хәер, бер киткән булган инде Лилия. Сәбәбен сорап торамадым - болай да яхшы беләм. Эше күп, ашы аз, хезмәт хакы кечкенә, җаваплылыгы зур бер һөнәр инде ул бүген хат ташучы. Кешеләрне һәм бу һөнәрне яратмасаң, бер генә көн дә эшли торган түгел. Ә Лилиядә бу сыйфатлар артыгы белән, бүтәннәргә дә бүлеп бирерлек.
Укучылары ярата торган бик әйбәт укытучы да була алган булыр иде ул. Арчаның атаклы педучилищесына да хыялын чынга ашырыр өчен килгән булган. Ләкин бәндә берне уйласа, тәкъдир икенчене, үзенекен әзерли диләр бит. Яшьли, яраткан ярына кияүгә чыгып, аны да үзен дә бәхетле итеп яши ул. Моның да сәбәбен белдем. Күңеле тулы илһам аның. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук кулына каләм ала кыз һәм бер үк вакытта ләззәтле дә, газаплы да булган иҗат дөньясына чума. Беренче шигырьләре Ялкын” журналында, мәкаләләре “Сабантуй”да басылып чыга. Бүген дә ул татар матбугаты белән тыгыз элемтәдә тора.Үзе өчен генә дип язган шигырьләренә көйләр языла, клиплар төшерелә.
Үзе әйтмешли, җаны каләм сорый. Шундый исемле шигырьләр җыентыгы да бар. “Җаным башка күзлектән, хыялый күзлектән карый минем. Шул хыял дөньясында күңелемдә шигъри юллар туа. Ә каләм аны ак биткә төшерә. Ул минем үз дөньям. Кичерешләрем. Уйларым, моңнарым... Шигырь ул күңелнең Коръәне” дип юкка гына әйтмәгән бит инде Шәмсия Җиһангирова“ - дип язган ул әлеге китабынның сүз башында, күңелен укучыга ачып салып. Киләчәктә безнең дә актив авторыбыз булыр дип тә уйлыйм. Болай өметләнергә җирлек тә бар. Газетабызны бик ярата ул. Үзенекеләрне без килгәнче үк яздырган иде инде. “Әйбәт бит газетатыз, бай мәгълүматлы, укысыннар“,- дидем ди.
Телгә осталыгына да шаккаттым хат ташучының. Питомник бистәсендә сайлап алган шикелле гел әйбәт, уңган-булган, татар матбугатын ярата торган кешеләр генә яшәгәненә мине тәмам инандырды. “Менә монда шундый әйбәт апа тора. Ул аш-суга оста, укырга да бик ярата. Без аның белән дуслар”, - дип үтте ул һәрбер бусагадан, кояш кебек елмаеп. Болай мактап торгач, билгеле инде, өлкәннәр эреп китәләр. “Язылабыз. Сине яратканга хөрмәт иткәнгә каршы килмибез инде” - диләр.” Аның аягы да җиңел. Ул килсә, бөтен чирләр онытыла, кәефләр яхшыра,” - дип тә өстәделәр әле. Шуңа да Лилия матбугатка киләсе елга ядыру планын без килгәнче ук тутырып куйган иде. Инде менә бергәләп арттырдык та. Трекөмеш бөртеге төсле дип әйтәләр андыйларга. Тәгәрәп кенә йөри. Мин булачак укучыларым белән саубуллаша алмыйча, капка алдында аралашкан арада Лилия инде күрше йортның почта әрҗәсенә газета-журналларны салып та өлгерә. Аларына да бик алып керер иде дә, башка милләттән, татарча укымыйлар икән.
Менә шундый хат ташучы белән таныштым мин быелгы алтын көздә. Арча педагогия училищесының әйбәт укытучылар - педагоглар әзерләгәнен белә идем инде. Әйбәт хат ташучылар да, төгәлрәге, һәр өлкәдә үз эшенең осталарын да тәрбияли икән әле ул балаларны, кешеләрне, гомүмән, дөньяны яратырга өйрәтеп. Әгәр дә һәрбер хат ташучы Лилия Саттарова кебек булса, миңа калса, бүгенге матбугат тиражы турындагы авыр проблема бөтенләй бетәр иде. Хат ташучыларның, бу һөнәр вәкилләренең төрлесен күрдек бит инде соңгы елларда. Шундый фикергә дә килдек. Авылның, анда яшәүчеләрнең бәхете хат ташучыдан тора. Алай дисәң, Питомник бистәсендә яшәүчеләрнең бәхетенә сокланып туярлык түгел. Күз генә тимәсен. Озын гомерле генә булсын берүк.
Арча.
Автор фотосы.
Лилиянең шигырьләре белән дә танышыгыз.
Күңел
Күңел шундый нәрсә инде,
Юктан гына сүрелә.
Чалт аяз булса да көне
Болытлы күк күренә.
Кайчакларда күбәләк ул
Җилкенә дә талпына
Көтелмәгән шатлыклардан
Очмый кала чак кына.
Уйсыз чагы юктыр аның.
Күңел гел эзләнүдә.
Гашыйк булып куйса тагын.
Сөям дип өзгәләнә.
Их син, күңел. нигә шулай
Мең халәткә керәсең.
Йөрәкнең дә шуңа карап
Типкәнен бит беләсең.
Мин әүлия түгел
Мин әүлия түгел, теләмим дә
Алга чапмыйм һәм калмыймын артка
Үз юлымнан атлыйм горур басып,
Гайбәт сүзләр кертми колакка.
Ялкауланам бераз арып китсәм.
Кәеф булса, таулар күчерәм.
Күңелемне әгәр төшерсәләр,
Ачу тотмыйм, барсын кичерәм.
Кулым сузмыйм кеше бәхетенә
Үземнекен бирмим беркемгә.
Ярарга да тырышып карамыймын
Ике йөзле булып һичкемгә.
Яла якмыйм, нахакны да сөймим,
Кешенекен саклыйм сер итеп
Шуңа күрә тыныч күңел белән
Яши беләм ,дуслар, бер итеп.
Комментарийлар
0
0
Молодец!Эшегездэ, ижатыгызда зур унышлар!Исэнлек-саулык телим!!!
0
0