“Энә дә бүләк, дөя дә бүләк", ди безнең акыллы халык. Әйе, эш аның зур яки кечкенә булуында түгел, бүләгеннән дә бигрәк аның теләге, нияте һәм истәлеге кыйммәт. Менә шундый истәлекле дә, минем өчен бик кадерле-кыйммәтле дә булган бүләк ясады миңа улым.
Юк, ул алтын-көмеш бизәнү әйбере дә, чит илләрнең затлы хушбуе да түгел. Ә... “Сабантуй” газетасы. Төгәлрәге, аның 1993 елгы 17 ноябрь саны.
Май аенда Әтнә районы авылларында танылган язучыбыз Нурихан Фәттахның “44 елның маенда” дигән әсәре буенча фильм төшерелүен ишеткән булгансыздыр. Анда төп рольләрнең берсен Сәлимне “Сдвиг” театры актеры, олы улым Сәйдәш Шәрапов башкаруын да беләсез булыр. Бу хакта безнекеләр сөенеп тә, горурланып та язганнар иде. Менә шушы сәяхәтеннән алып кайтты инде ул аны. Бер төркем актерлар авыл белән танышып йөргәндә, мәктәп бинасын да күрәләр. Ишеге бикләнмәгән булгач, эченә дә керәләр. Бик күп авыллардагы шикелле бүген инде балалар укымый торган ябылган мәктәп бинасы икән ул. Әмма эчендә мәктәп тормышын хәтерләткән әйберләр шактый булган: дәреслекләр, карталар. Бер сыйныф бүлмәсендә таба улым ул газетаны. Мин гомер буе шул “Яшь ленинчы”, “Сабантуй”да эшләгәнне белә бит, үзе дә бала булганда мәкаләләр яза, чараларында катнаша иде. Кем әйтмешли, балачагы шул “Сабантуй” белән үткәннәрнең берсе.
- Газетаны күргәч тә балачагыма кайткандай булдым. Тиз генә синең язмаң юкмы дип карадым. Таптым да сиңа да кызык булыр дип алып кайттым менә! - диде улым миңа бүләген сузып. Ничек кенә кызык, ничек кенә кадерле әле. Рәхмәтләр генә яусын.
Укучысыз мәктәпнең сыйныф бүлмәсе өстәлендә тәрәзәдән төшкән кояш нуры астында еллар буе ятып саргая башлаган газетаны кулыма алып күкрәгемә кыстым. Гомеремнең күпме өлеше шушы басма дип җан атып үтте бит. Бер кечкенә генә хәбәр артыннан бөтен Татарстанны әйләнә идек. Телефоннан сорашып кына мәкалә язу модасы юк иде ул чакта. Менә бу санда да минем бер мәкаләм дөнья күргән булган. “Яңа китап - яңа дус” рубрикасында “Кунак малай сере” дип атала ул. Танылган балалар язучысы Хакимҗан ага Халиковның “Зиһен ачкычлары” китабын яратырга өйрәткәнмен. Бик яратып яза идем яңа китаплар турында. Бу санда хезмәттәшләрем Рәзинә Исмәгыйлева, Рузилә Мөхәммәтова, Алмаз Гыймадиевның да кызыклы язмалары урын алган. Баш мөхәрриребез Роберт Миңнуллин белән менә нинди шәп газета чыгарганбыз бит. Шуңа тиражы да саллы - 21695 данә.
Әлеге бүләк мине дә балачагыма кайтарды. Анда Буа районы Яңа Тинчәле авылыннан фатир хуҗабыз Мәкбүлә әбием Вәлиеваның да язмасы бар икән бит. “Көлсәләр көлсеннәр” дип ул үзенең ел саен “Сабантуй” газетасы алдыруын, быел да язылып кайтуын хәбәр иткән. Әйе, әбием шундый бала җанлы бик игелекле карчык иде. Ихластан язылган ул язма. Үлемтекләре янына сандыгына куеп саклады ул бу газеталарны. Бигрәк тә минем язмалар чыккан саннарны. Ә аның әлеге мәкаләсе кадерле бүләкнең “Сабантуй һәм без” рубрикасын бизәп тора. Менә аның язмасы өчен үземнекеннән дә ныграк сөендем дә улыма тагын да зуррак рәхмәт әйттем. Туры килүен күр әле син. Кайчак кирәк әйберне эзләп тә табып булмый. Ә бу иң кадерле сан үзе сикереп диярлек юлына чыккан Сәйдәшемнең. Әбисе бик ярата иде шул аны.
Бу язмам сайт-интернет дип мөккиббән киткән күпләрнең матбугатка гәҗит-журналга булган фикерен уңай якка үзгәртер дип тә өметләнәм әле. Әйе, ташка басылган югалмый, аны вакыт тузаны да каплый алмый еллар-чорлар аша да бүгенгегә тоташа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Шулай шул, яшь чакның һәр мизгеле истәлекле. Чөнки тырышып хезмәт куясың. Эйе,Мәкбүлә эби Йолдыз язмаларын укып барыр өчен языла иде "Яшь ленинчы"га. Бик шатланып яшәде аның уңышларына.
0
0
0
0
"Сабантуй" газетасы безнең мәктәптә бик күп буынны тәрбияләде! Атна саен килгән гәҗиткә укучылар ябырыла иде! Аны чыгаручы апа-абыйлар мәктәпнең даими кунаклары иде!
0
0
0
0
Бик дөрес фикер, Йолдыз апа! Яңадан балалык хисе уянды. "Сабантуй" гәҗите - үз вакытында бик танылган гәҗит иде ул! Булгаковның персоныжы әйтүенчә:"Рукописи не горят"
0
0