16+

«Куркыныч тынлык һәм утлары янып тора иде»: күп балалы гаилә сөрем газы белән агуланып үлгән

 Түбән Новгородта сөрем газы белән агуланып үлгән гаиләнең күршеләре фаҗига турында үз версияләрен сөйли, дип яза "Комсомольская правда" басмасы. 

«Куркыныч тынлык һәм утлары янып тора иде»: күп балалы гаилә сөрем газы белән агуланып үлгән

 Түбән Новгородта сөрем газы белән агуланып үлгән гаиләнең күршеләре фаҗига турында үз версияләрен сөйли, дип яза "Комсомольская правда" басмасы. 

Бәйрәмнәр алдыннан гына Түбән Новгородта коточкыч фаҗига килеп чыга. Тулы бер гаилә фатирларында сөрем газы белән агуланып үлгән. Бары тик дүрт айлык сабый гына исән калган, хәзер ул хастаханәдә. Гаилә башлыгының башка никахтан туган олы кызы каза вакытында әбисендә кунакта булып исән калган.

Ирле-хатынлы һәм аларның өч баласы (ике малай һәм кызларның иң кечесе) дүшәмбе иртәсендә үзләрен начар хис итә һәм шунда ук ашыгыч ярдәм чакырталар. Моңа карамастан, фатирны 22 февральгә каршы төндә генә ачканнар. Бу вакыт эчендә кемдер исән калыр дигән өмет булмый диярлек. Һәлак булган гаиләнең күршеләре сабыйның илереп елавына карамастан, ярдәмгә ашыкмаган. 

Хуҗабикә Мария кайчандыр «Альтернатива» профессиональ волейбол командасы өчен чыгыш ясаган, әмма вакыт узу белән спорт карьерасын гаилә тормышына алыштырган. Берничә ел элек тормыш иптәше Евгений һәм аның ике кызы белән алар Гаугель урамындагы 29 нчы йортта яши башлыйлар

Яшь пар шунда ук үзләрен яхшы яктан күрсәтә — Мария җирле торак милекчеләре ширкәте рәисе булып тора, ә аның ире көнкүреш мәсьәләләрендә пенсионерларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә.

Күршеләре яшь пар турында бары тик уңай яктан гына телгә ала, алар һәрвакыт ярдәмчел, һәрвакыт актив булган. Ир белән хатынның тагын ике улы туган. Евгений яңа эшкә урнашкан, биредә яхшы хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Планнар корып яшәгәннәр- машина, ноутбук сатып алырга, ашханәдәге иске газ колонкасын алыштырырга ниятләгәннәр. Өлгермәгәннәр. Мөгаен, биредә газ колонкасының төзексез булуы хәлиткеч роль уйнагандыр. Тикшерүчеләр һәм прокуратура хәзер тиешле тикшерү үткәрә.

Ике көн куркыныч тынлык торды

- Йорт иске, панельдән төзелгән, стена артындагы күршеләрнең нинди сериал каравы да ишетелә, - дип аңлата һәлак булган гаиләнең өске катта яшәүче күршеләре, - Балалары да беркайчан еламады, диярлек. Киресенчә, куркыныч тынлык торды. Бәлки, иртә белән елагандыр. Әйтеп булмый.

- Иртәнге 7:30та эшкә киттем, баланы балалар бакчасына илттем, - дип искә ала тагын бер күршеләре Ольга исемле хатын, - Аларга полиция киеме кигән өч кеше шакыды. Мин әле уйлап куйдым — бәлки җәнҗал купкандыр да, берәрсе шалтыраткандыр. Алар тату яшәделәр, андый-мондый тавыш ишетелмәде." Ни булды", дип сорадым. Алар миңа:"Газ исе чыккан, бала агуланган дигән шалтырату керде", дип җавап бирделәр. Нинди гаилә яшәвен сорадылар. Мин аска төшкәндә, өйнең почмагында ашыгыч ярдәм машинасы торуын күрдем. 

Көн дәвамында Ольга гаилә башлыгы һәм аның хатынына шалтыратырга тырыша, әмма телефонны алучы булмый.

- Һәрхәлдә әти - әниләренә булса да ишекләрен ачарлар иде, - дип дәвам итә күршеләре, - Сишәмбе көнне чыгып барам, аларның фатирларында ут яна. Ишекне ачарга теләмәүләрен сөйләшергә теләмиләр дип уйладым. Беркем дә фаҗига булуы хакында уйламады. Кичен кайттык, Машаның әти-әниләре килде. "Безнекеләрне күргәнегез бармы?" - дип сорыйлар. Мин "Юк"дидем. 

Бу сүзләрдән соң, дулкынланган әти-әни ишекне ватып керергә була. Белгечләрне чакырталар. Ниһаять, ишек ачылгач, бөтен кеше коточкыч фаҗигагә тап була: гаиләнең барлык әгъзалары диярлек янәшә утырганнар, ләкин аларга берничек тә ярдәм итеп булмый... Күршеләре фикеренчә, ирле - хатынлы ике яшьлек улларын бакчага алып барырга җыенганнар яки ашыгыч ярдәм көткәннәр. Әтисе дә, улы да китәргә җыенган кебек киенгәннәр.

- Лиза үз бүлмәсендә, караватта ята иде. Аның башы артка киткән. Леша, Маша, Женя янәшә диванда утырганнар. Кечкенә сабый шул ук бүлмәдәге бишектә иде, - дип искә ала Ольга.

Бәхеткә, бала исән кала. Берьюлы тулы бер гаиләне, якыннарын югалткан әби хушсыз егыла. Урында ашыгыч хезмәтләр һәм төрле ведомство вәкилләре эшли. Тикшерү чаралары үткәрелә. Ашыгыч ярдәм килгәнче, бала Ольга янында була.
28 февральдә бала стационарга күчерелгән, аның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Якын арада әнисе ягыннан әбисе белән бабасы баланы үзләренә алачак.

Бүгенге көнгә кадәр күршеләре гаҗәпләнә, 20 февральдә үк Мария ашыгыч ярдәмгә шалтыраткан, ләкин ишекне беркем дә ачарга базмаган?!

- Ул көнне ишекне ватып керсәләр, кемнедер коткарып калып булыр иде. Полиция хезмәткәрләре дә бу сорауга җавап бирмәде. Алар имин гаилә. Әгәр ашыгыч ярдәм чакырталар һәм озак ачмыйлар икән, димәк, нидер булган һәм коткарырга кирәк! - дип ярсый Ольга.

Коточкыч фаҗигадә һәлак булган гаиләне  23 февраль көнне җирләгәннәр. 
Фото: социаль челтәрләр

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading