16+

Кырыкалдарлар һәрчак сакта, яки ник без шундый беркатлы?

Соңгы араларда алдакчылар үтә дә остарды, диләр хокук сакчылары. Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләр әледән-әле кырыкалдарлар ятьмәсенә эләгеп тора.

Кырыкалдарлар һәрчак сакта, яки ник без шундый беркатлы?

Соңгы араларда алдакчылар үтә дә остарды, диләр хокук сакчылары. Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләр әледән-әле кырыкалдарлар ятьмәсенә эләгеп тора.

Күптән түгел генә Кукмарада яшәүче бер хатын-кыз мошенниклар исәбенә 1,3 млн сумнан артык акча күчергән Үзен судья ярдәмчесе дип таныштырган кырыкалдар баштанаяк коралланган күрәсең. Чыннан да, телефон аша башка кешене ышандыру сәләте һәркемгә дә бирелми шул.

Мошенник "корбаны"на финанс пирамидасында катнашканы өчен мораль компенсация алырга тәкъдим итә.
- 1 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә Кукмарада яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте һәм мошенникларның корбаны булуын белдерде, - дип сөйләде безгә Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эш буенча урынбасары Илгиз Әхәтов, - Март башында каза күргән хатын-кызның кәрәзле телефонына таныш булмаган ир шалтырата. Әлеге кеше үзен судья ярдәмчесе дип таныштыра һәм бу ханымнан аның финанс пирамидада катнашу-катнашмавы хакында сораша. Хатын моның сорауларына уңай җавап бирә һәм, хәтта, моннан табыш та алдым, дип әйтә. Шактый гына сораштырганнан соң. кырыкалдар әлеге пирамиданы төзүчеләр тоткарланды, аларга карата суд эше алып барыла һәм хатын-кызга Мәскәүдә үтәчәк судка килергә кирәклеге турында белдерә. Шулай ук ир-ат зыян күрүче буларак әлеге ханымга мораль зыян компенсациясе, ягьни акчалата түләү каралган, дип тә хәбәр итә. Алдакчының һәр сүзенә ышанган хатын-кыз, ул әйтеп барган бар таләпләрне үти, нәтиҗәдә, ул 1325200 сумыннан колак кага. Ни кызганыч, ничә еллар буе туплап килгән хәләл акчасыннан санаулы вакыт эчендә җилләр исә. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.

Күзгә карап алдашучы караклар да елдан-ел камилләшә. Хокук сакчылары искәртеп киткәнчә.монда өлкән яшьтәге кешеләр ешрак алдана икән.

- Мошенниклар матур сөйли. Ышандыра белә. Кагыйдә буларак, корбаннарына төрле дәүләт органнары исеменнән шалтыраталар. Кеше исә капканга эләгүен санаулы вакыт эчендә акчасыннан җилләр искәч кенә аңлый башлый, - ди Илгиз Әхәтов. - Әлеге күңелсез вакыйгалар башкаларга сабак булсын иде, игътибарлы һәм уяу булуыгызны сорыйбыз.

                                                                                                                                                         Лилия ГАЙНУЛЛИНА
                                                                     
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading