Мин балачакта веранданың иң түрендә, зәңгәр сандык тора иде. Өстенә матур итеп мамык мендәрләр өеп куелган, кечкенә генә йозак белән бикләнгән әлеге зәңгәр сандыкка якын килергә ярамый иде безгә.
Орыну турында әйтеп тә торасы юк. Иии, кызыга идем дә инде шул сандыкны ачып карарга. Күз карасы кебек саклап, барлап торды әни аны. Ни дисәң дә, килен бирнәсе итеп алып килгән сандыгы ич ул аның! Идән юа башласам, “Кызым, сандыкка якын килә күрмә. Су чәчрәтеп, калайларын күгәртерсең. Сандык тирәсен үзем сөртеп алырмын”, - дип кенә торды. Өстенә утырырга да рөхсәт юк иде безгә. Хәер, сандык өстенең буш торганын хәтерләмим дә бугай. Я, әлеге дә баягы мамык мендәрләрнең урыны булды ул, я одеал – юрганнарның “кунакчасы”.
Шулай да бер көн әнине әлеге сандыкны ачарга күндердем. Мин күрергә хыялланганнарның берсе дә булмады анда: капчык-капчык акча да килеп чыкмады, уенчыклар да, мин яраткан эшләпә конфетлар да. Сандык тулы нәрсә дисезме? Әлбәттә инде чүпрәк-чапрак. Шул көннән соң әни зәңгәр сандыкны бикләми дә башлады. “Бу кызый тынычлангандыр”, - дип уйлагандыр инде җанашым. Тынычланырсың ди, бар! Әни өйдә юкта шактый болгаттым әле мин ул зәңгәр сандыкны. Әлеге дә баягы шул капчык-капчык акча, эшләпә кәнфитләрне эзләгәнмендер инде! Әй эләгә иде әнидән шул вакытта! Асты-өскә килгән сандыкны үзенчә җайлап, берничә сәгать тутырыга туры килә иде үзенә. Шул көннәрдән соң, янәдән теге кечкенә йозак хуҗа була иде безнең сандыкка. Әнинең: “Үзеңнең сандыгың булгач, көн саен актарырсың”, - дигәне истә калган. Ииии, ул сандык дип хыялланулар!
Мин хыялыйның теләкләрен Ходай ишетте бугай. 1995 елда әбием бик каты авырып киткәч, инде төсе уңа барган әнинең сандыгы янәшәсенә ялтырап торган, кызыллы-зәңгәрле өр-яңа сандык кереп урнашты. Әбинең үзе исән чакта миңа сандык алып бирәм дигән сүзе булган, үзем исән чакта тапшырыйм дигән икән. Ачып җибәрүгә, “Гүзәл кызыма әбиеңнән бүләк. 1995 ел” дигән язу күзгә ташлана. Мин, 11 яшьлек кыз бала өчен моннан да зур шатлыкның булуы мөмкин түгел иде. Ник өстенә менеп сикермисең, сүз әйтүче дә булмаячак! Чөнки сандыкның хуҗасы бит мин!
Кияүгә чыкканда инде сандыклар белән кияүгә китүчеләр сирәгәйгән иде. Мин дә шулар рәтен тулыландырып, пар мендәрләрне төсле атлас ленталар белән бизәп, заманага яраклашып, кияүгә чыккан кеше. Ул вакытта инде минем сандык та үз матурлыгын җуя башлаган иде. Шуңадырмы, аны инде кияү йортына аласы килмәде.
Шулай булса да, йөрәк түзәмени? Барыбер үземнән калдырмадым әлеге сандыкны. Үзебезгә алып килдем. Миңа дигән бүләк, кадерле бер ядкарь булып, безнең өйдә саклана. Һәр ел саен, язлар җитеп, өйләр сөртеп чыгарган көннәрдә, сандыкны иркенләп ачып, эчендәге байлыкны җилләтеп, хатирәләр яңартырга яратам. Зәңгәр сандык белән бәйле балачак истәлекләремне улыма да сөйлим. Бергәләп көлешеп тә алабыз, күңел тулып, елап җибәргән вакытлар да булгалый.
Сандыкны миңа бүләк итеп тапшыргач, 6 ел гына яшәде әбием. Аның вафатына да быел 22 ел булды. Ә әнинең теге зәңгәр сандыгына бәйле гадәте миңа да күчте, җәмәгать! Төсен югалтып, инде шактый күгәрергә дә өлгергән сандыкка беркемне дә якын җибәрәсе килми икән. Тикмәгә генә әни йозак белән бикләп йөртмәгәндер инде аны.
Балачак, яшьлек чоры истәлекләре белән шыплап тулганга кадерледер дә инде ул әлеге сандык, буыннарны тоташтыручы бер мирас булуы белән җанга якындыр да...
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Фото: http://nashcheremshan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар