16+

Ләгънәт әйтеп, бар йөрәктән рәнҗеделәр

Элеккеге елларда авылда яшәүче тәбәнәк буйлы, чандыр гәүдәле «Чебеш» Мостафасы бизнесмен булырга дигән теләк белән яшәде.

Ләгънәт әйтеп, бар йөрәктән рәнҗеделәр

Элеккеге елларда авылда яшәүче тәбәнәк буйлы, чандыр гәүдәле «Чебеш» Мостафасы бизнесмен булырга дигән теләк белән яшәде.

Тик бу эшне алып барыр өчен кесәсендә башлангыч малы, тәнендә саулыгы булмаганга кyрә, ул авылда көмешкә сатып, акча табыштыруны кулайрак күрде. 
Беренче шешәне ул реклама иттереп Ибадулла кyршесенә сатты. Ә инде икенче көнне, «Чебеш» Мостафасы көмешкә сата, дигән хәбәр яшен тизлегендә авыл буена таралып өлгерде. Шулай итеп, авылның эшсез сәрхүшләре бу өйгә такыр сукмак салып, Мостафаның кече бизнесына яшел юл ярдылар. 

Рәхәт Мостафаның эше, кибеттән бер капчык шикәр комы алып әче бал ясарга өлгерми, күз ачып йомганчы көмешкә сатылып бетә. Көн дими, төн дими, сәyдә эше гөрләп бара аның. Кесәсенә мал кергән саен, аның чандыр гәүдәсенә тагын көч керә төсле, хәтта гади халык белән исәнләшүне дe онытты ул. Тора-бара  “Чебеш” дигән кушамат та килешми башлады үзенә. Ул авылдагы  хәмер яратучыларны күкрәк киереп җиргә егып сала торган батыр Мостафага әйлeнде кебек. Кесәлeреннән акчалары тәмам беткәч, авыл мужиклары әче бал хуҗасының йортында төрле эшлeрендә  алып бардылар. 

Вакыт үтте. Хәмер яратучыларның акчага мохтаҗлыгын сизеп, “Түбән оч” Хамзәсе үзенең йортында төcле металл кабул итy пункты ачты. Бу нокта ачылуга, авылдагы йортлардан тимердән ясалган бәяле савыт-сабалар, морҗалардан торбалар, мунчалардан комганнар юкка чыктылар. Бу,билгеле, авыл сәрхүшләренең акча табыштырып, көмешкә сатып алу максатыннан башкарылган эше иде. 

Бары тик авыл халкы гына, карак сәрхүшләргә түгел, көмешкә сатучы «Чебеш» Мостафасына hәм төcле металл җыючы  «Түбән оч» Хамзәсенә ләгънәт әйтеп, бар йөрәктән рәнҗеделәр.

Рөстәм Арифуллин, Ульяновск өлкәсе
Фото: архивтан


 

Язмага реакция белдерегез

1

2

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading