Сәбәбе - корткычлар катып үлеп бетә. Быел берсе дә калмас диеп ышаныйк
“Өч ай торса торыр. Аның гомере кыска” дип кыш турында шундый шигырьләр сөйләп, үзебезне тынычландырып-юатып җылы җәйләрне көтә идек без балачакта.
Ләкин кыш гайрәтле, кырыс, аның 12 айдан торган озын озак елның 3 аенда гына хүҗа буласы килми шул. Көзен тизрәк килергә ашыга, язын мөмкин кадәр соңрак китәргә тырышып азаплана. Хәер, соңгы елларда холык-фигыле тәмам үзгәрде. Башлар җитмәле генә түгел. Менә быел да апрель уртасында ук үз урынын җәһәт кенә... юк язга түгел, туп-туры җәйгә бирде дә адәм баласының туннарын салдырып... сарафан кидерде.
Аннары үзе дә бигүк дөрес эшләмәвен аңлап, “бөтенләй чишенмәгәйләре тагын болар” - дип куркып калды бугай, хатасын төзәтергә тотынды: кырауларын да китерде, бураннарын да бурады, инде бәйләп куйган салкын капчыгын да чиште. Билгеле инде, җылы җәйләргә аяк басарга дип өметләнеп торган без, кешеләргә, бу бер дә ошамады, барыбыз да салкынны сүгә башладык. Ә мин ачуланганчы уйлап куйдым. Ә бит ул салкыннар элек тә булгалый иде. Хәтеремдә май бәйрәмендә туган авылыма кайткач, төнлә кар яуган һәм әбиемнең иске мамык шәлләрен, йон оекбашларын киеп киткән, аннары кайтарып биргән идем.
Юлда башыма бер уй да килгән иде. Бәлки табигать “туган җирегезгә ешрак кайтыгыз!” - дип шундый хәйләле әмәл тапкандыр.
Тагын әбиемнең бер елны “кыш кияргә дип алган куфайкамны (сырган бишмәтне бездә шулай диләр) җәй киеп туздырам инде... дип уфтанып йөргәне дә хәтеремдә.
Бәрәңгене утыртырга да өлгерербез, иншалла. Ходай үзе вакытын белеп бирер. Бер елны туксанны узган бабам белән бик борчылып бергәләп июнь аенда да утырттык әле. Үсте, өлгерде. Рәхәтләнеп ашадык. Дүртенче улымны тапкан елны (монысын төгәл хәтерлим, 2002 елның июне иде) палата тәрәзәсеннән берсен берсе этә-төртә аккан карлы яңгыр болытларына карап моңсуланып яткан идек.
Әйткәнемчә, язгы салкыннар элек тә булган, хәтта аларның сәбәпләре-исемнәре дә бар. Елгаларда бозлар киткәндә суытса, Боз салкыны диләр. Басуларга язгы кыр эшләренә дип, техника чыккач суытса, Тимер салкыны дип аңлатырга тырышканнар. Тагын Шомырт салкыннары да бар. Шомыртлар шау чәчәктә чакта табигать кыш җитте дип шаяртырга теләпме, салкыннарын да өсти.
Әнә яраткан шагыйрем Әнгам Атнабаев үзенең бер бик танылган поэмасында:
Язам язлар булганын,
Агыйделнең яры тулганын.
Май уртасы җиткәч, кырау төшеп, Алма чәчкәсенең туңганын, - дип язган булган.
Булмаганны язмаган бит инде ул. Ә безнең заман халкы рәхәткә өйрәнде: чак кына михнәтнең “м”сын гына сизсә дә, караул кычкырырга гына тора. Ә бит һәр нәрсәдән яхшысын, хәерлесен эзләргә кирәк. Быелгы салкыннар аркасында бәрәңгене вакытында утыртмавыбыз барыбызны да теңкәсенә тигән, икенче икмәгебезне агуга манып ашарга мәҗбүр иткән колорадо дигән афәтнең туфрак астында ачтан үлүенә китерер, бәлки. Булмас димә дөнья бу.
Май салкын булса, ел уңдырышлы була диләр бит әнә. Сәбәбе - корткычлар катып үлеп бетә икән. Быел берсе дә калмас диеп ышаныйк. Алла язмаган эш булмас. Тик күңелләребезне өшетергә, җаннарыбызны туңдырырга юл куймыйк бу салкыннарга. Җәйге челләдә башларны кая куярга белмәгәндә сагындырып искә төшәр әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар