Машина кую урынын ничек рәсмиләштерергә?
Машина кую урынын рәсмиләштереп була дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы?
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Машина кую урынын рәсмиләштереп була дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы?
Машина кую урынын рәсмиләштереп була дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы? Моның өчен нәрсә эшләргә?
Айрат Габидуллин, Казан.
Татарстан Росреестры хезмәткәрләре аңлатканча, 2017 елдан законга кергән үзгәрешләр буенча, хәзер машина кую урынын күчемсез милек объекты итеп рәсмиләштерергә мөмкин. Бу үз чиратында парковка урынын сату, бүләк итү, мирас итеп калыру мөмкинлеген дә бирә. Әлеге яңалык күпләрдә кызыксыну уяткан, Росреестр идарәсенә дә машина кую урынын теркәү кагыйдәләре белән кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр арткан.
Сүз торактан аерымланып торган, торак булмаган урыннардагы, күп катлы паркинглардагы машина урыннарын рәсмиләштерү турында бара.
Моңа кадәр фатир сатып алганда кайбер яңа йортларда машина кую урыны да бирелә иде. Урын булса да, аны рәсми рәвештә милек буларак теркәргә рөхсәт ителмәде. Бары тик торак булмаган милек итеп кенә теркәү мөмкинлеге бар иде. Элеккеге кагыйдәләр буенча, машина урынын үз исеменә теркәгән кешеләргә кабат рәсмиләштерү процессын узарга кирәк түгел. Дөрес, теләгән кеше, торак булмаган объектны «машина-урын»га алыштыруны сорап, Росреестрга гариза тапшыра ала. Сүз уңаеннан, торак булмаган объектлар белән чагыштырганда, «машина-урын»га карата салым азрак каралган.
«Машина-урын» төшенчәсе рәсми статус алганнан соң, закон тарафыннан аның мәйданы да билгеләнгән: минималь мәйдан 5,3х2,5 квадрат метрны, максималь мәйдан 6,2х3,6 квадрат метрны тәшкил итә. Былтыр Татарстанның Росреестры 457 машина кую урынын яңа закон нигезендә рәсмиләштергән. Быелның биш аенда исә 169 «машина-урын» теркәлгән.
Машина кую урынын үз исеменә рәсмиләштерергә теләгән кеше кадастр инженерын чакыртырга тиеш. Ул объектны тикшереп, техник планын төзиячәк, аннары машина кую урынын кадастр исәбенә алуны, милек итеп теркәүне сорап гариза тапшырырга туры киләчәк. Теркәлү вакытында физик затларга 2000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
-
#Кыскача яңалыклар
Менингит очраклары арта. Кемнәр гаепле?
-
#Кыскача яңалыклар
Кесәңдә 5 мең сум акча йөрт. Сәбәбе...
Комментарийлар