Россиядә волонтерлык хәрәкәте чагыштырмача соң башланды. Казанда үз теләкләре белән башкаларга ярдәм итәргә ашыккан яшьләр төркемен 2013 елдагы Универсиада вакытында күрдек һәм шул чордан алып волонтерлар саны артканнан-артты.
Коронавирус – волонтерлык көзгесе
Безнең күзаллауда: волонтер=студент. Әмма чынлыкта бу алай түгел. Хәзер урта яшьтәге кешеләр дә башкаларга ярдәм кулы сузарга ашыга. Аларны “көмеш” волонтерлар дип атап йөртәләр.
Казан Дәүләт медицина университеты студентлары волонтер сүзенең асылын яхшы белә. 2020 елдан алып әлеге көнгә кадәр алар яңа коронавирус пандемиясе белән көрәштә иң алгы сафта торучылар.
Медицина университеты ректоры Алексей Созинов сүзләренчә, Россиядә 19 меңләп бала әле мәктәптә парта артында утырганда ук волонтерлык белән шөгыльләнә башлый. Бу аларга киләчәктә югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар тупларга да ярдәм итә. Созинов җитәкләгән уку йорты, мисал өчен, волонтерлык эшчәнлеге өчен абитуриентларга 2 балл бирә.
...Университетта волонтерлыкка моннан 25 ел элек нигез салына башлый. Алар хәтта тәҗрибә уртаклашу өчен АКШтан волонтерлар да чакыра.
“Көнбатышта волонтерларның портреты мондыйрак: ул – бик үк яшь булмаган, бай ире булган хатын-кыз. Көнбатышта волонтерлык күбрәк дин белән бәйле. Ә бездә нигезеннән үк башкача булды. Волонтерлык – ул яшьләр хәрәкәте. Әмма моның белән генә тукталырга ярамый. Студент булудан туктаганнан соң кеше волонтерлыкны ташламасын иде. Әлбәттә моның өчен аерым юл үтәргә кирәк”, – дигән фикердә ректор.
Аның сүзләренчә, коронавирус волонтерлыкның көзгесе булды.
– Безнең югары уку йортыннан гына да 2500 кеше медицина өлкәсенә ярдәм итте. Республика буйлап 12,5 мең табиб бар, ә безнең студентлар тагын өстәмә көч булды. Әлбәттә, студентларның, табибларга караганда, мөмкинлекләре азрак. Әмма алар шул рәвешле өйрәнде, үсте. Бу – медальнең икенче ягы, – ди Алексей Созинов.
Дәүләт Советы депутаты, үзе дә озак еллар медицина өлкәсендә эшләгән Светлана Захарова да аның фикерен хуплый: “Волонтерлык эшчәнлегендә күргән әйберләрне сез беркайчан да онытмаячаксыз һәм пациентларыбызга, гражданнарга теләсә кайчан ярдәм күрсәтә алачаксыз”, – ди.
Моннан тыш, Захарова волонтерлыкны эш стажына кертү буенча эш алып барылуын да искәртте.
– Берничә ай гына эшләсәгез дә, ул хезмәт стажыгыз булып саналсын иде. Без Дәүләт Думасына бу тәкъдимне җиткерү буенча эшлибез, – диде Светлана Захарова.
Теш пастасы, эчке кием җитми...
“Волонтер медиклар” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге координаторы Анна Макарова сүзләренчә, хәзергә бу хәрәкәттә 7 меңнән артык кеше катнаша. Алар арасында медицина өлкәсендә белем алучылар, мәдәният юнәлешендәге волонтерлар, яшь гвардиячелар һәм башка оешма вәкилләре бар. Алар хастаханәләрдә ковид йоктыручыларны дәвалау белән генә шөгыльләнми, ә олы яшьтәге һәм физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә азык-төлек, дарулар да китерә. Моннан тыш, балалар өчен булган медицина учреждениеләрендә булышу, колл-үзәкләрдә психологик ярдәм күрсәтү дә волонтерлар җилкәсендә.
– Хәзерге вакытта 4 меңнән артык волонтер медик исәпләнә. Алар республиканың 45 медицина учреждениесендә хезмәт куя. Пандемия вакытында үз теләкләре белән булышырга теләүчеләр 150 мең сәгатьтән артык ярдәм күрсәткән. Вакцина ясау вакытында да ярдәм таләп ителде. Безнең волонтерлар кешеләргә документларын тутыру, QR-кодлар алу буенча булышты, – дип белдерде Анна Макарова.
Волонтер Диләрә Кәримова фикеренчә, медицина өлкәсендә волонтер булу, ул беренче чиратта, һөнәреңнең эчке кухнясын белергә ярдәм итә. “Син үз юлыңдамы-юкмы икәнне ачыклар өчен бу менә дигән мөмкинлек. Өстәвенә, медицина персоналы, пациентларның рәхмәт тулы күзләрен күрү шундый рәхәт”, – ди ул.
Хәзерге вакытта кызлар Луганск һәм Донецк Республикаларыннан күченеп кайтырга мәҗбүр булган кешеләргә әйберләр җыю белән мәшгуль. Бигрәк тә гигиена кирәк яраклары (теш пастасы, теш щеткалары, балаларга подгузниклар), колготкилар, эчке кием (бары яңа гына) җитми, ди алар. Шулай булгач, волонтерларга без дә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итә алабыз. Иң мөһиме – күңел киң булсын!
Фото: https://vk.com/volmedic16
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар