Ул үзе дә бу көнне – 90 яшьлек гомер бәйрәмен бик көткән иде. Күргәзмәмне бизәр дип, яңа һөнәрләр дә өйрәнергә тотынган иде.
Ләкин явыз әҗәл синең эшең дә, яраткан кешең дә кала, кулың алтын, һөнәрең бар дип тә тормый, килә дә алып китә шул. Башкалабызның 20нче гимназиясендә танылган оста, сәйләннәр, алтын җепләр белән милли бизәкләр чигүче Флера Калмурзинаның 90 еллыгын искә алу зур кичә итеп үткәрелгәнен ишеткәч, сөенеп куйдым.
Флера Калмурзина 1929 елда Татарстанның Биләр районы Болгар бистәсендә туа. Шундый борынгы тарихлы изге җирләрдә дөньяга килүе үк инде кызның булачак һөнәрен билгели. Мәктәпне тәмамлагач та ул 1948 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга кереп, 1953 елда аны уңышлы тәмамлый. Тарихчы дипломлы яшь кыз хезмәт юлын Башкортстанда башлый. Уфа шәһәрендә тарих, җәмгыять белеме укыта. 1970 елда Казанга кайтып, башкаланың 50нче техник училищесында укучы егет-кызларга белем бирә. Аның укучылары тирән белемнәре белән генә түгел, ә рухи яктан бай булулары белән дә аерылып торганнар.
Ләкин Флера апаны Татарстан, яхшы остаз укытучы булудан тыш, алтын куллы оста итеп белә. Әле милли киемнәребезне бары тик музейларда гына күрергә мөмкин заманда ук ул күз явын алырлык сәйләннәр тезеп, калфаклар чигә, бәрхеткә алтын бизәкләр төшерә, макраме үрә, күн сумкалар, акча янчыклары, мендәрчекләр тегә. Аларның барысының да нечкә зәвык белән, күңел җылысын да кушып эшләнгәннәре күренеп тора. Бу хакта аның яшьлек дусты Рәисә Гыйльфанова менә ниләр яза:
– Флера ханым белән без кечкенә чактан ук якын дус идек. 10 классны тәмамлап, Казанга укырга кердек. Еллар арты еллар үтеп, безнең юллар төрле якка аерылса да, без дуслыкны югалтмадык. Һәрдаим очрашып-күрешеп тордык. Флера ханым ел саен миңа Санкт-Петербургка кунакка килә. Ул безгә килгәч тә иртән үк китеп бөтен музейларны, күргәзмәләрне, тарихи урыннарны карап-өйрәнеп, кич кояш баеганда гына өйгә кайтып керә. Флера дустым – тынгысыз кеше. Ул музейларга, китапханәләргә, театрларга йөрергә яшьтән үк яратты. Татар халкының тарихын, электәге өс-баш киемнәрен өйрәнеп, булган белемнәрен кулланып, үзенә генә хас бер ысуллар белән камзуллар, калфаклар чигә башлады. Ә 75 яшендә җирнең гүзәллеген, ниндидер бер сихри аһәң белән пумала-буяу ярдәмендә, кәгазь битләренә төшерә башлады.
Мин Флера ханымның тырышлыгына сокланам. Аның күңеленнән сүз белән генә аңлатып булмаслык рухи байлык, татар халкына карата үзенә бер төрле хөрмәт итү хисе бөркелә. Аның кулы белән чигелгән, күнле мозаика, күлмәкләре, курчакларны татарча киендерү үрнәкләре, шәмаил чигүләр күпләрне хәйран калдыра. Күргәзмәләрне караучылар тәэсирләр дәфтәренә «Армый-талмый иҗат итегез, Сезнең эшләрдә кешеләргә мәхәббәт тоемлана» дип язып калдырганнар.
Үзе дә һәрвакыт милли киемнәрдән йөрүче, энҗедәй кечкенә дә, төш кенә бөтерчек кебек бу ханымны (карчык дияргә тел бармый), кызганыч, мин бер генә тапкыр күреп калдым. Хезмәтләренә күптән соклансам да, матбугат битләреннән укып читтән таныш булсам да, үзе белән очрашу бер генә тапкыр насыйп булды. Ул көнне Казанның Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә, Флера Калмурзинага һәм аның күңел җәүһәрләренә багышлап, «Милли мирас» музее ачтылар. Әлеге тантанага Флера апа үзе дә бик сөенеп, курчак кебек матур итеп киенеп, күп бүләкләр белән килгән иде. Ул укучыларны кайбер эшләренең тарихы белән таныштырды. Курчаклар яратуын сөйләп, балаларны елмайтты. «Мин Барбины яратмыйм. Ул безнеке түгел. Ә менә Бибиләр, Айсылу-Галиябанулар – чын татар кызлары. Аларны тагын да матуррак киендерәсем, аларның гүзәллеген бар дөньяга күрсәтәсем килде», – дип, үзенең курчак «уйнавы» белән гаҗәпләндерде.
– Милли кием кешене бүген дә үз Ватанының тарихы белән тоташтыра. Безнең кабатланмас мәдәни хәзинәбез бар, һәм без аңа сак карарга тиеш! – диде ул, барлык укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ул чакта бу сүзләрнең киләчәк буынга васыять итеп тә әйтелүен беркем дә уена да кертеп карамады. Ләкин бу күңелле вакыйгадан соң озак та узмый, без авыр хәбәр алдык. Флера апа, үзе яраткан тормышны калдырып, бакыйлыкка күчкән. Ләкин таланты, кешенең үзе үлсә дә, сокландыргыч эше кала.
Флера Калмурзина турындагы язмаларда аны Татарстан остасы дип атасалар да, аның хезмәтләренә чит илләрдә дә күпләр сокланган. Эшләре Франциянең Париж, Дилоне шәһәрләрендә, Лиссабонда (Португалия), Румыния башкаласы Бухарестта, Германиянең Франкфурт-на-Майне каласында, Италиянең Миланында, үзебезнең Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге күргәзмәләрдә күпләрне таң калдырган. Тамаша кылучылар шундый матурлык тудыра алган татар хатынының эшләренә генә түгел, аның милләтенә дә сокланмый калмаганнардыр. Үзебездә дә уңышлары зур иде аның. 2010 елда Казанда үткәрелгән II Халыкара мөселман киемнәре фестивалендә II урын яулавы үзе генә күп нәрсә турында сөйли. Гел чигүле калфак, укалы камзуллардан йөргән Флера апа барлык татар ханым-туташларын да шулай матурлау турында хыялланган. Бигрәк тә мәктәп-гимназияләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын шундый милли киемнәрдә күрергә өметләнгән ул. «Укытучы кыяфәте белән үк үз фәненә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш!» – дия торган булган ветеран-мөгаллим. Татарстанның 100 әйбәт товарына да аның шактый эшләре кертелгән. Хәтта Ташкентка баргач та, бер абзыйга түбәтәй чигеп бирергә туры килгән остага. Туган якларыннан киткән милләттәшебезгә, сагынуын басар өчен, бөтен күңел җылысын биреп эшләгән ул аны һәм бүләк итеп биреп калдырган. Флера ханым бүләк биреп, кешеләрне сөендерергә бик яраткан. Фатиры да бик еш кына остаханәгә әйләнә торган булган. Теләге булган һәркемне матурлык тудырырга өйрәткән.
«Мин талантлы түгел, мин – тырыш», – дияргә яраткан үзе Флера ханым. Һәм бу сүзләрдә хаклык та зур. Гомере буе яшь буынга тарих, җәмгыять белеме дәресләре укыткан остаз-мөгаллим, куллары белән матурлык тудыру эшенә лаеклы ялга чыккач кына тотынган. Аның девизы «Өйрәнергә, өйрәнергә, өйрәнергә!» булган. Һәм ул аңа гомере буе тугры калган. Бу сәнгать әсәрләрен тудырганчы, ул башта унга якын курсларга йөреп, өйрәнү узган. Шәмаилләр ясарга тотыныр алдыннан гарәп язуларын да үзләштергән.
Флера апаның күңел җылысы салып, сәйләннәрдән чигеп ясалган күлмәк-камзулларына карыйсың да кеше кулының шундый гүзәллек тудыруын күреп сокланмый булдыра алмыйсың. Чөнки бу бизәк-нәкышлар иң беренче башлап останың күңелендә туган ич инде. Ул теләгән һәркемне үзенең һөнәренә теләп өйрәткән дигән идек. Андый бәхетлеләр арасында башкалабызның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия укучылары да бар. «Милли мирас» музеенда калфак ясауның беренче күнекмәләрен нәкъ менә аңардан алганнар кызлар. Аннары бу белү Флера Калмурзинаның 90 еллыгы алдыннан мәктәптә үткәрелгән кул эшләре конкурсында катнашып, җиңү яуларга ярдәм иткән. Әйе, Флера ханымның вафатыннан соң 20нче гимназиядә аның мирасын мәңгеләштерү өчен эш башлап җибәргәннәр, кул эшләренә конкурс та уздырганнар. «Милли мирас» музеена Флера апаның туганнарын, якын дусларын чакырганнар. Алар конкурста катнашып, җиңү яулаган укучыларга дипломнар тапшырдылар. Гимназиянең директоры, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова үзләренең уку йортында Флера Калмурзина исемендәге премия булдырылу турында да игълан итте. Һәм аның беренче лауреаты булып Эмилия Якимова танылды. Ә инде уңган кызлары булган VI А сыйныфына Флера Калмурзина исемен бирделәр. Флера апаның кызлары: Фәридә һәм Асия ханымнар, әниләренең исемен яд иткәннәре өчен, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Болгар кызы, Калморза оныгы булган, алтын куллы оста-остаз Флера ханымның эшен дәвам итәргә алынучылар булганда, милләтебез өчен тагын бер тапкыр шатланып һәм горурланып куясың.
Рәсемдә: Искә алу кичәсенә дуслары, туганнары җыелган иде.
Комментарийлар