16+

«Әни белеп әйтә: әзине син генә сихерләп чирләткәнсең»

Элеккеге фатир күршем Алия (исемнәр үзгәртелде - авт.) белән очраклы рәвештә Казандагы зур сәүдә үзәгендә очраштык.

«Әни белеп әйтә: әзине син генә сихерләп чирләткәнсең»

Элеккеге фатир күршем Алия (исемнәр үзгәртелде - авт.) белән очраклы рәвештә Казандагы зур сәүдә үзәгендә очраштык.

Күрешмәгәнебезгә нәкъ бер ел узган. Эскәмиягә утырып, хәл-әхвәл сораштык. 

Үзара аралашып  яшәгән ике дистәгә якын  еллар эчендә  туганлашып бетә язган идек бугай. Ул миннән тугыз яшькә кечрәк булса да, ачык күңелле, күркәм холыклы завод эшчесе Алия белән бик тиз уртак тел таптык. Моңа аның үтә дә ярдәмчеллеге, чиксез юмартлыгы сәбәпче булгандыр, мөгаен. Без бистәдәге фатирга күченгән көнне, яңа күршеләр белән танышып чыгуны сәбәп итеп, табак тутырып телеңне йотарлык тәмле коймаклар пешереп кертүе исемдә. Фатир ишекләребез генә түгел, күңел түрләребез дә бер-беребезгә  ачык  булганга күрә, гаиләләр эчендәге күп  хәлләр мәгълүм иде.

Тик без серләрне тышка чыгармадык, гайбәт чәчмәдек, кирәкмәгән җиргә тыкшынып, бер-беребезне уңайсыз хәлдә калдырмадык. Алия белән Азат ике матур кыз үстерделәр. Олысы - Элина әтисе ягына тарткан, суйган да каплаган мишәр әбисе Гатия. Сынап карый торган чем кара елтыр күзләре дә, карлыгач канатыдай  кара кашлары да тач әбисенеке инде. Чая, үткен,  кызу канлы, максатчан, өлгер кыз мәктәптә  гел бишкә укыды, җәмәгать эшләре эчендә кайнады, әти-әнисенә авырлык китермичә генә, КАИ га кереп укып чыкты, сеңлесенә дә укырга керергә булышу җаен тапты.

Кызларының кечесе - Асия, әнисе кебек аз сүзле, күндәм холыклы, йорт җанлы, өйдә матурлык тудырырга, башкаларның күңелен күрүдән ямь табарга маһир, якыннарына игелек кылып, аларны сөендерүдән ләззәт ала торган чын хуҗабикә сыйфатларына ия булып үсте. Алия дә,  Азат та авыл балалары, гадилекләре шуннан киләдер, мөгаен. Акчаны көрәп алмасалар да, тырышлыклары, хуҗабикәнең уңганлыгы, һәр тиенне тәртипләп тотуы аркасында, артык мохтаҗлык кичермәделәр. Әти- әниләре исән чагында, ире ягындагы авылдан ите, балы, хатыны ягыннан бәрәңгесе, сөт ризыклары килгәләп торуы иш янына куш булып, очын очка ялгарга ярап куйды. Алия белән Азат үзләре дә тик ятмады, бәйрәмнәрдәге озын ялларда, отпускада авыл юлына тузан төшермәде. Ике якны тигез күреп, кайтып өй юыштылар, бәрәңге утыртыштылар-алыштылар, печән өстендә, мал суйганда ут өертеп эшләп килүне гадәткә керттеләр. Азатның бертуган сеңлесе Гадилә туган авылындагы егеткә кияүгә чыкты.

Аларда да ике кыз туды. Каенсеңлесенең балаларын үзенекеләр кебек итеп, чын күңелдән яратты Алия. Бала тудыру йортыннан каенсеңлесе сабыен төреп алып чыккан затлы бәби киемнәрен, җылы юрганны, күпсанлы пеленкаларны, талдан үрелгән сиртмә бишекне  ул бүләк итте. Үз кызларын бик матур киендереп үстерде Хәмитовлар. Кызларына кечерәя барган әйбәт  күлмәкләрне, спорт, коену костюмнарын, мохер, мех башлыкларны, матур аяк киемнәрен, модалы плащларны, күн курткаларны, мутон туннарны авылга кайтара бардылар.

Колхозда эшләп, рәтле-башлы акча күрмәгән Гадилә бу әйберләрне бик  шатланып кабул итте, кызлары рәхәтләнеп  киеп туздырды. Каникулларның беренче яртысын ике йортның да балалары шау-гөр килеп авылда уздырды, Гатия әбиләре янында чыр-чу килделәр. Август азагында Алия аларның дүртесен дә Казанга алып килеп, тәм-том белән сыйлады, башкаланың кызыклы урыннарына экскурсияләргә йөртте. Балалар мәктәпкә керер алдыннан, җыенысын Мәскәү базарына алып барып,  энәдән-җептән киендерде, яңа сумкаларына уку кирәк-яраклары тутырды. Үзенең отпуск акчасы тулысынча кереп бетсә дә, кайгырмады. Балаларның шат йөзләрен күреп, ихластан сөенде, акча җиткерә алмыйча, интегеп яшәгән каенсеңлесенә ярдәм итә алуына куанып яшәде. Кызлары институтта укыйлар, ире төзелеш оешмасында эшли.

Алия дә уч тутырып ачка ала башлаган иде. Буй җиткезгән кызлары белән бер бүлмәле фатирда көн күрү генә уңайсыз. Ипотекага булса да, ике бүлмәлесенә тиенеп булмасмы дип, өметләнеп акча җыя башладылар. Максатыбызга якынаябыз дип сөенеп, тырышып эшләп йөргән мәлдә, тез астына кризис китереп сукты. Төзелеш оешмасы ябылды, ире эшсез калгач, өметсезлектән эчәргә кереште. Ул көннәрдә Алиянең хәсрәтләнгәннәре... Күзеннән нур сүнде, эш эзлисе урынга, исереп идәндә аунаган иренең кыланмышларына түзәр хәл юк иде. Хатын таң төбеннән эшенә чыгып китә, ярты төн җиткәндә генә, арып-талып, башын түбән иеп, коты качкан фатирына  кайтып керә. Сменасы тәмамлангач, “сверхурочная”га ризалашучы да, ялларда, бәйрәмнәрдә эшкә чыгучы да шушы бичара карусыз хатын иде. Алия ары сугылды, бире чапты,  иренең авылдашы  Хәйдәр абзый  ярдәмендә, Азатны торак-коммуналь оешмасына слесарь-сантехник итеп эшкә урнаштырды. Кризис дигән афәт Алия эшләгән заводның да хәлен авырайтты, заказлар кимеде, эш хакын вакытында түли алмый башладылар. Беркөнне Алиянең акчасы бөтенләй бетте.

Ярый әле бер чиләк бәрәңге, әллә кайчан сатып алган бер кило чамасы  тары ярмасы калган икән. Алия суга салып өйрә пешерде. Өч көн буена шуны ашап тордылар. Студент кызлар  укудан соң, көнлекче булып ялланып, аз-маз акча эшләде. Азат эшкә урнашкан  оешмада слесарь-сантехникларның эш хакы аз икән, ирнең хезмәттәшләре арасында салдымгалиләр - чутсыз. Фатирлар буйлап йөреп, кемгә хезмәт күрсәтсәләр дә, гадәттә  аракы белән сыйланалар. Азатны бу сазлык көннән-көн түбәнгә сөйрәде. Ул өйгә соңга калып, салмыш хәлдә кайтырга гадәтләнде. Кайтмый калган көннәре ешайды. Барлы-юклы акчасының яртысын яшереп калуы, әнисе белән бер яшьтәге исерек марҗага ияләшүе, шунда куна-төнә эчеп, сыйланып ятуы билгеле булды. Гаиләнең болай да авыр хәлдәге чагында, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, тугызынчы сыйныфны тәмамлаган олы кызын ияртеп, авылдан каенсеңел Гадилә килеп төште.”Туганым апа, җаныем, Казанда абый белән синнән башка бер генә таяныр кешебез  юклыгын беләсең! Зинһар өчен дип, алдыңа тезләнеп сорыйм: Гүзәлне үз яныгызга сыендыра күрегез! Ул кулинария училищесына  укырга  керде. Анда  тулай  торак юк  бит.

Сездә генә торып укысын инде яме! Авылдан хәлдән килгәнчә азык- төлеген җибәреп торырбыз, - дип ялварды. Болай да кысан  бер бүлмәле фатирга бишенче кеше өстәлде. Нихәл итәсең, үз – үтерми, ят ярлыкамый, күңелең киң булса, тар тишеккә дә сыясың икән. Гүзәл ике атнага бер мәртәбә авылга кайтып йөрде. Әнисе аңа нибары өч йөз сум акча, егерме күкәй, литр ярым сөт, бер йомарлам май йә эремчек биреп җибәрә иде. Азат белән икәүләшеп элеккечә гөрләтеп эшләп торган  чаклары булса, табында артык кашык пәйда булуы сизелмәс  иде, мөгаен. Алла каргаган озын чиратлы талон заманы, һәр ризык  исәптә, кеше башына граммлап үлчәнгән шул.

Гүзәл әнисе биргән акчаны тиз арада тотып бетерә. Чикылдаган мишәр акценты белән:  “Туганым апакаем, бәгеркәем, йөрәк маем! Автобуска түләргә, әбәт ашарга  бер кәпикәсез калдым бит. Матур апаларыма сәмән биргәндә, берцәк кенә миңа да өлеш цыгар инде, пажалысты, - дип шомырттай  кара зур күзләрен мөлдерәтеп, еламсыраган кыяфәттә Алиягә килеп сырпалана. Нихәл итсен беркатлы мәрхәмәтле хатын. Хәлләр гел болай тормас әле, тормышлар рәтләнер дип, тешен кысып түзә. Гүзәл укып чыгып, үз районына кайтып эшкә урнашты. Азрак сулу алырбыз, тынычлап үзебез генә яши башларбыз дигән мәлдә, бу юлы кече кызы Айсылуны иярткән Гадилә бусагада  пәйда булды. Абыйсының бер-бер артлы өч авыр операция кичергәнлеген, аның гомерлеккә эшкә яраксыз булып, шушы бичара киленнәре җилкәсенә авыр йөк булып калганлыгын белсә дә, бер генә мәртәбә дә хастаханәгә килмәгән, хәтта телефоннан шалтыратып булса да, бертуганының хәлен белүне кирәксенмәгән мәнсез бәндә иде ул.

“Моңарчы килә алмавымны гаепкә санамагыз инде. Акца юк бит. Колхоз таралгац, ирем белән икәүләшеп бер тиенсез төп башында утырып калдык. Фураж, пецән сатып алырга сәмән җиткерә алмагац, соңгы цыерыбызны цатарга мәҗбүр булдык. Акцасы бармак арасыннан коелган комдай тиз арада  юкка цыкты. Мунцага ягарга бер машина утын цатып алдык. Газга,  утка-суга түләнмәгән бурыцларыбызны капладык. Быел Казанга институтка керәсе булгац, Айсылуны баштанаяк  киендердек. Әртислеккә укыяцак ул. Талантлы баланы нәүмиз итеп калдырып булмый бит, нихәл итәсең. Иелгән башны кылыц кицмәс дип,  тагын сезгә гозер белән килдем әле менә. Ят сөяк түгел бит, әзи үземнеке. Бер ана карынында яткан, бер күкрәк сөтен имгән кан кардәшеңнең үтенецен кире какмассың бит әзи, канәтем! Туганым апаны  да бик якын итәбез. Шундый шәп кешене көндез цыра яндырып эзләсәң дә  таба алмассың, билләһи-таллаһи! Үзе юмарт, үзе ягымлы. Бәхетең булган икән әзи! Кызларым  да аның өцен үлеп тора! – дип тасма телләнде. Каенсеңлесенең ире белән парлашып эчеп ятулары, әҗәтләре өчен газларын кисеп киткәннәре турындагы озын колактан яман  хәбәрләр килеп ирешкән булса да, Алия  артык тел озайтмады. Айсылу аларда яши башлады. Көйсез, озын телле, эшсөймәс бәндә булып чыкты ул.

Җитмәсә, тегене ашамыйм, моны яратмыйм дип, ризык талымлаган булып кылана. Үзе артыннан урынын  җыештырмый, табак-кашык, идән юмый. Икетуган апаларының киемнәрен сораусыз гына киеп чыгып китеп, пычратып кайтып, ваннага томыра. Ояла, кыенсына белми, олылар белән әрепләшергә күп сорамый. Өченче  курста укыганда тәмам азынды. Ярты төнгә чаклы егетләр белән йөреп, аз-маз салгалап кайта башлады. Алия җайлап кына, кыз кешегә  болай тугарылып йөрергә, намусына тап төшерергә ярамаганлыгын аңлатып карамакчы иде. Йөгәнсез кыз авызыннан ишетмәгәнне ишетте. Каенсеңлесе дә, иренең башка туганнары да киленне кешегә санамый, алдында юхаланып, аннан бик оста файдалансалар да, артында мыскыллап сөйлиләр, эттән алып эткә салалар икән бит. 

- Әни белеп әйтә: әзине син генә сихерләп чирләткәнсең. Аны кара гүргә кертеп, сөяркәң Хәйдәр абыйга кияүгә чыгарга җыенуыңны белмиләр дисеме әллә? – дип шарран ярды. Саф күңелле, риасыз хатын бу чаклы нахак сүзләрне күтәрә ала ди мени? Ул башта тораташ катып калды, соңыннан илереп еларга кереште. Үз кызлары, дарулар эчереп, көчкә тынычландырдылар. Ире кара көеп, ишекне бәреп, урамга чыгып китте. Алия, авыз ачып сүз әйтерлек хәлгә килгәннән соң: 

- Рәхмәт  наным, күзләремне ачтың. Моңарчы кемлегемне белмичә йөргәнмен икән! Начар хатын пешергән кайнар аш ашау, ул юган урын җәймәсенә ятып  йоклау, әзергә-бәзер безнең  хисапка яшәү туйдырган булса, бүгеннән үк тулай торакка күчен! Үз көнеңне үзең күрергә өйрәнерсең. Төне буе егетләр белән рестораннарда типтереп йөрсәң дә сүз әйтүче булмас! - диде.  

Тузынып чыгып китте кыз. Анасы дөньядагын тутырып хат язды. Айсылу ирсез бала табып, роддомда калдырып чыккан. Тотнаксыз кызны институттан куганнар. Карт урыска ияреп, Төмәнгә китеп барган, дигән хәбәрләр килеп ирешә торды. Кызының юлдан язуында Гадилә каенсеңлесен гаепләде. Баласына тиешле тәрбия бирмәве, эшкә өйрәтеп үстермәве турында уйлап та карамады...

... Үзебез  ирле-хатынлы кухнядагы  идәнгә иске  матрас җәеп  йоклап иза чиккәндә, ничәмә ничә еллар буе бездә бушка ашап, бердәнбер  бүлмәдәге  йомшак диванымда аунап, үзләре теләгәнчә яшәп киткән  Айсылу  мине  кара исемлеккә керткән. Бәйрәмнәрдә котлый, хәлләрен сораша  алмыйм. Гадилә мине дә, абыйсын да бар дип тә белми. Ит изгелек, көт начарлык, дип борынгылар белмичә әйтмәгән,  - диде Алия. - Бу хакта гәҗиткә язып чык әле, башкаларга сабак булыр.

Хәмидә Гарипова. Казан
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading