«Монда һәр кеше диярлек үзенең исемен, фотосын таба алачак»
Моңа кадәр дә һәр төрле китап тәкъдир итү чараларында катнашканым бар иде, әмма монысы күңелгә аеруча якын, җанга кадерле чара булды. Чөнки үзем яшәгән һәм күрше авыллар тарихын чагылдырган «Бай тарихлы Урманай» китабы аерым бер әһәмияткә ия.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Моңа кадәр дә һәр төрле китап тәкъдир итү чараларында катнашканым бар иде, әмма монысы күңелгә аеруча якын, җанга кадерле чара булды. Чөнки үзем яшәгән һәм күрше авыллар тарихын чагылдырган «Бай тарихлы Урманай» китабы аерым бер әһәмияткә ия.
Якыннарым, авылдашларым, танышларым, укытучыларым турында китап кадәрле китаптан уку әйтеп бетермәслек рәхәт, горурланырдай хис-тойгылар уятты. Затлы, сыйфатлы, калын булып чыккан хезмәтнең бик күп фотосурәтләр, җырлар һәм шигырьләр белән баетылган булуы да күңелгә хуш килде.
Әлеге китап «Татнефть»нең Мәскәүдәге ААҖ вәкиллеге директоры Азат Ягъфәров теләге һәм матди ярдәме, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның тырышлыгы белән дөнья күргән. Эш шунда ки, Азат әфәнденең әтисе Фердинанд Ягъфәровның Урманай авылы тарихында тирән эзе калган. Аның «Урманай» совхозын оештыруда, хуҗалыкны үстереп, авыл хезмәтчәннәренең тормышын яхшыртуда өлеше биниһая зур.
– Без Фердинанд Каюмович белән 1970-1985 еллар аралыгында эшләдек. Ул вакытларда авылның хәле мөшкел, хәтта су астында калу ихтималы турында да әйтәләр иде. Шуңа күрә авыл төзелмәгән, тарала башлаган иде. Фердинанд Каюмович килгәч, унбиш елда барысы да сафка басты. Ел саен биш-алты объект төзелде. Аның белән юлларда шактый йөрергә туры килде. Эш урынында ул чыннан да таләпчән иде. Ә инде юлда йөргәндә, аңардан да гади, рәхәт кеше булмады. Аннан соң кайтып, бүлмәсенә утырса, эшне сорый иде инде, – дип искә алды авылның аксакалы Илзир Мәрданшин элеккеге авыл җитәкчесе турында.
Азат Ягъфәров та бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән әтисе турындагы матур истәлекләрен хәтерендә яңартты һәм әлеге китап дөнья күрергә нәрсә сәбәпче булганын әйтте.
Азат Ягъфәров туганнары белән
– Сарлы авылында туган, Азнакай мәктәбендә укыган, Урманай авылында яшәгән, бүгенге көндә Мәскәүдә эшләгән кечкенә малайның ярты гасырлык юлы буйлап үтсәң, «Туган ил кайдан башлана...» икәненә төшенәсең. Ә ул Стәрле елгасының гаҗәеп ярларыннан, мәһабәт Чатыр-таудан, балалык һәм үсмер елларым узган Урманай авылының бормалы урамнарыннан башлана. Мөгаен, безнең авыл һәм гаилә архивларын, авылдашларны, якташларны, бабаларыбызның кылган гамәлләрен киләчәк буыннарга сабак булсын өчен хәтердә яңарту вакыты җиткәндер дип уйладым. Әти пенсиягә чыккач, мин аңарга: «Синең бай тормыш тәҗрибәң бар. Әйтер сүзләрең дә күп. Моны китап итеп язып кара әле», – дидем. Ул яза да башлаган иде. Тик бу эшен ахырга кадәр тәмамларга өлгерми калды. Аның әлеге язмаларының бер өлеше шушы китапка да кертелде. Димәк, хезмәткә аның да күңел җылысы салынган. Әлеге китап – безнең гаилә өчен зур вакыйга, дулкынландыргыч, бик истәлекле көн. Биредә аның белән иңне-иңгә куеп эшләгән кешеләр дә бардыр. Дөрес, аңа төрле мөнәсәбәт булгандыр, чөнки ул кырыс, таләпчән һәм гадел кеше иде. Халык, авыл хуҗалыгы өчен тырышып хезмәт итте. Аны сагынып һәм хөрмәт белән искә алыр өчен сәбәп бардыр дип уйлыйм, – диде Азат әфәнде.
Хәер, «Бай тарихлы Урманай» китабы чыгу Ягъфәровлар гаиләсе өчен генә түгел, гап-гади авыл халкы өчен дә истәлекле, кадерле вакыйга булгандыр дип ышанам. Чөнки хезмәт материалларга шул кадәрле бай ки, анда бер генә гаилә дә керми калмагандыр. Һәркем якыннарын, авылдашларын, туганнарын, дусларын һәм сыйныфташларын таный, алар турында укый ала.
– Китап чыннан да уникаль. Бу аның төзелешендә дә күренә. Ышанып әйтә алам: әлеге китап белән без авылыбызга рухи һәйкәл төзедек. Монда тарихи фактлар бик күп тупланылды. Бу хезмәт, кызганычка, Илдус Гыйләҗевнең соңгы проекты булды. Китапны эшләгән вакытта ул районыбыздан чыккан җирле шагыйрәләребезнең шигырьләрен бик күп кертте. Бу проект шунысы белән дә кадерле: монда һәр кеше дә диярлек үзенең исемен, фотосын таба алачак. Моннан тыш, китапта бик күп шәҗәрәләр дә тупланды, – диде китаптагы материалларны туплауга зур өлеш керткән Урманай урта мәктәбе директоры урынбасары – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Ихсанова.
Азнакай районы үзәкләштерелгән китапханәләр бүлеге директоры Зөлфия Исламова әйтүенчә, әлеге хезмәт – Азнакай районы авыллары тарихына багышланган 11нче китап. Бу китаплар барысы да шушы авыллардан чыккан кешеләр инициативасы белән басылган.
– Әлеге китапка кертелгән материалларны узган ел августта туплый башлаганнар иде. Азат Ягъфәров үзенең әтисе, аның белән бер чорда эшләгән, яшәгән кешеләр турында, Урманай, Беренче Май һәм бүгенге көндә югалган авыллар – Көчле Бүләк, Галимовка, Моратовка тарихына багышланган китап чыгару турындагы идеяне әйткәч, без әлеге эшкә алындык, – диде ул.
Спонсоры Азат әфәнде булса да, материаллар барлык авыл халкы, укытучылар коллективы, мәдәният хезмәткәрләре, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Гарипов, шушы китапны чыгаруга зур өлешен керткән, әмма соңгы хезмәтенең басылып чыгуын күрергә насыйп булмаган күренекле шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең тырышлыгы белән тупланган.
Мәктәп директоры Гөлшат Хәйбуллина әйтүенчә, әлеге хезмәтне чыгаруда мәктәп коллективының да өлеше зур.
– Урманай авылының, мәктәбенең тарихлары бик бай. Укытучылар мәктәп тарихын һәм «кайнар нокта»ларда хезмәт иткән якташларыбыз турындагы материалларны барлауда үз өлешләрен кертте. Кыенлыклары да булгандыр. Китап язу белән бергә уку-укыту эшләрен дә алып барырга туры килде, тик без бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшләдек, – диде ул.
Марсель Гарипов әйтүенчә, китапны эшләүдә 20 кеше катнашкан.
Марсель Шәйдуллин сүзләренә караганда, авыл тарихларыннан тыш, Азнакай турында гына да биш китап чыккан. Моннан тыш, азнакайлыларда тагын бер матур гадәт бар икән: алар авыл тарихында тирән эз калдырган кешеләргә (элеккеге елларда яки бүгенге көндә эшләүче колхоз-совхоз рәисләренә, мәктәп директорларына, авыл советы башлыкларына) мемориаль такталар эләләр.
– Без андый кешеләрне онытырга тиеш түгел. Бу – аның гаиләсе, якыннары өчен генә түгел, ә шул вакытларда эшләгән хезмәттәшләре, укучылары, авылдашлары өчен дә кирәкле гамәл. Азат Фердинандович 30 елга якын Мәскәүдә яшәсә дә, яшәгән авылын, авылдашларын, әтисе җитәкчелек иткән елларда аның белән бергә эшләгән кешеләрне олылавы – барыбызга да үрнәк, – дип бәяләде район башлыгы якташының матур гамәлен.
Зөһрә Садыйкова,
Азнакай
Зөһрә Садыйкова, Резеда ШАРИПОВА фотолары/aznakaevo-rt.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар