16+

Мунча маҗаралары: “Бала булса, кем тәрбияләр, кем үстерер?”

Мунчага керү, чабыну һәм юыну турында үземчә бик кызу, бик парлы итеп язарга алындым.

Мунча маҗаралары: “Бала булса, кем тәрбияләр, кем үстерер?”

Мунчага керү, чабыну һәм юыну турында үземчә бик кызу, бик парлы итеп язарга алындым.

Синең, укучым, мунчага барып юынырга яки юынмаска хакың бар. Әмма инде бара калсаң, себерке ярдәмендә арт вә ал якларыңны чабарга тиешсең. Бу очракта иң бәхәслесе – себерке сайлау һәм аны дөрес итеп куллана белү. Минем фикеремчә, иң йомшак, иң тәмле себерке җиле ул – имән себеркесенеке. Анда да җирдә үскән үренте – яшь имәннекеләр. Чыбыклары нечкә, очлары яфрак белән тәмамлана. Караңгы урындагы колгага парлап эленеп, өсләренә тукыма капланып киптерелгән себеркеләр. Алар яшел төстә, шома һәм бик җиңелләр. Себерке, эссе һаваны синең тәнеңә китереп, ипи өстенә май яккан шикелле сылап куя. Чабына башлауның шул минутларында ук зиһенең ачылып, бар дөнья күзеңә матур булып күренә, һәм синең җаның фәрештәләр җиләк җыеп йөри торган оҗмах якларына ашкына.

Икенче урынга каен себеркесе дәгъва кыла. Җиңел, хуш ислеләр. Әмма яфрак сыйфаты буенча имәннекеннән бер башка калышалар. Болар мунчаның чын тәмен белеп җиткермәүчеләр өчен. Ә чыбык арасына дару үләннәре кыстыруның, гомумән, файдасы күп, дип әйтмәс идем. Аларның файдасы турында сөйләүчеләрнең беренчеләре – себерке сатып акча эшләүчеләр. Икенчеләре – чабынуга караганда, шул турыда сөйләнеп йөрүче. Иң хуш исле үлән – ак әрем. Миңа бик ошый. Әмма яратмаучылар да буа буарлык.

Кайсылары галим – укымышлы, күп китап укыган кешеләр. Ә кайсылары – телевизордан күреп калганнар. Ә кемнәрдер кешеләрнең сөйләшкәннәрен тыңлап торып оcтарган. Кыскасы, кешене дөрес итеп чабынырга өйрәтүчеләрнең хисабына чыккысыз. Алар – кешенең анатомиясен белмәүче, кан-йөрәк, лимфа сыекчыларының тәндәге хәрәкәтен исәпкә алмыйча гына, себеркене селкетеп торуның алымнарын күрсәтүчеләр. Болар өйрәткәнчә итеп мунчада чабыну файдалы гына түгел, бик куркыныч һәм зарарлы. Алар себеркене кигәвен куалаган ат койрыгы сыман уйната-уйната, кешене йөзтүбән егып салып, икешәр себерке белән арка шәрәфләрен сыпыра, ышкый, чаба башлыйлар.

Оста мунчачы – үз тәненә хөрмәт күрсәткән, аны яраткан кеше. Алар чабыну өчен кулларына коры себерке ала. Алдан суга, юеш пакет эчләренә тыгылган себеркеләрнең яфраклары, аннан да битәр чыбыклары бүртеп, ул бик нык авырая. Синең тәнеңне иркәләргә тиешле яфраклар шапылдап төшә һәм тәнеңә ябышып та кала. Җитмәсә, яфрактагы матдәләрнең күбесе суга чыгып, ул үзенең файдалы үзлекләрен югалта. Шулай итеп, оста кеше себерке өстенә бер чүмеч салкын су коеп, күзгә күренмәгән тузан бөртекләрен юып төшерә. Ташка аз гына су сибеп, себеркене шунда сала. Тиз арада икенче ягы белән әйләндереп, су сибелгән таш өстендә җиңелчә генә пешекли. Мунча эченә пар, парга ияреп, җәйге исләр тарала. Менә шушылай хәзерләнгән себерке кешенең тәненә җыелган кер, авыру-зәхмәтләргә каршы көрәшергә әзер.

Чүмеч очына гына элеп, таш өстенә су сибелә. Кызган ләүкә такталары өстенә дә берәр чүмеч салкын су сибеп, аякларны ташлар ягына сузып утыралар. Кеше мунчасына кергән булсаң, астыңа үзең белән алып килгән җәймәне җәю синең күңелеңә тынычлык, комфорт өсти. Шулай итеп, аяк асты – табаннар чиратлап чабыла. Бу вакытта табан асты эсселекне тоймаса, бу – организмда җитешсезлек барлыгын күрсәтүче билге. Кыскасы, сез бик үк сәламәт түгел. Бу очракта, таш өстенә чираттагы су сибелеп, аяк аслары тәмләп, ашыкмыйча гына чабыла. Әлеге эш аяк аслары эсселекне сизә башлаганчыга кадәр дәвам итә.

Таш өстенә чүмеч тутырып су коймагач, гәүдә, аеруча баш өлешенә әллә ни авырлык килми. Татар халык әйтемен исегезгә төшерегез. Анда: “Аягы суынган – мал булмас”, – дигән фикер бар. Шунлыктан, авыруларның аяклары суына башлаганда, йон оек, кайнар су салынган грелка, йон матераиал белән табан асты ышкыла һәм хәтта кызган тоз, кирпеч куеп та җылытыла. Ә монда оҗмах! Себерке, кайнар һаваны куалап алып килеп, табан асларына яга. Ниһаять, берничә минуттан аяклар эсселекне сизә башлый. Бу – сәламәтләнү билгесе. Әгәр сез эсселекне авыр кичерүче яисә йөрәгегез хәлсезрәк кеше икән, чабынуны шушы урында туктатырга мөмкин. Үзегезгә тиешле дәваны җитәрлек күләмдә алдыгыз инде.

Бары тик өстегезгә талык, әллә ни суык булмаган су коясы гына кала. Боздай салкын су ярамый. Ул киңәйгән кан һәм лимфа тамырлары, аларның иң нечкә өлеше – капиллярларга тискәре йогынты ясый. Аларның тышчалары күзгә күренмәслек дәрәҗәдә юка. Бәләкәчләр тиз арада кысылып шартларга, тромбларның өзелүенә яисә яңаларының барлыкка килүләренә этәргеч була.

Мунчадан чыккач тәнне, канны, җанны чистаруның икенче өлеше башлана. Тәм-томнар белән баетылган кайнар чәй кан һәм лимфадагы эрегән тоз, тромба хасил итүче матдәләрне тир белән агызып чыгара. Тир белән дә чыгып бетмәгән кирәксез кушымчалар чистартылу өчен бөер-бавыр, талак, үпкә, эчәклек кебек органнарга тапшырыла. Кеше чын-чынлап ремонтлана, яшәреп китә. Әти, әтинең туганнарының ачлык, авыру, сугышлар аша узып та 90 яшьләрен тутырып, 80 яшьләргә чаклы ирлек сыйфатларын саклап калулары, минем сүзләремнең дөреслеген дәлилләүче билге. Бу урында, мунчага барып сыра, исерткеч эчемлекләр эчеп кайтуның мунчаның шифалы җылы кочагыннан бик ерактагы бозыклык кына булуына ышанасың.

Авыл халкы кара мунчада юынып яшәсә дә, үзенең кешелек билгеләрен аклыктан башкача күз алдына китермәде. Мунча ул – сиңа авылның мәчете, хастаханә, туачак сабый балаларга язгы орлыклар чәчелгән иген басуы ... һәм тагын әллә нәрсәләре. Авылдагы иң кызык хәлләр, җен-пәриләр турындагы риваятьләр, аеруча кайнар йөрәкле кыз вә егетләрнең очрашу-кавышу урыны да мунчаларга тоташа. Кавышу темасы кузгатылгач, бер кызык хәл исемә төшә. Әти абзар арасында йөргәндә, сәнәк сабына әбәләнеп, сыер тизәге өстенә егыла. Бәхетенә, ул көнне мунча ягылган булып, юынырга мунчага төшә. Инде кояш баеган, әмма җәйге кич әллә ни караңгы түгел, ут-фәлән кабызмыйча гына юына башлый.

Шул чак мунчаның тышкы ишегенең шыгырдап ачылганын ишетеп, шактый шүрли. Аксак аягын буйга сузып, ләүкә астына кереп ята. Керүчеләр, киресенчә, тавыш-тынсыз гына ләүкә өстенә менеп яталар. Шул вакыт кыз тавышы: “Бала булса, кем тәрбияләр, кем үстерер”, – дип сорап куя. Ирләр тавышы: “Астагы кеше карап үстерә аны, җаным”, – ди. Әти үзен күргәннәр икән дип, ләүкә астыннан чыга. Ул боларны танып ала һәм ләүкә астында җайсыз ятканлыктан ойый башлаган аягының авыртуына түзә алмыйча: “Энем, мин алты баланы тәрбияләп үстердем инде, үзегезнекен үзегез карарсыз яме”, – дип, бер чиләк суны башына коеп, кайтып китә. Көлсәң – көлке, көлмәсәң дә – көлке. Кем кемнән күбрәк курыккандыр – анысы миңа билгесез. Бу гашыйклар көзен өйләнештеләр, әмма балалары гына булмады.

Менә укучым! Бу хикәям дә азагына якынлашты. Мунча темасы бик җылы хисләрне уята. Балачак вакытлары искә төшә. Кайсылары мунча пары сыман җиңел, кайсылары көзге болытлар шикелле. Ләкин нинди көннәрдә булуга карамастан, мунча ягучыга гел бер теләкне теләделәр: “Аяк-кулларың сызлаусыз булсын, Ходай Тәгалә беркайчан да сине Үзенең рәхмәтеннән ташламасын!” Сезгә дә бәхетле көннәр, сәламәтлек һәм бик тәмләп, рәхәт тормышта яшәвегезне теләп калам. Ихтимал, чираттагы өлеше бакча якларына барып кайткач язылыр. Сау булыгыз!

Габдулла Исмәгыйлев
Казан 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмээээт яусыыын

    Мөһим

    loading