Сер түгел, кайбер парлар ЗАГСта рәсми теркәлмичә генә яши, икенче хатын алу күренешләре дә юк түгел. Бу очракларда хатын-кыз юридик яктан берничек тә якланмаган булып чыга.
Никах килешүе төзү практикасы безнең илдә күптән түгел генә керде. Әмма шунда ук популярлашып китте дип әйтеп булмый. Бездә ул ничектер килешмәгән эш кебек кабул ителә кебек. Өйләнешергә уйлаган җирдән егет кеше булачак хатынына никах килешү төзибез дисә, аны шунда ук саранлыкта гаеплиячәкләр. Кыз кеше шулай дип ычкындырса, аны үз файдасын карый торган итеп кабул итәчәкләр. Менә шуннан бер кәгазь кисәге бөтен романтиканы юкка чыгара да куя. Мәңгелек мәхәббәткә дә аяк чалырга мөмкин әле.
Европа халкы башкачарак уйлый. Үзләренең милкен һәм финансларын яклау аларда тиешле гадәт санала. Шул ук вакытта бу безнең финанс яктан тотрыклы булмавыбыз белән дә бәйледер. Чит илдә яшьләр өйләнешкәнче үк үз аякларында нык басып тора.
Акча йә күп, йә аз булганда кирәк ул
Популяр булмаса да, бездә юк дигән сүз түгел әле никах килешүләре. Ислам юридик үзәге директоры Җәлил Мостафин әйтүенчә, юк дигәндә дә, бу мәсьәләдә киңәш сорап килүчеләр була.
– Нәтиҗәдә аларның күпмесе никах килешүе төзегәнен белеп булмый, чөнки аның өчен нотариуска баралар. Шул ук вакытта егет белән кызның яки ир белән хатынның уртак сүзгә килә алмау очраклары да бар. Бу әлеге дә баягы никах килешүенең нинди документ булуын аңлап бетермәүдә, – ди әңгәмәдәшем.
Никах килешүе үз эченә бергә сатып алынасы милек объектларын ала. Ир белән хатын аерылыша калган очракта аны бүлү җайлырак булачак һәм бәхәсләшүләргә дә урын калмый. Шулай ук берәрсенең әти-әнисеннән бизнес калса, аңардан кергән акчаның аның үзенә генә булачагын да теркәп була. Бу шулай булырга тиеш тә.
– Никах килешүен өйләнешкәнче дә төзергә була. ЗАГСта язылышканнан соң, ул үз көченә керә. Яшәү барышында да төзергә һәм аны үзгәртергә дә мөмкин. Ир белән хатын аерылышкан очракта, никах килешүенең срогы чыга. Гадәттә, никах килешүен йә акча күп булганда, яки киресенчә әз булганда төзиләр. Берсәбәпсез генә төзелми ул документ. Моның өчен ниндидер ихтыяҗ чыга. Әйтик, ире зур күләмдә кредит алган. Аны түли алмаса, суд приставлары машинасы яки фатирын алырга мөмкин Моны булдырмас өчен, барысын да алдан хәл итү ниятеннән, ир белән хатын кредит алганчы ук никах килешүен төзеп куя. Ул бурычларын түли алмаган вакытта, проблема чыккач түгел, алданрак төзелергә тиеш. Күп кеше никах килешүенең шушы проблеманы булдырмый калырга ярдәм итүен белми.
– Өйләнешкәнчегә кадәр булган милек килешүгә кертелмиме?
– Юк. Анысы уртак милек саналмый. Ул – һәр кешенең үзенеке.
– Бу килешүгә хезмәт хакын кем – кемгә һәм күпме бирәсен дә теркәргә мөмкинме?
– Аны да, хезмәт хакын нәрсәгә тотасын да теркәргә була.
– Шәхси мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләү мәсьәләләре, аерылган очракта бала кемгә каласы турындагы пунктларны кертергә дә буладыр?
– Анысын инде юк. Никах килешүендә фәкать милек һәм финанс мөнәсәбәтләре генә теркәлә.
– Аны кая төзиләр һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә?
– Теләсә кайсы нотариаль конторада төзергә мөмкин. Бәясе милекнең бәясенә карап билгеләнелә. Уртача – 4-20 мең сум.
– Никах килешүен төзергә ике якның да риза булуы кирәк дип аңладым...
– Әйе. Ул ике яклы килешү.
Мөселманнарча килешү
Рәсми рәвештә язылышмаган парлар никах килешүен төзи алмый. Аның гамәлдә булуы өчен ир белән хатын язылышкан булырга тиеш. Сер түгел, кайбер парлар ЗАГСта рәсми теркәлмичә генә яши, икенче хатын алу күренешләре дә юк түгел. Бу очракларда хатын-кыз юридик яктан берничек тә якланмаган булып чыга.
– Аның өчен гадәти язма рәвештәге килешү төзелә. Анда кул кую да җитә, нотариуска бару мәҗбүри түгел. Ә судта ул үз көченә ия. Бу килешүне ислам кануннары буенча төзибез. Анда, әйтик, бала тапкан очракта ире хатынына машина яки башка бүләк бирә, бала тәрбияләүдә ничек катнашачагы, хезмәт хакының күпме өлешен гаиләгә тотарга, аерлышканда хатынына һәм балага күпе акча биреп барачагы һәм башка шундый пунктларны кертергә мөмкин. Әгәр дә болар үтәлмәсә, хатын-кыз шул килешү белән юристка килә, судка бару өчен дәгъва кәгазе языла. Күп кенә кызлар моның турында белми, шуннан проблемалары да барлыкка килә. Гадәти юристка түгел, мөселман юристына да килгәннәре юк. Мәһәрне вакытында бирмәүчеләргә дә килешүдә аның күләмен һәм бирү срогын теркәп була. Мәһәрне бирмәсә, аны судка да бирә аласыз. Милек мәсьәләсенә килгәндә, аны бүләк итү килешүе (дарственный) белән хәл итеп була.
Ел башыннан Россиядә 93 мең пар никах килешүен төзегән. Узган елны исә 110 мең никах килешүе теркәлгән. Биш ел элеккегә караганда, бу биш тапкырга күбрәк. Иң күп килешүләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Татарстанда төзелгән, дип яза “Известия”.
Комментарийлар