16+

“Нәрсә, гомер буе минем аста ятарга курыкмаганны, үлгәч кенә чирканасыңмыни?”

Марҗага өйләнеп, авыл тормышына беренче яңалык кертүче булган Нәгыйм абый. Бар эштә төгәллекне яратып, киләчәген алдан уйлап, яшәргә тырышкан.  Зур түземлек сорый торган һөнәре, әле без үскәндә дә шул ук – тимерне эретеп ябыштыручы иде.

Шунлыктан каберенә дә чардуганны күп еллар алдан үзе ясап, буяп куйган. Халык телендә шуңа бәйле гыйбрәт сөйлиләр. 

Нәгыйм абый чардуганын зур итеп ясап алып кайта. Мәрүсә түтәй моның сәбәбен сорый. Нәгыйм абый, хатыннының күңелен күрәм дип: “Ясаган ясаган икебезгә дә җитәрлек булсын дип тырыштым, үлгәч безне кайгыртучылар әллә була, әллә юк”, – ди. Тик марҗасы “тәртәгә” үзе исән чакта ук тибә. Үлгәч үзен рус зиратына җирләүләрен әйтеп калдырачагын җиткезә. Нәгыйм абый, күңеле төшеп: “Нәрсә, гомер буе минем аста ятарга курыкмаганны, үлгәч кенә чирканасыңмыни?” – ди.

Бу хәлдән соң күп сулар акты инде. Нәгыйм абыйга үзе ясаган чардуган эчендә тәки ялгызы “иркенләп” ятырга насыйп булган. Мәрүсә түтәй дә мәңгелеккә үз авылы зиратына күчте. Халык арасында гыйбрәт итеп сөйләрләк хатирәләр генә калды... 

Тик бу хикәяткә нокта куелмаган. Балаларының үлгәч, кайсы кая барачагын, хәзергәчә төгәл хәл итә алганнары юк әле...

Нурулла Гариф.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading