Кайвакыт нервыларны тынычсызлап алу өчен шушы социаль челтәрләргә бер сәфәр кылып алуың да җитә.
И йөрисең инде аннары үзең белән үзең сөйләшеп, андагы исәпсез-хисапсыз группаларга язган аноним авторларга җавап биреп. Алар синең җавабыңны ишетми дә, укымый да.
Алар ишетми, белми, син генә йөрисең тигез җирдә тузан туздырып, Шәргыяттә әйтмешли, "Нермыныкы Саймә, нермыныкы", бөтен чир нервыдан килә, нервыларны сакларга кирәк дип. Кемдер шартлый язган дип син дә шартларга димәгән бит инде. Хараплар булган икән, кызының роддомнан чыгышына кияве өч (!) роза чәчәге тотып, ә кемнәрдер гөл-чәчкәләрне кочагы белән күтәреп килгән. Менә шуңа шартлый язган инде әби кеше.
Шуны укыгач, миңа көне буена җитәрлек, башларымны әйләндерерлек, истәлекләрне яңартырлык эш булды ул.
Һе... бәбәйнеме? Бәбәйне аны без дә таптык.
Төрлесе булды, ак юрганга төреп бәбәй күтәреп чыккан чак та булды, ике кулың белән иреңнең беләгенә ябышып, башыңны түбән иеп бәбәйсез генә кайткан чак та. Казан-Киров поездының купе вагонында Казаннан Пүләнкәгә кадәр ак юрганга төргән бәбәебезне тотып бер вагонда берүзебез кайткан чак та булды. Тик менә өчне түгел, бер чәчәк тә биргән кеше булмады.
Бәбәйне барыбыз да бертөсле табабыз инде аны, беребезнеке дә агач ботагыннан гына сикереп төшми. Бәбәй табуы бар заманда да шул бер инде ул, тик заманасы гына башка. Хәзер яшь ананы чәчәкләр белән матур итеп каршы алалар. Безнең вакытта бик зур танышлык, бик зур "блат" белән генә таба алсаң кәнишне, бәбәй төреп алып чыккан акушерканыңмы, йә медсестраныңмы кулына бер коробка конфет тоттыралар иде.
Ирең кулындагы бер коробка конфет акушерка кулына күчә, ә аның кулындагы ак юрганга төргән бәбәй – ирең кулына. Казан роддомында теге без бәбәй тапкан заманда бәбәеңне күтәреп алып чыгып биргән акушерканың учына ир малай булса – биш тәңкә, кыз бала булса өч тәңкә салалар иде.
Ир бала белән кыз бала арасындагы тигезсезлек роддомнан ук башланган икән инде дип уйга төштем әле.
Шуңа бик күп гомер дә үтмәгән икән үзе, беткәнче кырык биш кенә ел.
Аннан соң инде "Ай-ли, Майтапны, башлар күрде байтакны" дигәндәй, башларның күргәне дә әз булмаган икән үзе.
Нигә әле һаман без дә без диеп мактанып утырам соң мин? Баланы бит аны безгә кадәр дә тапканнар. Әниләр тапкан, әбиләр тапкан.
Без әле өйдә туганбыз, кендек әби белән, безнең авылда әйтелгәнчә "әбилек" белән.
Бер заманны, ягъни 1955 елда безнең авылда да бала табу йорты ачканнар, байлардан калган аскы каты таш, өске каты агач ике катлы бинаның икенче катында ачканнар аны. Урам яктагы бүлмәдә медпункт, бакча ягына караганында роддом. Халык телендә икесе дә пункт инде аның. Исемдәмени хикмәт, җисемдә бит. Хатын-кызлар рәхәтләнеп якты-чиста бүлмәдә таба башлаганнар баланы, кара мунчада да, бер көтү семья членнары яшәгән дүрт почмаклы кечкенә генә өйдә дә түгел. Тик бу рәхәтлекләре генә бик озакка бармаган, чөнки бала тапкан хатыннарны роддомда дүрт көн ашатып-эчертеп торырга колхоз склад-амбарында азык-төлек булмаган, әниләргә тагын бәбәйләрен кара мунчадамы, йә булмаса бөтен гаилә членнарын вакытлыча күршеләргә күчереп торып шул дүрт почмаклы үз өендәме табарга калган.
Әле үзебезнең классташлар группасында кайда туганыбызны сөйләшеп алдык та, кемдер мин роддомда туганмын димәкче дә булган иде, туп-тучны итеп фактлар белән раслагач ризалашты тагын. Тик "Каян беләсең син барсын да" дип кенә аптырашып алдылар, ник белмәскә, мин үземнән соңгы биш туганымның кайсының роддомда, кайсының әттә салган шыңгырдап торган яңа нарат өйдә туганын беләм бит. Авыл тарихы шул без бит инде ул, безнең гомерләр, безнең язмышлар, тарих шулардан языла.
Ярар, үз гаиләм тарихы белән бәйләп тагын авылым тарихына әйләнеп кайтыйм әле, ике ел авылны яңа туган бәбәйләр тавышы белән сөендергәннән соң, роддом ябылган, сәбәбен яздым инде. Тик роддомда бәбәй табуның уңай якларын белгән-аңлаган әниләр-нәнәләр ике ел өйдә бәбәй табып караганнан соң, колхоз идарәсенә яңа тәкъдим куйганнар: безгә ашау-эчү булмаса да ярый, аны өйдән дә алып килә алабыз, сез безгә роддомны гына ачыгыз.
Кәнишне, роддомда Наһар апаның йомшак куллары белән башларыннан сыйпап, сыпырып-назлап кына бәбәй таптырулары, бәбәй тапкан хатын-кызның үзен дә, яңа туган сабыен да юындырып-коендырып тәрбия кылулары, өйдә бәбәй тапкан безнең әниләр моны күргәнмени? Аның өстенә тагын сый-хөрмәт. Роддомда бәбәй тапкан хатын-кызга бәбәй ашы, бәбәй күчтәнәче күтәреп көне буенча туган-дуслар-күршеләр килгән. Күчтәнәчләре дә авылча, кемдер токмачлы аш, кемдер пирәмәч, көз көне булса кәбестә тәкәсе, җәй көне булса, яңа бәрәңге, барысы да авыл сые, авыл хөрмәте. Чәчәк күтәреп килгән бер генә кеше дә булмаган ул заманда. Нәкъ Сәвит заманында хөрмәтле Л.И.Брежнев әйткәнчә, "Икмәк булса, җыр да була".
Кешенең тамагы туйгач кына матурлыкка күзе төшә.
Без нигәдер үткәннәргә әйләнеп карамыйбыз, бүгенгегә шөкер итмибез.
Безнең бүген тамак тук, артыгы белән тук, без кибеттә сайлана-сайлана ризык алабыз. Тарихны онытабыз, югыйсә әле бит менә барлы-юклы җитмеш ел элек кенә колхозларның бала тапкан хатын-кызларны кысыр аш, борчак боткасы белән туйдырырлык та хәле булмаган. Күп туган ул заманда балалар, елына утызар-кырыгар бала тапкан әниләр. Сугыштан соңгы экономиканы күтәрергә эшче көчләр кирәк булган, басулар тутырып иген үстерергә, фермаларда сыер саварга, завод станоклары артында эшләргә эшче көчләр кирәк булган. Чөнки сугышны егерме миллион корбаннар хисабына җиңгәнбез.
Ә илнең-колхозларның шуларга алмаш итеп үстерерлек бала тапкан хатыннарны авыл роддомында дүрт көн ашатырлык та хәле-рәте булмаган...
Җәмәгать, бүгенге рәхәтлеккә мең шөкерләр әйтик тә, үткәнгә борылып карыйк, балаларга-оныкларга ипинең күпме көч салып үстерелгәнен аңлатыйк.
Хәер, белмим инде, булмастыр ул, чөнки кызын роддомнан өч роза чәчәге белән каршылаган киявенә ачудан шартлый язган әби кеше оныгына ипи кадере турында сөйләр дип уйлыйсызмы? Белмим...
Күңелемнән генә әнидән ишеткән дога сүзләремне кабатлыйм: "Раббым, җир өсләренә хәерле-шифалы яңгырлар ирештер, бәндәләреңне ачка тәкъдирләмә". Ә яңгыр бик тансык кунак әле ул быелгы җәйдә. Чәчәкме? Чәчәк ул чәчәк инде. Аны мин үзем дә яратам, тик букетта күз яше түгеп утырганын түгел, түтәлдә күз явын алып утырганын...
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар