«Солдатка - җиңү ашы» акциясенә Балтач районы халкы дәррәү килеп кушылган.
Әлеге саваплы эшнең башында торучыларның берсе Чепья урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, Пыжмара авылының яшь волонтер егете Ислам Әсхәдуллин бу эшне Ленара апа Гарәфетдинова белән бергә Балтач районында да җәелдереп җибәргән. "МХОга ярдәм" дигән төркемдә үзенең нияте турында белдергән. Шулай итеп, "Балтачның Җиңү ашы" дип аталган акция игълан ителә.
– Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә бары тик хәләл ризыклардан гына тиз пешә торган коры ашлар хәзерләү ысулын Саба хатын-кызларыннан күреп алдык, - ди Ислам. – Телефон аша алар белән элемтәгә чыгып, ашны әзерләү технологиясе белән кызыксындык. Алар безгә онлайн мастер-класс үткәрделәр. Менә шуннан җиң сызганып эшкә тотындык. Бөтен Балтачны колачлап алдык дисәм дә ялгыш булмастыр, мөгаен. Әти-әниемә бик рәхмәтле, алар минем идеямны хуплап алды. Бер көн аш тутырмый калсам да, ник тутырмыйсың диләр. Коры аш ясауның да үз тәртибе. Тавык һәм сыер итенең фәкать майсызын гына пешереп иттарткыч аша чыгарасы, киптерәсе. Кишер, чөгендер фольгага төреп пешерелә, бәрәңгене дә кабыгы белән пешерәсе. Болардан тыш төрле тәмләткечләрне, сохарины киптерүнең дә үз тәртибе бар.
Әзер чимал махсус пакетларга тутырыла. Әзерләнгән порцияләрне гуманитар ярдәм илтүчеләр аша биреп җибәрәләр.
– Хәзерге вакытта 3 мең ярымга якын аш ясалды. Мондый зур эштә миңа райондашлар нык булыша. Нөнәгәр, Чутай, Ор, Шеңшеңәр авылы апалары аеруча актив, - дип "МХОга ярдәм" төркеменең волонтеры Ленара Гарәфетдинова, – Балтачның үзендә аерым бер җыю пункты бар. Әле үзебез карабодай ашы уйлап таптык. Карабодайны пешереп киптерәбез, аңа пешкән ит кушабыз. Суга саласың да, менә дигән азык була. Һәрбер өлеш-порциядә "Балтачның Җиңү ашы - токмач", яки борщ дип язылган. Бер кешелек пакетка ике кешегә җитәрлек аш тутырабыз. Егетләребез иптәшләре белән бергәләп ашарлар. Кайнар су салганнан соң 10-15 минуттан әзер була торган ашлар ашарга да, әзерләргә дә җиңел. Батырларыбызга мондый ярдәм бик мөһим. Туган яктан килгән ризык белән җылы сүзләр дә солдатларның сугышчан рухын ныгыту да мөһим дип саныйбыз, чөнки ерак җирләрдә райондашларыңның ярдәмен, җылысын тою бик кирәк! Егетләребездән, аларның якыннарыннан бик күп кайтавазлар килә. "Өйгә кайткан кебек булдым, ай-һай тәмле", ди хәрбиләребез. Бу догалы ризык илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезнең беләкләренә көч, тән сихәте, йөрәкләренә дәрт, Җиңүгә ышаныч өстәсен иде. Туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.
Ленара апа әйтүенчә, халкыбыз бердәм. Шунысы куандыра. Авыл халкы бәрәңге, чөгендер, кишер белән булышалар. Моннан тыш, майсыз ит, кош ите кирәк бит. Аларны алу да билгеле бер чыгымнар таләп итә, моның өчен кайберәүләр волонтерларга акча күчерә.
– Ул ашларны Балтачлылар гына түгел, башка район егетләре дә татып караган. Әзерләве бик җиңел бит, пакеттагы катнашманы кайнар суга бушатасың да, ул 10-15 минутта әзер була. Һәркемгә дә рәхмәтемне белдерәсем килә, апаларыбызның исемнәрен атап бетерү мөмкин түгел. Һәркайсына афәрин диясе килә, - диде Ислам.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар