Карбызны апрельдә үк сата башласалар да, аның чын сезоны август уртасыннан гына башлана.
Карбыз күп түгел
Базарга барып, бәяләре белән таныштык. Килограммы 50-55 сум. Дагестан, Үзбәкстан һәм Волгоград карбызлары сатыла.
– Иң тәмлесе Үзбәкстанныкы. Аннан кала Дагестанныкы. Анда эссе, ә карбыз баллы булсын өчен кояш кирәк, – ди сатучы Шәүкәт.
Әйтүенчә, быел сатуда карбызлар узган ел белән чагыштырганда азрак икән.
– Яз башында кыраулар, ә июльдә бик эссе булды. Эссе артыкка китсә дә начар, карбыз өлгермәгән килеш пешеп юкка чыга. Дагестанда уңыш соңгарак калып өлгерде, аларны без иртәрәк сата башлый идек, – ди сатучы.
Яхшы карбызны ничек дөрес сайларга дип сорагач, әйтәсе килмәде. Тәмлесен үзем сайлап бирәм, баллы булды дип иртәгә дә киләчәксез әле, миннән алган кеше тагын килеп ала, дип сөйләнеп калды.
Икенче бер сатучы Волгоградтан килгән карбызларны сата. Бу иң тәмлесе дип, анысы үзенең товарын мактады.
Карбызны ничек дөрес сайларга?
Базардагылар әйтмәгәч, бу сорау белән без Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Лилия Шәнгәрәевага мөрәҗәгать иттек.
– Карбызның тышкы кыяфәтенә игътибар итегез: ул бәрелгән, чатнаган булырга тиеш түгел. Өлгергән карбызның кабыгы – караңгы яшел, сырлары ачыграк төстә була. Кояш астында җитәрлек яткан карбызның табы ачык сары төстә булырга тиеш. Мондый карбыз баллырак дигән сүз, – дип киңәш бирде ул.
Өлгергән карбызга шакыганда, аннан тонык тавыш ишетелергә тиеш икән. Куллар белән кысканда, ярылып киткәндәге тавыш чыккан сыман була.
Зурлыгы сортыннан һәм каян китерелгән булуыннан тора. Бер партиядән сайласагыз, эрерәкләрен алыгыз. Әмма артык зурысына кызыгырга кирәкми: аларны химикатлар белән үстергән булулары бар. Ә кечкенә карбызлар еш кына баллы булмый.
Яхшы карбызның койрыгы яшел йә коры, ә бозылган карбызныкы –караңгы төстә һәм шиңгән була.
Карбызны аны сату өчен билгеләнгән урыннарда гына сатып алырга кирәк. Юл читендә һәм транспорт тукталышларында сатылганнарын алмагыз. Алар махсус аслыкта торырга һәм өсте каплаулы булырга тиеш. Сатучыдан сыйфатын раслый торган документларны күрсәтүне сорагыз.
Киселгән карбызны алырга ярамый. Пычак белән бергә аңа микроблар һәм пычрак эләгергә мөмкин.
Ашар алдыннан карбызны сабын һәм җылы су белән юып, сөлге белән киптерегез. Киселгәнен суыткычта сакларга кирәк.
“Өлгермәгән яки артык пешкән карбызны сатучыга кире кайтарып буламы?” дип тә кызыксындык без Лилия Шәнгәрәевадан.
– "Кулланучылар хокукларын яклау турында" закон нигезендә, сатучы кулланучыга тиешле сыйфаттагы товар бирергә һәм аның куркынычсызлыгын гарантияләргә тиеш. Карбызга килгәндә, бу очракта бераз катлаулырак, чөнки аның сыйфатлымы, юкмы икәнен кисеп карамыйча белмисең. Үзенчәлекле тәмсез ис, тәм яки бозылганлыгын күрсәтә торган башка ачыктан-ачык билгеләре табылса, сатучыдан акчаны кайтаруны яки товарны алыштыруны таләп итәргә мөмкин. Башта товарны күрсәтеп һәм килеп туган хәлне аңлатып, телдән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә сатучы акча кайтарудан яки алыштырып бирүдән баш тарта икән, дәгъваны язмача белдерегез, еш кына мондый мөрәҗәгатьләрне сатучылар җитдирәк кабул итеп, проблеманы хәл итәргә тырышалар. Алай да булмаса, кулланучының судка мөрәҗәгать итү хокукы бар, – диде белгеч.
“Быел карбызлар зуррак та”
Карбыз-кавыннар хәзер безнең Татарстаныбызда да үсә. Әле ниндиләре диген, кып-кызыл эчле, баллы, унбишәр килограммлы. Узган елны интернетта Алексеевск кешесенең хәтта 18 килограммлы карбыз үстерүе турында язып чыкканнар иде.
Балтач районының Чутай авылында яшәүче Гөлзифа апа Нәҗипованың да карбызлары хәйран зур булып үсеп яталар.
– Беренче тапкыр без аны өч-дүрт еллар элек утыртып карадык. Кызым өчәр төрле сортлы карбыз белән кавын орлыклары алып кайткан иде. Шулар арасында иң тәмле дип тапканнарының орлыкларын алып калып, көзен шуны утырттык. Хәзер инде сортының исемен дә белмим, ел да ашаган карбызның орлыгын әзерләп калдырабыз. Әллә ни зур мәйданда утырмыйбыз, бәрәңге бакчасының бер почмагында гына үсәләр. Быел кыраулар беткәч, майның егермеләреннән соң уҗымлатып утырткан идек. Утыртканда су сиптек, ике тапкыр чүбен утадык. Интернетта ян ботакларын кисеп алырга кирәк дип өйрәтәләр. Без кисмибез дә, өзмибез дә. Аллаһның рәхмәте белән, ел да карбызларыбыз күп була. Узган елны тачка белән ташырга туры килде. Күршеләргә, туганнарга да тараттык. Быел да уңышы мулдан булыр кебек. Үткән еллардагыдан да зуррак та кебек алар. Әле авыз итеп карамадык, – ди Гөлзифа апа.
Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында да карбыз үстерәләр. Бер-икесеннән авыз итәргә дә өлгергәннәр инде.
– Карбызларыбыз сусыл, баллы. Тәмнәре безгә бик ошады, – ди Гөлүсә Хөсәенова.
Алар да карбызны дүрт ел элек үстерә башлаганнар. Шул дүрт елның берсендә генә уңыш булмаган. Үсентеләре суыкка эләккән.
– Быел да башта салкыннар, аннары коры, эссе булды. Суы да ике тапкыр гына сибелде. Гадәттә, үсентеләрне ачык туфракка күчереп утыртканда, җирен ком белән аралаштырабыз. Бу юлы алай эшләп тормадык. Дымны саклап торсын өчен, төбен салам белән мульчәләдек. Чүбен утып тордык. Дөресен генә әйткәндә, быел аларга игътибар бик булмады да. Әмма шуңа да карамастан карбызларыбыз күп булды, – ди Гөлүсә.
Чамасын белеп ашагыз
Карбызны барыбыз да ярата анысы. Әмма аны көнгә ике-өч кисәк, якынча 300 грамм гына ашарга ярый икән. Нутрициолог Гөлнара Таҗиева әйтүенчә, аны күп итеп кулланган очракта, ул ашказаны-эчәклек трактында дискомфорт китереп чыгарырга мөмкин. Канында шикәр күп булган кешеләргә дә сак булырга кирәк: аңарда фруктоза белән глюкоза күп. Бөерләрендә проблемалар булганнар да игътибарлы булсыннар, чөнки ул организмнан сыеклыкны күп бүлеп чыгара. Күп ашалган карбыз бәвел кудырта һәм шуның белән организмнан барлык электролитларны чыгара. Шулай ук аллергия булырга мөмкин.
Файдасына килгәндә, карбызда кайбер файдалы матдәләр: пектиннар, магний, кальций, натрий, калий, фосфор, тимер, тиамин, рибофлавин, кремний, А витамины, ниацин, фолий кислотасы, каротин, аскорбин кислотасы бар.
– Шулай ук ул антиоксидантларга, С витаминына бай. Шул үзлекләре белән йөрәк авырулары куркынычын киметә, бавырны токсиннардан чистарта. Карбыз йомшагында кремний да күп – ул сөякләр ныклыгы, буыннар хәрәкәтчәнлеге өчен кирәк, тире, чәч һәм тырнаклар өчен мөһим. Никадәр генә файдалы булса да, чамасын белеп ашарга кирәк, – диде белгеч.
Комментарийлар