16+

Озак яшәү сере – шөкер итүдә

Апас районы Олы Бакырчы авылында яшәүче Майтап әби Зәйнетдиновага күптән түгел 100 яшь тулды, дип хәбәр итә Апас районы газетасы.

Озак яшәү сере – шөкер итүдә

Апас районы Олы Бакырчы авылында яшәүче Майтап әби Зәйнетдиновага күптән түгел 100 яшь тулды, дип хәбәр итә Апас районы газетасы.

Әбинең яшьлеге рәхәттә узмаган, аңа окоп казырга да туры килгән, яшь кызны урман кисәргә дә җибәргәннәр. Ачлык-ялангачлык елларын бүген дә куркыныч төш кебек искә ала ул, ипинең кадерен белергә кирәк, ди. Авыр елларда ачлыктан егылган атына чәйнәп ипи ашатканын бүгенгедәй хәтерли.

100 яшенә җитсә дә, Майтап әби бүген ялгызы гына яши. Шөкер, үзен йөртә ул. Бар җирдә чисталык. Капка төбенннән үк пөхтәлек күзгә ташлана. Бакчасында яшелчәләргә кадәр үстерә. Кешене таный, кунакларны кочак җәеп каршы ала. Яныннан кешенең өзелгәне юк. Әле балалары, оныклары кайтып җитә. Күршеләре кереп хәлен белә. 100 яшьлеге белән котларга Апас районыннан да килгән булганнар. Озак яшәвенең серен Майтап әби тормыштан канәгать булып, шөкер итеп яшәүдә күрә. Көн саен белгән догаларын укый, һәр туган көнгә рәхмәт әйтә.

Фото: apastovo.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading