16+

Пенсиягә чыккач иҗатка чумган: әкияти капка төбе туристларны да сокландыра

Монысы – Алтын Урдага нигез салучы Батый хан, ә монысы – данлыклы Сөембикә-ханбикә, шаман барабаны тотканы – Якут кызы...

Пенсиягә чыккач иҗатка чумган: әкияти капка төбе туристларны да сокландыра

Монысы – Алтын Урдага нигез салучы Батый хан, ә монысы – данлыклы Сөембикә-ханбикә, шаман барабаны тотканы – Якут кызы...

Капка төбендәге һәр сын турында керәшен бабае Виталий Семенов озаклап сөйли ала. Аларны тудыруга күпме көч куйган бит. Пенсиягә чыкканнан бирле, менә инде 25 ел, ул иҗади фантазиясен тормышка ашыра. 

Балык бистәсендә әлеге капка төбе яныннан берәү дә туктамыйча узып китә алмыйдыр. Биредә тудырылган әкияти дөньяның һәр детален, һәр персонажын җентекләп карыйсы-өйрәнәсе килә. Урманнан табып алынган агачлар да, иске калайлар да, пластик шешәләр дә Виталий Семенов кулында яңа төсмер алган. 85 яшен тутырган булса да, эшсез тора белми ул: гел кайдыр ашыга, орчык кебек бөтерелә. 

Хатыны Мария түтәй белән алар 58 ел бергә гомер итәләр. Йорт-җирләрен ял итеп тотуга икәүләп зур көч куя алар. Өйләре моннан күп еллар төзелгән булса да, күз явын алырдай милли тәрәзә йөзлекләре ясатып элгәннәр, бакчаларында бер чүп үләне тапмассың. Шулкадәр тәртип, һәрнәрсәнең – үз урыны.  

Виталий дәдәйнең һәр көне иртәнге өчтә башлана һәм кичке алтыга кадәр дәвам итә.  Хуҗалык эшләреннән бушаган арада күңеленә якын шөгыленә чират тия. Кечкенә генә гаражында көйләнгән эш урынында ул калай, күн, камыш, хәтта пластик шешәләрне дә иҗат җимешенә әйләндерә.

Мария Семенова сүзләренчә, гомере буе шофёр булып эшләгән дәдәй үз вакытында эштән кайтып кермәгән. Шуңа күрә лаеклы ялда иренең шундый шөгыль табуына сөенә генә ул. Һәр кешенең нинди дә бер мавыгуы булырга тиеш, дип саный. Үзе дә элегрәк бәйләү белән мавыккан, хәзер генә күзләре беткән.  

Виталий дәдәй үзенең иҗади сәләтен тумыштан бирелгән бүләк дип саный. Бернинди рәсем мәктәпләрендә укымаса да, кечкенәдән кулында каләм-пумала була. Армия сафларында хезмәт иткәндә иптәшләренә хәрби альбомнар бизәшә, лозунглар яза, рәсемнәр төшерә. Әмма пенсиягә чыкканчы сәләтен тиешенчә кулланырга ирек тә, вакыт та булмый. Олыгыйган көнендә исә иҗатта рәхәтлек таба ул.
–Бу эш бик күп вакытны ала, зур көч һәм сабырлык таләп итә. Әмма уемдагыны тормышка ашыргач, җан-тәнгә шундый рәхәтлек килә, – ди оста.

Шул рәвешле капка төбендә бер-бер артлы мәһабәт пальмалар, экзотик чәчәкләр, гөмбәләр “үсеп чыккан”. Бакалар, казлар, әтәчләр “оялаган”. Болар барысы Убырлы карчык ызбасы, кое, җил тегермәне тирәли урнашкан. Өй каршысына сыймаганы бакча артында урын алган. 
–Иң авыры кеше сыннарын тудыру, – ди Виталий Семенов. – Агачны уеп, йөз чалымнарын булдыру, кеше төсмерен кертү өчен күп сәгатьләр вакыт таләп ителә. Аннары кием табуы кыен. Менә Сөембикә-ханбикәнең күлмәкләре тузды инде. Барысы да ачык һавада бит – кояш, яңгыр, кар-бураннар үзенекен итә. Шуңа күрә вакыт узу белән яңартып торырга кирәк. 

Бүгенге көндә оста яңа зур эшкә тотынган – казакъ даласындагыдай юрта ясый башлаган. Планнары зурдан, тормышка ашасы хыяллары күп әле. Виталий Семеновка аларның барысын да тормышка ашырырга насыйп булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading