Кирәкмәгән әйберләр җыючы кешеләрге плюшкин синдромы хас диләр, фәнни телдә исә хоардинг дип атап йөртәләр икән.
- Иске яңаны саклый! Ә син бөтен нәрсәне тотасың да ягасың! - Күрше апаның вакыт-вакыт мине шулай үз итеп кенә әрләп ала торган гадәте бар.
- Кулланылмаган әйбернең тузан җыеп ятуыннан ни мәгънә? – дип мин дә бәхәсләшкән булам.
- Авылда бер нәрсә дә әрәм булмый! Көз көне бәрәңге өстенә ябарга менә дигән бит болар! – Монысы минем кара төтеннәр чыгарып ишегалдындагы мичкәдә одеал ише чүпрәк-чапракны якканны күргәч әйтүе.
Кем ничек, мин артык-пыртык әйбер тотарга яратмыйм. Искерергә өлгермәгән әйберләрне дә, савыт-сабамы ул, кием-салыммы, башка нәрсәме, яна торганын җыеп ягам, яндырып булмый торганнарын чүп машинасына чыгарып куям, яки кешегә бирәм. Шундый “ревизия”дән соң дөньялар иркенәеп, сулышлар ачылып киткәндәй була. Кирәге чыгар, дип олау-олау иске-поскы җыеп ятучыларны аңламыйм мин. Кулланылмыйча ничәмә-ничә еллар тузан җыеп ята икән, кирәге юк, дигән сүз ич инде. Психологлар искене түгел, хәтта 2-3 ел гына киелми яткан күлмәк-ыштаннарны да чыгарып болгарга куша әле анда әнә. Иске әйбер тискәре энергия җыеп ята, уңай энергия әйләнешен боза, дигәнрәк фикерне алга сөрәләр. Шулайдыр, шкафтагы киштәләр ярым бушап калгач та ниндидер җиңеллек барлыкка килә сыман бит.
Берзаман миннән күрмәле дустым да артык әйберләрдән арынырга уйлады. Шкафның караңгы почмакларыннан хан заманыннан бирле кулланылмый яткан тау кадәр чүпрәк килеп чыкты, дип исе китеп сөйләде. Инде барлыгын да оныткан әйберләрен күреп шаккаткан. “Көне буе чүпрәккә күмелеп утырдым, әмма ташларга тиешле әйберләр җыелган күч янә шкафка кереп урнашты, кирәге чыкса, дип урыннарына кире алып куйдым”, ди.
Минем дә, ташлама, ник ташлыйсың, дигән сүзләргә алданып жәлләп калдырганым бар. Әмма ул әйберләр барыбер кулланылмыйча ята-ята да, күпмедер вакыттан чүплеккә оча. Түгү, ташлау, ягу – исраф гамәлдер инде ул, анысы белән килешәм. Ләкин исраф дип чүп җыеп яту да дөрес түгелдер. Сүз бит чынлап торып кулланылмыйча яткан кирәксез әйберләр турында бара.
Хәтерлисезме, элек узарыштан бәллүр савыт-саба җыю модада иде бит. Бәллүрләр сервант, стенкалардан бик кадерле кунаклар килгәндә генә чыга иде. Әле аларның бәясен күрсәгез... Мәскәүгә баргач Хрусталь җитештерү заводыннан дөнья кадәр бәллүр савыт-саба җыеп кайтканым хәтердә. Күзләр дә шул бәллүр кебек ялтыраган иде ул чакта. Хәзер аларның да кирәге калмады. Пыяла артына бизәп кую заманнары да узды. Аннан хатын-кыз бит әле ул шундый нечкә зәвыклы зат. Гел яңалыкка, үзгәрешкә омтыла. Яңасын, матуррагын, заманчарагын аласы килә... Менә шулай җыела инде тузан җыеп ята торган әйберләр... Ә мин аларны һич кызганмый таратып бетердем. Бәллүрен дә, бүтән төрле савыт-сабаларны да. Кайбер дусларым мәктәпкә, балалар бакчасына, картлар йортларына илтеп тапшырган. Савыт-саба еш ватыла, җиткереп булмый, дип рәхәтләнеп алалар, диделәр.
Ә шулай да кайбер вакытта татар халкының “Иске яңаны саклый” дигән хикмәтле вә зирәк мәкаленең хаклыгына да инанырга туры килә. Көзен салкыннар башланыр алдыннан дусларым берничә капчык бәрәңге китереп китте. Урнаштырганчы салкын тешләмәсен өчен нәрсә белән дә булса өстен каплап куярга кирәк бит инде! Ләкин ни хикмәт, елап эзләсәң дә, өйдә ник бер иске одеал кисәге калсын!
Иркә Саматова.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар