16+

Рәис Шәкүров: «Сөт минем бакчада үсә» (ВИДЕО)

Арча районының иң тырыш һәм булдыклы кешеләренең берсе ул Рәис абый Шәкүров.

Рәис Шәкүров: «Сөт минем бакчада үсә» (ВИДЕО)

Арча районының иң тырыш һәм булдыклы кешеләренең берсе ул Рәис абый Шәкүров.

Ашытбаш авылына юл тотуыбызны белгән кешеләр, кемгә барасыбызны әйтеп куймаган булсак та, Рәис абый янына керми чыкмагыз, аның кебек эшнең – тәмен, тормышның ямен белеп яшәүче юктыр, диде безгә. Бернинди кредитлар алмыйча, хуҗалыгында күп итеп малын асрый, яшелчәсен үстерә, үзе җитештергән продуктларны бернинди арадашчыларсыз сатып та җибәрә белә, авылда эш юк дигән яшьләр өчен үрнәк кеше, дип тә өстәделәр.

Күп итеп мал асраучы гына түгел, кырык баш умарта да тота, ике теплицада кыяр, бер гектар җирдә бәрәңге үстерә, унбиш гектарга печән чәчә, җәй көне мунча себеркесе бәйләп сата, буш вакытында тальянда уйный, концертларда да катнаша икән әле Рәис абый.  Кызыклы әңгәмәдәш булуы белән сокландырды ул мине.
 
«Бәрәңгене иткә әйләндерәм»

Хуҗалыгы белән таныштыруны маллар торган сарайдан башлады. Юл уңаенда аның ветеринар-зоотехник булуын, 20 ел ферма мөдире, аннары тагын 20 ел умартачылыкта эшләвен белеп алдым. Терлекләрне гомер буе күп итеп асраганнар.

Хуҗалык сыерларын кап­латырга голштин-фриз токымлы ике үгез тота. Аларны өч яшькә кадәр асрый. Суярга вакыт җиткәндә 1,5 тоннага кадәр авырлыкта булалар, ди. Узган елны суйганыннан ите генә дә 675 килограмм чык­кан.

– Өч елга кадәр тоткач, ите мунчалалы була торгандыр инде, диләр. Эш терлекне ашата белүдә бит. Суярга ике ай кала, арпа онын апара итеп пешереп бирәм, 2 кило онга кайнаган бер чиләк су һәм тоз салам, ул коймак камыры сыеклыгында була. Пешергәч, шикәр барлыкка килә һәм мускуллардагы җепселләрне кисә. Шуннан үгез ите тананыкы кебек тәмле була. Бу апараны суя торган бөтен хайванга да ашатырга кирәк. Сыерларга файдасы булсын өчен әчетеп бирәм. Үгезләргә каплаткан вакытта апарага йомырка да салам, ул аның спермасын яхшырта, – ди Рәис абый.

Рәис абыйның улы бәрәңгеләрен базга урнаштыра иде. Бәрәңге тау булып өелгән. Моның кадәрне кая куеп бетерәсез дип сорагач, ит, сөт, майга әверелдерәм, диде миңа Рәис абый. Бу сүзенең хикмәтен аңладым. Бәрәңгене ул малларга ашата икән. Үгезләрнең һәрберсенә көненә 24шәр килограмм пешкән бәрәңге бирә. Пешкәч, әлеге дә баягы, шикәр барлыкка килә. Өч сыерга көненә 8әр кило чи бәрәңге тия. Хуҗалары көндез шулай ук 8 кило печән ашата, кичке якка тагын 8әр кило бәрәңге сала. Организмнарына шикәр керсен, сөте-мае тәмле булсын өчен 16шар килограмм пешкән бәрәңге дә бирә. Бер сыерга гына да көненә 40 кило бәрәңге китә. Шул бәрәңгене өч тапкырга бүлеп бирә булып чыга.
– Менә шуннан бәрәңгене күп итеп үстерү үзен аклый да инде. Казанга алып барып сатканчы, аны терлегеңә ашату отышлырак. Миңа терлек көн үткәрү өчен түгел, продукция алу өчен кирәк. Шул рәвешле бәрәңгене ит, сөт һәм майга әйләндерәм, шулай файдасы күбрәк, – ди әңгәмәдәшем.

Сыер кыш буе сөт бирсен өчен нишләргә?

Бакчада 10 сотый җирдә мал чөгендере үсә. Рәис абый бәрәңгедән соң бер сыерга көненә 25-30 кило чөгендер ашата башлый. Малларны кичке сәгать тугызда да ашатып керә. Терлек тагарак­ларына үзләренең пай җирендә үстерелгән яхшы люцерна печәнен сала. Шушы люцерна печәнен ашатсаң гына сыерның сөте мул була икән. Кындырак үләненнән әзерләнгән печәннең файдасы юк, Рәис абый аны яшел салам ул, ди. Тагын бер киңәш: сөте мул булсын өчен, сыерны октябрь-ноябрь айларында бозаулату дөрес.
– Алар кыш буе сөт бирә, җәен яшел үләнгә чыккач мәҗбүри бирә. Мин өч сыерны өч срокта бозаулатам. Шуңа сөтсез торганыбыз юк, – ди тәҗрибәле терлекче.

Терлеккә җылы су эчертми. Югыйсә авызына чуан кебек арпа дигән әйбер чыга. Шуннан терлекнең эче сыегая, ашамый башлый һәм ябыга, ди Рәис абый.
Бозауны, яхшы сөт алу өчен, кайчан тәрбияли башларга дип тә сорыйлар икән аңардан.

– Анасының эчендә булганда ук, дим. Сыерны бозауларга ике ай кала ташлатырга кирәк. Шулай иткәндә, бозавы зур һәм сәламәт була. Ташлату бик җайлы, коры салам саласың да салкын су гына эчерәсең. Шунда ук җиленендәге сөт кибә. Элеккеге рацион белән ашатсаң, сөте бетми. Сыерны бозаулаганчы саусаң, бозавының йә сөт каналлары өлгерми, йә җилене үсми. Тана бозауга 380 литр сөт бирәсең, 400 литрга кадәр эчерсәң тагын да яхшы, ул урынында басып тора алмыйча, сикереп кенә торган бозау була. Бозауны 18 айдан каплатасы. Лапаста гына тотарга кирәкми. Көтүгә яки арканга чыгарыгыз, чөнки аңа кояш нурлары да кирәк, – ди яңа танышым.

Ат җене кагылган

Хуҗалыкта голштин-фриз токымлы өчәр сыер, бозау һәм ат бар. Сыерлары көненә 25-30 литр сөт бирә, майлылыгы да югары – 4,5 процент.
Бер атын бакчада эшләр өчен генә тота. Нишләп трактор белән эшкәртми, дисезме? Аларның бакчалары тау­лы икән. Анда ат кына керерлек. Аннары ат кышын урмандагы умарталыкка да йөрергә җайлы. Ә Карлыгач кушаматлы бер атны Сабан туе өчен генә тота. Аны ел саен матур итеп бизәп бара да, беренче урынны алып кайта. Рәис абыйның әйтүенчә, аның бер көн дә атсыз торганы юк. Миңа ат җене кагылгандыр, ди ул. Әтисе аны ике яшьлек вакытында ук атка ыңгырчакка «ябыштырып» утыртып куя торган булган. Ул шунда йоклап та киткәләгән, әмма иярдән бер дә егылып төшкәне булмаган.

Тавыкка шампан шешәсен ашата

Сарыклар да асрый. Ике төрле токымлы сарыкны кап­латып, «көрәк койрык» токымын китереп чыгарган. Тәкәсенең авырлыгы 140 килограммга җитә, сарыклары 35әр кило була.

Маллар яныннан узып, тавыклар янына кердек. Шунда Рәис абый бала вакытын искә төшереп алды. Капка төбендә кич утырган хатын-кызларның вак йомыркадан күгәрчен бәбие кебек кенә вак чеби чыга икән дип сөйләшүләрен ишетә ул. Шуннан күгәрченнәргә иң кечкенә тавык йомыркаларын менгереп сала. 21 көннән чыгуларын да ишетеп калган була. 22нче көнне менеп караса, ундүрт йомыркадан сигез чеби чыккан. Тавыклар белән кызыксыну бала чактан ук килә, ди ул.

Инкубатордан чебиләрне үзе чыгара. 500ләп чеби чыга. Аның 100ен үзенә алып кала, калганнарын сата. Бройлер белән кызыл тавыкны кушылдырып, «БК–16» дигән токымлы чеби чыгарган. «Б»сы – бройлер, «К»сы кызыл тавык дигәнне аңлата. Тавыкларның берсе-берсе биш-алты кило була икән. Әтәчләрен зоопаркка хәтле килеп алып киткәннәр. Бу әтәчләргә тавыклар чыдый алмый, шуңа аларны сатып бетергән. Барысы җиде төрле токым тавык асрый. Кышын-җәен көн саен йомырка салалар икән.
Рәис абый тавыкларга кыш көне шампан шәрабын ватып ашата. Гади шешәләр телен кисә, ә бу шешә калын була, аны яратып ашыйлар. Шешә ашатуның сәбәбе – йомырка кабыгын калынайта.

Чеби үстерү серләре белән дә бүлеште. Инкубатордан чык­кач, аларга 42 градус эсселек кирәк. Сөякләре формалашсын, канатлары, койрыклары әйбәт чыксын өчен, 12 сәгать буе ут яктыртып тора. Биш көнгә кадәр – йомырка, аннары тары ашата. Унынчы көнгә температураны 36га кадәр төшерә. Канат чыккан саен, шулай акрынлап киметеп бара. Бер айдан сарайга чыгара, анда да ут кабызып тора. Чеби чыгарасың икән, үзеңнең әтәчеңне калдырырга ярамый, читтән алырга кирәк. Үз әтәчеңнән туган чеби йә гарип була, яки үлә. Алган әтәч бер яшьлек булырга тиеш. Бу очракта тавык йомыркалары чебиле була.

«Дүрт сәгать йокы җитә»

Рәис абый белән бакчага чыктык. Әнә минем сөт тегендә үсә дип, чөгендер үскән якка ымлады. Шуны ашатсаң гына сөт була, дип өстәде ул.
Бәрәңгене кырда 1 гектар җирдә дә үстерәләр. Луговская исемле бәрәңгенең уңышы да яхшы, тәмле дә, авыруларга да бирешми, яңгыр яуса да, яумаса да үсә ди. Алар бәрәңгене авылда иң соңгы булып, 2 июньдә генә утырта.

– Башта чүп үләнен үстерәбез. Июнь аена алар чыгып беткән була. Ат белән сукалыйбыз да бәрәңге чәчәбез. Бердән, чүп үләне аста кала. Икенчедән, бәрәңгенең сабак озынлыгы метрдан артып китә. Ул чүп үләненә үсәргә ирек бирми. Эт эчәгесеннән котыласың килсә, шушы бәрәңгене утырт, – ди әңгәмәдәшем.

14 гектар пай җирендә печән дә чәчәләр. Шул җирдән 450 тюк печән әзерләп куйганнар.
Умарталык турында да әйт­ми булмый, урманнан арендага алган 60 сотый мәйданда 40 баш умарталары бар.
Теплица да тота дигән идем. Бакчадан туп-туры шунда юнәлдек. Ел әйләнәсендә теплицага кыярны өч тапкыр утырталар. Берсе тишелгәндә, икенчесе чәчәк ата, өченчесе кыяр бирә тора. 10 гыйнварда теплицаны ябып ун көн җылыткач, махсус савытка орлык чәчәләр, өстә җылырак булгач, аларны шүрлекләргә куялар. Аннары чиләкләргә утырталар. Сөт, каймак, эремчек, йомырка белән бергә кыярны да Арча базарына алып барып сата. Сата дигәннән, урам себеркеләре ясап, җәй көне мунча себеркеләрен дә бәйләп сатарга өлгерә ул. Соңгыларын 500 данә бәйләп куя.

Гаҗәпләнүдән, сез йокламыйсыз да бугай, дип ычкындырганымны да сизми калам.  
– Дүрт сәгать йокы җитә миңа. Төн булмаса, бер дә йокламас идем әле. Эшне планлаштырып эшләсәң, өлгерәсең инде. Олы улым Казанда яши, ул да кайтып булыша. Икенче улым үзебез белән яши. Лесхоз умартачылыгында эшли, 70 баш умарта карый. Теплица, үзебезнең умартада ул баш кеше. Хатын укытучы булып эшләде, пенсиядә хәзер. Килен бала белән өйдә утыра. Ул бик тәмле пешерә, – дип, киленне дә мактап алды Рәис абый.
Яңа танышымның гармунда уйнарга һәм җырларга яратуын да әйтмәсәм, язмам тулы булмас. Бишенче сыйныфта укыганда, кибеткә 17 сумлык гармун кайт­кан. Әтисенә: «Бөтен эшеңне эшлим, шул гармунны гына алып бир инде», – дип үтенгән. Тырыша торгач, «Алмагачлары» көен өйрәнә. Бу сәләт улларына да күчкән. Олы улы Рәдис Арча педучилищесының музыка факультетын тәмамлаган. Икенчесе Илнур да матур җырлый, сәхнәгә генә чыгасы килми, ди. Рәдис соңрак Авыл хуҗалыгы институтында укыган. Илнур – белгечлеге буенча мал табибы. Кызлары Алисә журналист икән.
– Авылны, эшеңне яратсаң, шәһәрдән ким яшәмисең.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading