16+

Рөстәм Миңнеханов Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Камилә Вәлиева белән очрашты. Очрашуда шулай ук спортчының әнисе Алсу Вәлиева да катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Камиләнең Пекиндагы Олимпиадада югары әзерлек дәрәҗәсен һәм зур осталык күрсәтүен билгеләп үтте. Аның спорт уңышлары башлап килүче спортчылар өчен үрнәк булып торуын ассызыклады. Аннары Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиевага “Дуслык” орденын, ә Алсу Вәлиевага “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Камилә Вәлиева 2006 елда Казанда туган. 3,5 яшендә фигуралы шуу беләншөгыльләнә башлый. 2012 елда гаиләсе белән бергә Мәскәүгә күченә.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading