Тартма эчендә үлгән мәче ди. Кыш көне кар астында яткан булгандыр инде ул. Кая куярга да белмичә, йорттан бераз читтәрәк агып яткан елга ярында өстенә кар ыргыткалап, калдырып киткәннәрдер. Чынлап та, шәһәр җирендә үлгән эт яки мәчене, йә булмаса күсене кая куярга? Закон буенча, аны җиргә күмәргә дә ярамый, чөнки Казанда, алай гына да түгел, республикада аларны күмә торган аерым территория бөтенләй юк. Әйе, Дубравная урамы тирәсендәге урманда, Дәрвишләр бистәсе һәм Юдино якларында күмәләр дип ишеткәнем бар, әмма алар рәсми булмаган каберлекләр.
"Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Айрат Хәнәфиев сүзләренчә, үлгән эт яки мәче ул инде биологик калдык булып санала.
– Картаеп кына түгел, авыру аркасында да үләргә мөмкиннәр. Берәр инфекцияле чирдән үлеп китсә, ул хайваннарга да, кешеләргә дә куркыныч тудыра, чөнки таркалган мәет продуктлары һәм инфекцияләр туфрак, кар сулары белән шәһәр сулыкларына эләгә. Алай гына да түгел, башка этләр аларны казып та чыгарырга мөмкиннәр, шуның белән инфекция таралу куркынычы да арта, – дип кисәтте ул.
Күмәргә ярамагач, нишләтергә? Бөтен кешенең дә махсус оешмаларга биреп яндыртасы да килми бит. Моннан ике-өч ел элек бер танышым сөйләгән иде. Таныш гаиләсендә этләре үлгәч, аны шундый махсус оешмага алып барып биргәннәр. Кызлары белеп алгач, этне жәлләп, кире шунда барып алган. Этнең гәүдәсен яндырырга өлгермәгәннәр. Ике кешене кабер казырга яллап, шәһәр эчендәге бер агачлыкка күмеп кайткан. Белгеч әйтүенчә, ничек кенә авыр булса да, аның башка чарасы юк. Эт авырудан үлмәгән булса да, утильләштерергә кирәк.
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать белгече Нурислам хәзрәт Вәлиулла аңлатуынча, ислам дине буенча, үлгән йорт хайванының гәүдәсен, асылда, яндырырга ярамый.
– Әмма авырып үлсә, чир таралу куркынычы булганга, яндыру рөхсәт ителә. Бу очракта махсус оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк, үз белдегең белән яндырырга ярамый. Мондый хайванны күмгән очракта кыргый җәнлекләр казып чыгарып, инфекция таралу ихтималы булу сәбәпле дә, махсус оешмада яндыру киңәш ителә. Ә инде картаеп яки бәрелеп һәм башка шундый сәбәпләр аркасында үлгән хайван авыл җирендә тирәнрәк казылып күмелсә, хәерлерәк булыр, – диде ул.
Россиянең өч шәһәрендә йорт хайваннарының рәсми зираты бар: Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Екатеринбургта. Эт яки мәченең көлен махсус савытка салып, аны йә җиргә күмәләр, яки колумбарийга урнаштыралар. Зиратка теләсә кайчан кереп була.
Комментарийлар