16+

Шарм-эль-Шейхта ял: бәяләр, кунакханә, экскурсияләр һәм туристларга файдалы киңәшләр

Быел үзебез өчен кечкенә генә бер хыялны тормышка ашырдык - гаиләбез белән беренче тапкыр чит илгә ялга барып кайттык.

Быел үзебез өчен кечкенә генә бер хыялны тормышка ашырдык - гаиләбез белән беренче тапкыр чит илгә ялга барып кайттык.

Һәм бу сәяхәт безнең күңелдә иң матур хатирәләрнең берсе булып сакланып калачак. 

Ял өчен Египетның кояшлы Шарм-эль-Шейх шәһәрендәге гаилә белән ял итү өчен махсуслашкан отельне сайладык. Сәяхәтне алдан ук оештырып куйган тур-менеджер булышлыгы белән безгә бары тик чемоданнарны җыеп, диңгез белән очрашу көнен көтәргә генә калды. Тур бәясе 350 мең сум. Өйдән еракта, җылы диңгез буенда тулы ял өчен бу сумма безгә бик тә кулай тоелды.

Сәяхәтчеләргә кечкенә генә киңәш: юлга чыгар алдыннан ук сумнарны долларга алыштырып куйдык. Бу Шарм-эль-Шейх урамнарында беренче көннәрдә акча алыштыру ноктасы эзләп йөрү мәшәкатеннән коткарды.

Отелебез: ялның тәмле ягы
Кунакханәгә килеп керү белән үк безне яшеллеккә күмелгән матур территория, елмаеп каршы алган хезмәткәрләр һәм чын көнчыгыш кунакчыллыгы каршы алды. Әмма иң зур ачыш аш-су өстәле булды. «Барысы да кертелгән» системасы булгач рәхәтләндек кенә. Иртәдән үк табыннарда җиләк-җимешнең төрлесе: хуш исле манго, кавын-карбызлар, төрле ит һәм балык ризыклары, көнчыгыш тәм-томнары, яңа пешкән камыр ризыклары... Җаның ни тели, шул бар. 

Кичке ашны кечкенә генә бәйрәмгә тиңләштереп була. Һәр кичнең үз атмосферасы, үз тәме. Балалар да, өлкәннәр дә үзенә ошаган ризыкны таба. 

Балалар өчен көн дәвамында күңелле анимацияләр, кичләрен мини-диско, ә олылар өчен төрле тамашалар, концертлар һәм дискотекалар оештырыла. Гаилә белән ял итү өчен чын оҗмах дияргә була. Ләкин безне бирегә иң нык җәлеп иткән нәрсә, әлбәттә, диңгез иде. 

Кызыл диңгез: су астындагы тылсымлы дөнья
Шарм-эль-Шейхның төп байлыгы аның диңгез яры буенда урнашуыдыр, мөгаен. Кызыл диңгез турында күп ишеткән идек, әмма үз күзең белән күрү бөтенләй башка хис, тойгы икән ул. Суга керү понтон аша башкарыла.

Берничә адым атлап, битлек киеп суга чумасың һәм башка су асты дөньясы башлана. Монда вакыт туктаган кебек. Төрле төстәге балыклар мәрҗәннәр арасында йөзә, балыклар үзләренең «өйләрендә» мәш килә. Су җылы, үтә күренмәле, диңгез тормышы могҗизага тиң. 

Рас-Мөхәммәт: табигать белән очрашу
Шарм-эль-Шейхта ял итеп тә, аның иң матур урыннарын күрмичә китү дөрес булмас иде. Шуңа күрә без Мисырның табигать хәзинәләренең берсе Рас-Мөхәммәт милли паркына экскурсиягә бардык. Башта квадроциклларда чүл буйлап йөрү турында уйлаган идек, әмма эссе һава торышын исәпкә алып, яхтада сәяхәт кылуны сайладык. Экскурсия безгә 14 мең сумга төште. Әмма ул акчага сатып алынган тәэсирләр күпкә кыйммәтрәк булып чыкты.

Диңгездә сәяхәт иткәндә ярларның гаҗәеп күренеше ачыла. Суга төшкәч, тагын бер тапкыр шул ук тылсымлы дөнья каршы ала: ак төсстәге ком, мәрҗән бакчалары, төрле төстәге балыклар, табигатьнең кеше кулы тимәгән матурлыгы. Бу урынны күргәннән соң, табигатьнең нинди оста рәссам икәненә тагын бер кат инанасың.

Кичке Шарм-эль-Шейх: утлар, музыка һәм көнчыгыш сере

Диңгез һәм кояшта кызынганнан тыш, сәяхәтнең иң истә калган өлеше шәһәр белән танышу булды. Безнең беренче тукталыш Иске шәһәр, яки Олд Маркет. Моны Шарм-эль-Шейхның үзәге дип әйтү урынлыдыр. Тар урамнар, тәмләткечләр исе, сувенирлар тезелгән кибетләр, җирле халыкның үзенә генә хас сөйләшүе, сүз уңаеннан, үзебезне мөселман дип әйткәч, нык куандылар, үзебезнеке дип кулларын күкрәкләренә куеп хөрмәт белдерделәр. 

Иске шәһәрдәге базар рәтләренә аяк атлау белән бер кагыйдәне онытырга ярамый: сатулашырга кирәк! Башта әйтелгән бәя еш кына соңгы бәя түгел. Сөйләшү үзе дә бер спектакльгә әверелә. Әнә кулдан челтәрләп үрелгән сумканың бәясен сорагач, берәү 8 доллар, ягъни 580 сум дисә, алга таба 15, 20 долларга да тәкьдим итүчеләр табылды. Эзләнә йөргәч, тәки алмадым мин ул сумканы. Баксаң, киемеңә карап, бәяне дә шулай куялар икән. Иң мөһиме, бәяне төшерү - менә шунда азарт башлана да инде. 

Иске базар янында мәһабәт Әл-Сәхабә мәчете урнашкан. Аның ак манаралары һәм зур гөмбәзе кичке якта аеруча матур күренә. Яктырткычлар кабынгач, ул әкият шәһәрендәге сарайны хәтерләтә.

Кичебезне без күпләр яратып өлгергән Фарша кафесында тәмамладык. Кыя өстендә урнашкан әлеге урын келәмнәр, йөзләгән утлар һәм Кызыл диңгезгә ачылган гаҗәеп күренеш белән үзенә җәлеп итә.

Кояш баеганда күк йөзе төрле төсләргә керә, ә диңгез өстендә ерактагы корабларның утлары күренә башлый. Мондый мизгелләрдә кеше телефон камерасын түгел, күңел хәтерен эшләтергә тели. Киңәш – иң матур урыннарны алу өчен Фарша кафесына иртәрәк килү яхшы.

Ачык диңгезгә чыгу
Сәяхәтнең иң истә калган мизгелләренең берсе - «Наутилиус» яхтасында ачык диңгезгә чыгу булды. Зәңгәрсу диңгез гүя офыкка тоташкан кебек. Мондый мизгелләрдә вакыт туктап калгандай тоела. 

Шунда безнең гид кызыклы фикер дә әйтте: «Мин Казанда булган идем, ләкин туризм өлкәсендә сезгә әле үсәргә дә үсәргә». Чыннан да, сервис дәрәҗәсе һәм кунакларга мөнәсәбәт ягыннан өйрәнер нәрсәләр бар, бу бәхәссез. 

Сәяхәтебез ахырына якынлашып, туган ягыбыз Татарстанга юл тоттык. 6 сәгатьлек очу шактый алҗытты, әлбәттә, әмма без туган җиребезгә  онытылмаслык хис-кичерешләр, яңа ачышлар белән аяк атладык. Киләсе сәяхәтләребез дә уңышлы, ил-көннәребез тыныч булсын. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading