Бар иде бит заманнар, почта тартмасын көненә ничә тапкыр ачып карап хатлар көткән чаклар.
Туган яктан килгән, туган җирнең хәл-хәбәрләрен сөйләүче хатлар. Нәнә хатлары...
Өйдәгеләр татлы йокыга талган, тик нәнә генә ерактагы баласына һәрбер сүзен, һәр фикерен кат-кат уйлый-уйлый хат яза. Өй, тирә-күрше, авыл хәлләре, һәммәсе дә шакмаклы дәфтәр битенә кара хәрефләр булып сибелә. Хәрефләре вак кына, җөмләләре җыйнак, аңлаешлы, хәреф хаталары да юк. Кәнишне, нәнә бит заманында җиде класс сәвит мәктәбендә укыган кеше. Менә хәзер интернеттагы язмаларга игътибар итәм дә, үзебезнең мәктәптә укыган заманны, нәнәләрнең дә мәктәп заманын, аның бер хәреф хатасыз язылган хатларын күз алдыма китерәм.
Хәзер менә заманы ашыгычмы, әллә үзебез гамьсезме – хәреф хатасына игътибар итмибез. Интернетта язылган кайбер язмалардагы сүзләрне шактый уйлап торгач кына эзләп табып, «ә, бу шушы сүздер инде» дисең. Ашыгабыз, каядыр соңга калабызмы, каядыр җитешмибезме, кем белсен. Ә мөмкин булган кадәр язмаңны хәреф хатасыннан арындыру ул үзеңне дә һәм синең язмаңны укучыларны да хөрмәт итү кебек тоела минем үземә.
...Шакмаклы дәфтәр битенә язып, конвертка салып хатлар җибәрү заманы артта калды инде, без туган җирдән килгән хатның никадәр кадерле икәнен дә, ул хатларны ачып укыган мизгелләрнең нинди дулкынландыргыч мизгелләр икәнен дә оныттык. Без өлкән буын инде оныттык, ә яшь буын моны белми дә.
Хәзер телефон төймәсенә басасың да «Әлүүүү» генә дисең.
Кайчандыр бер хәреф танымаган, балаларыннан килгән хатны күршеләргә алып кереп укыткан һәм шул ук күршеләрдән җавап хаты да яздырган әбиләр буыны юк инде. Хатының башын «Сез ки ерак җирләрдә яшәп ятучы кызым-улым» дип башлап китеп, ил-көннән, олыдан-кечедән, туган-тумачадан, күрше-күләннән туган якның кайнар сәламнәрен юллап, аннан инде «Сәлам соңында ил-көн яңалыклары, өй-авыл, күрше-күлән хәлләре турында да сезләргә бераз язып үтәм» дип хатны дәвам итүләр.
Хат язучы күрше кызы әни кешенең ерактагы улы-кызына юллыйсы кайнар сәламнәрен, ил-көн яңалыкларын берсен дә калдырмыйча хәрефен хәрефкә, җөмләсен җөмләгә иренмичә язып барган.
Безнең татар халкында хат язышуның да үзенә күрә бер кагыйдәсе, үрнәге булган. Әле хатны язып бетергәч, күрше кызы күрше әбисенә хатны конвертка салып төкерепләп ябыштырып куйганчы тагын бер кат кычкырып укып та күрсәткән, онытылып төшеп калган яңа хәбәрләр юкмы, алай-болай онытылган яңалыклар булса, хат ахырында алар да дәфтәр битенә өстәлеп куелган. «Хат ахырында шул да мәгълүм булсын әле, кызым. Туган абыстайларның төнәген генә сыерлары бозаулады, Аллага шөкер, кәҗәм сөттән калганда сөткә шуларга керәм бит, сыерларының сөте зерә дә куе, бик тәмле, чәйне бал белән эчкән кебек». Кәҗәсе сөттән калганда әнисе сөтсез чәй эчә дип кызы борчылып тора күрмәсен тагын дип, соңыннан булса да бу хәбәрне дә өстәп куюны кирәк дип тапкан инде әни кеше.
Аннары инде, авыл хәбәрләре, йорт-җир хәлләре турында сөйләгәннән соң, кызының-улының, кияү-киленнәрнең, оныкларның һәрберсен исемләп, эшләре, укулары турында сораша. Әни кеше өчен бөтенесе бик мөһим.
Аннары тагын шул акыллы, тәүфыйклы, сер саклый белүче күрше кызыннан хат укыту, хат яздыру, шул конвертны догалар укый-укый почта әрҗәсенә салып кайту. Әйе, хатларда бит кешегә чыгарып селкеми торган серләр дә булган, шуның өчен хатларны теләсә кемгә укытып, теләсә кемгә яздырмаганнар.
Авыл белән шәһәр арасында хатлар гына түгел, шәһәр күчтәнәчләре белән тулы посылкалар да йөргән һәм шул посылка тартмасының бер почмагында аермачык хат язучы күрше кызына шәһәр күчтәнәче дә урын алган.
Ә җәй көне отпускыга кайтканда, хат язучы кызга матур бүләк: кайвакыт яулык, кайвакыт оек, ә кайвакыт хәтта матур күлмәк тә булган.
Конвертсыз хат җибәреп булмый бит. Биш тиенлек конвертлар. Аның конверты бер тиен генә, маркасы дүрт тиен.
Икесе бер тиенлек маркасыз конвертлар, алары – солдат конвертлары. Туган җирләрен өзелеп сагынганда классташ кызларга, якын күреп дусларча аралашкан кызларга хат язалар иде солдатлар, аермачык йөргән кызларга гына дигән сүз түгел. Гомер-гомергә ил сакчыларының хатлары изге бер ядкарь кебек булган. Аларны җавапсыз калдырырга ярамый.
Шулай итеп, гомер буйларына күпме хатлар язылган да, күпме хатлар алынган-укылган. Онытылганнар инде бик күбесе, тик менә берсен әле ике генә көн элек искә төшердем.
Себердә яшәгәндә, почта тартмасыннан хат алдым, конверт тышына кызлар язган, нәнә нигәдер конверт тышына үзе язмый иде.
Ачып хатны алганда, конвертның икенче ягында «Рәйсәгә» дигән сүзгә күзем төште. Чү, монда ниндидер сер бар, бу хатны минем үземә генә укыргадыр дип уйлап, хатымны тизрәк конверты-ние белән кире кесәмә тыгып куйдым да, нәнә үзе әйтмешли, «Ухват белән этеп чыгарырдай» итеп Хәмзәнең эшкә чыгып китүен көтәм. Эчтә дулкын, тугыз баллы булмаса да, биш-алты балл бар инде. Ярар, ул эшкә китте, мин тизрәк хәрефләрне йота-йота хат укыйм.
Бәтәч! Монда бернинди дә аерым сер юк бит, гап-гади нәнә хаты, авыл яңалыклары, өй хәлләре. Бернинди дә сере булмаган гап-гади хат, нәнә хаты, ул хатларны күпме алдым, күпме укыдым, күпме җавап яздым инде мин еллар эчендә. Онытылганнар бит, еллар үтсә дә, менә монысы гына истә калган.
Күрәсең, хат үзе түгел, шул хатны укыганчы булган дулкынлану мизгелләре күңел түрендә еллар буе саклангандыр инде. Шундый серле әйбернең нәтиҗәсе гап-гади булып чыга бит аның, бу хатныкы да шулай ук булды. Баксаң, нәнә ул көнне кич утырып ике хат язган икән.
Берсе – миңа, берсе – Рәискә. Ул – солдат, Германиядә хезмәт итә.
Нәнәнең ул көнне Рәискә язган хатын салып-сылап куярлык солдат конверты булмаганмы инде шунда, икебезнең дә хатларны бер төрле конвертка салып куйган да, кызлар конверт тышына адрес язганда ялгышып куя күрмәсеннәр дип, миңа дигән хатның конвертының арткы ягына минем исемне язып куйган.
Нәнә конверт тышына адресны үзе язмый иде шул.
Еллар үткәч, шундый истәлекләр хәтер туфрагыннан борын төртеп чыга ул, нәкъ җирне ярып былтыр көзен җиргә күмелеп калган чәчәк орлыгы сыман.
Кеше гомере әнә шулай истәлек-хатирәләр белән үрелеп уза икән инде...
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Фото:
Комментарийлар