Диагнозны соң кую пациентларның гомерен 8-10 елга кыскарта. II типтагы шикәр диабетына нәселдәнлек, симерү, артериаль гипертензия һәм озак дәвам иткән стресс сәбәпче була. Бу типтагы шикәр чире белән күбесенчә балигълык яшендәгеләр һәм өлкәннәр авырый. Шулай да симерү һәм шуның белән бәйле шикәр диабеты бик нык яшәрә башлады. Бүгенге көндә 15-20 яшьтәгеләрнең – 20, мәктәп укучыларының 22 проценты артык авырлыктан интегә. Симерү 60 процент очракта нәкъ менә бала чактан башлана. Ул еш кына нәселдәнлеккә дә бәйле була. Әйтик, әти-әнинең икесе дә әлеге авырудан интексә, балага да симерү куркынычы яный. Әгәр сабыйның авырлыгы туган чагында 4 килограммнан артык икән, киләчәктә шикәр диабеты аңа «кагылмас» дияргә нигез юк.
Белгечләр пациентларга елына 1-2 тапкыр кандагы шикәр күләмен ачыкларга киңәш итә:
-
40 яшьтән өлкәнрәкләр;
-
симерүдән интегүчеләр;
-
нәселдә шикәр чиренә бирешү булса.
Шикәр диабетын кисәтү өчен гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга кирәк. Тәүлегенә 3 тапкырдан да азрак ашамагыз. Углевод күләме югары булган продуктлар – тәм-томнар, камыр ризыклары, бәрәңгене чикләгез яки менюга бөтенләй кертмәгез. Көндәлек менюның 70 процентын – яшелчә һәм җиләк-җимеш, бары тик 30 процентын гына аксым һәм майлар алып торырга тиеш. Табыныгыздан ит, балык, йомырка, сөт продуктлары, кузаклылар, ярмалар, яшелчә һәм җиләк-җимеш өзелмәсен. Терлек майлары чикләнгән күләмдә генә рөхсәт ителә. Көндәлектә аш тозын куллану күләмен 6 граммга кадәр киметергә кирәк, бигрәк тә кан басымы югары булган кешеләргә. Алкоголь эчемлекләрен кабул итүдән һәм тәмәкедән баш тартырга киңәш ителә. Мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Нәтиҗәдә, мускулларның инсулинга карата сизгерлеге арта һәм ул кандагы глюкоза күләмен киметә, корсактагы майлар һәм стресс юкка чыга. Физик йөкләнешнең (җәяү, велосипедта йөрү, йөзү, бию) көненә 30 минуттан да артмавы шарт. Даими рәвештә канда шикәр күләмен тикшереп тору мөһим.
- Ач вакытта шикәрнең нормаль концентрациясе (бармактан алынган канда) 3,3-5,5 ммоль/л тәшкил итә.
ШИКӘР ДИАБЕТЫН КИСӘТҮ
- гәүдә авырлыгын билгеле бер нормада тотыгыз, симергән очракта, артык авырлыкны киметегез;
- гәүдә авырлыгы артык булганда, түбән калорияле диета тотыгыз;
- көненә 3-4 тапкыр ашагыз;
- рационда составында шикәр булган барлык продуктларны (шикәр, бал, тәм-томнар, баллы эчемлекләр, камыр ризыклары) чикләгез;
- составында терлек майлары күп булган азык-төлек куллануны киметегез;
- менюга яшелчә һәм җиләк-җимеш кертегез;
- артериаль кан басымы булганда, тозны көндәлек куллану күләмен 6 граммга кадәр чикләгез;
- көн саен 30 минут физик күнегүләр белән шөгыльләнегез. Җәяү йөрү, йөзү дә файдалы;
- исерткеч эчемлекләр һәм тәмәкедән баш тартыгыз;
- канда шикәр концентрациясен даими контрольдә тотыгыз.
Татьяна Никишова, югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, доцент.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар