16+

"Шәһри Казан"нан почта хезмәткәрләренә - маскалар

"Шәһри Казан” белән укучыларны кем бәйли? Әлбәттә почта хезмәткәрләре һәм хат ташучылар! Бүгенге вәзгыятьне истә тотып, хат ташучыларның сәламәтлеген кайгыртып, “Шәһри Казан” коллективы хат ташучыларга битлекләр бүләк итте.

Әлегә “ШК” битлекләрен башкалада газетабызны иң күп яздырган 43 нче почта бүлеге хезмәткәрләре киеп йөри алачак. Басмага язылу кампаниясе вакытында безгә ярдәм иткән өчен почта бүлеге мөдире Энҗе Гыйниятуллинага рәхмәтебезне җиткерәбез!

Моннан тыш, редакция Казан районара почтамт хезмәткәрләренә дә битлекләр бүләк итте. 

Сәламәт булыгыз, почта хезмәткәрләре! Алдагы көннәрдә дә бергә булыйк! 

P.S. Ә без исә, үз чиратыбызда, язылу кампаниясе башлануы хакында исегезгә төшерәбез, хөрмәтле укучыларыбыз! Хәзер бу эшне өйдән чыкмый гына, podpiska.pochta.ru сайтында да язылырга мөмкин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading