“Утыз ике ел укытучы булып эшләү дәверендә зур өметләр баглап, мәктәпкә алып килгән остазларымның өметләрен аклый алдым микән?” – дип, әңгәмәбез барышында бер генә тапкыр кабатламады ул.
Юк, Гүзәлия Нургали кызы Бәдретдинова дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган сугыш каһарманы да, Нобель премияләре алган Бөек даһи да түгел. Тик үз эшенең чын остасы булуы, ирешелгән уңышлары, укучылары, хезмәттәшләре, әти-әниләренең кадер-хөрмәтен яулый алуы белән мактауга лаек үрнәк шәхесләрнең берсе ул. Өч дистә елдан артык мәктәптә мөгаллимлек итү дәверендә әлеге һөнәрне сайлавына үкенгән чаклары бөтенләй дә булмый аның. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган Шетнево-Тулуш кызына комсомол путевкасы буенча авылда калырга туры килә. Нургали абзый белән Минзифа апа да кызларының авылда калуына риза булалар. КБО да эшләп йөргән Гүзәлияне ул елларда Корноухово мәктәп директоры булып эшләгән Любовь Тимофеевна Морозова күреп ала һәм мәктәпкә эшкә килергә күндерә. 1992 елда 23 яшьлек Гүзәлия мәктәпкә пионервожатый булып эшкә килә.
Тик ул чагында күрше авыл егете Айдарга тормышка чыгып, Раиләсе белән Гөлназына ана назы бүләк итеп, төпле акыллы ханым була инде ул. Кайнана белән кайнатасы, тормыш иптәше – Айдары һәръяклап ярдәм итеп торалар аңа. Төп нигездә, кайнана белән кайнатасын хөрмәт итеп яши. Укып, югары белем ала.
- Төп йортта мал-туары да, вак-төяк мәшәкате дә булмый тормагандыр. Ничекләр өлгердегез? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
- Гаиләмнең һәръяклап ярдәмен тойдым мин. Гомер буе үзе дә укытучы булып эшләгән кайнанам бар эшкә дә өйрәтте. Чыгып китсәм, кайтып керсәм дә һәрчак ачык чырай белән каршы алдылар, - дип, шул елларны хәтерендә яңартып алды Гүзәлия Нургали кызы.
“Балаларны беркайчан да рәнҗетмә! Син онытырсың, ә бала онытмый”. Кайнанасының әлеге алтын сүзләрен тормыш шигаре итеп алган ул. Һәм бу сүзләр аны гомере буе озата бара кебек. Укучыларын орышырга туры килгәндә дә, ни өчен орышканын аңлатып үтә ул. Укучы белән укытучы арасында аңлашылмаучанлык калмасын өчен. Үз гаебе булган очракта, укучыдан гафу үтенүне түбәнчелеккә санамый. “Алар да бит минем кебек үк шәхес. Минем дә алар кебек үк ялгышырга хакым бар” . – дип сөйли ул үзе бу хакта.
Ә бәлки, еллар узгач та укучыларының ихтирамын тоеп, серләр уртаклашып, аралашып яшәүнең сере нәкъ тә менә шушыдыр?
Мәктәп, укучылары хакында сөйләгәндә күзләре яна Гүзәлия ханымның. Утыз ике ел татар теле һәм әдәбиятын укытудан тыш, 1993 елда “Туган якны өйрәнү музее” н оештырып җибәрүче тынгысыз вә тиктормас затларның берсе дә әле ул. Инде менә ничә еллар укучылар өчен туган якны өйрәнү түгәрәге дә эшләп килә. Бик теләп, яратып йөри балалар әлеге түгәрәккә. Төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар.
Татарстан Республикасының Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, 2011 елда “Иң яхшы укытучы” грантын откан шәхесләрнең берсе дә әле ул Гүзәлия ханым.
“Эшеңне тиешенчә бәяләү куаныч әлбәттә. Тик иң мөһиме – укучыларымның, әти-әниләрнең миңа булган хөрмәте. Үзләре дә гомер уртасына якынаеп килүче укучыларымнының, күрешкәндә, иңнәремә кулларын салып, хәлләремне сорашып, ихлас аралашулар ниндидер кәгазьләргә торырлыкмы соң?” – ди ул.
- Укытучы булмаган булсагыз, кем булып китә алыр идегез икән? – дип кызыксынам. Ә ул, елмаеп: - Укытудан башканы белмим дә бугай инде мин”, - дип җаваплый.
Җаны-тәне белән үз һөнәренә бирелгән кешенең әлеге җавабы нәкъ тә менә шулай булырга тиештер дә ул. Укып туймаслык шигырьләр язган Гүзәлия ханым менә дигән шагыйрә яисә психолог булып китә алган да булыр иде.
Тик язмышлар күкләрдә языла, диләр. Ә без шул язмыш күрсәткән юлдан үз сукмак – эзебезне салып, үзебездән ни булса да калдырып, алга барабыз. Гүзәлия ханым да күпләр өчен үрнәк булып, якын кешеләренең хәер-фатихасын алып, балалары һәм оныкларының зур бер горурлыгы булып, укучыларының ихтирамын яулап яшәүче күркәм зат. Алга таба да шул биеклектә калып, укучыларына дөрес юл күрсәтеп, якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын аңа!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар