16+

Сөйләшү гөнаһ түгел бит (Тормыштан күзәтү)

21 февраля 2025, 16:57
9511
0
20
Уку өчен 5 минут

Алсу белән инде озак еллар аралашабыз. Ул, урысчалап әйтсәк, мезальянста яши.

Сөйләшү гөнаһ түгел бит (Тормыштан күзәтү)

Алсу белән инде озак еллар аралашабыз. Ул, урысчалап әйтсәк, мезальянста яши.

Ире белән яшь аралары түгел, ә тормышка карашлары, темпераментлары, фикер төрлелекләре аера аларны. Ире, булганга канәгать булып, бер урында таптана, эшеннән башка берни белән кызыксынмый, дәртсез, сүзсез бер адәм. Андыйлар күп. Үзе ише хатын туры килеп, боткалары пешсә, шул сүзсез тормышта үткәрерләр иде гомерләрен. Тик Алсу андый түгел шул. Башка кимчелекләренә ризалашса, ияләшсә дә, иренең нәкъ шул сүзсезлеге җанын ашады аның.

– Эштән йөгереп кайтам, күңеле булсын дип тәмле ашлар әзерлим. Рәхмәт әйткәне дә юк. Һәр көнем гаиләне кайгыртып, эштәге кырыкмаса кырык мәшәкать белән уза. Тамчылар күк охшаш көннәр үтә тора, гомер ага. Ә уй фикерләремне, курку-хәсрәтләремне, шатлык-уңышларымны ирем белән бүлешә алмыйм. Бергә яшибез, бергә ашыйбыз, йоклыйбыз, уртак хуҗалык алып барабыз. Ә рухи якынлык юк, – дип озак еллар зарлана килде Алсу.

Тормышта матди җитешлек кенә түгел, үзеңне аңлый, юата, сорауларыңа җавап бирә, күңелдәгене сизә белүче кирәк шул. Ә бергә яшәгән кешеңнең авызыннан “әйе”, “юк”тан башка сүз чыкмаса, нишләргә? Кемдер үз эченә бикләнә. Көтеп-көтеп тә үз парыннан аңлау таба алмагач, язмышына күнеп яши бирә. Кемдер читтә юаныч эзли. Тик Алсу андый түгел. Түзәргә дә теләми, хыянәткә барырга, гомумән, әхлак нормалары кушмый аңа. Тәрбиясе шундый. Аннан, җенси контакт түгел, сүз терапиясе кирәк аңа. Әңгәмәдәш кирәк.

– Ирем начар түгел үзе. Эшли. Сукканы юк. Эчкәли инде, тик зыянлы түгел. Шул эчкәндә генә азрак теле ачыла да инде. Тик барыбер армиядә чагын, үзенең тракторы турында гына сөйли. Минем белән укыган китабым яки эштәге отчетларым турында фикер алыша торган кеше түгел инде, – дип өзгәләнә иде Алсу-дус.

– Үзең шундыйны сайлагансың бит. Хәзер генә сүзсезгә әйләнмәгән. Гел сөйләп торса да, эчеңне пошырыр иде, – димен. 

– И-и-и , 18 яшьтә чыктым бит мин аңа. Башкалар белән йөреп карарга ирек тә бирмәде ул миңа. Башлангычтан бирле гел сумкамны күтәреп, мышык-мышык борынын тартып, армиягә киткәнче арттан йөреп торды. Озатып калгач – көттем, әти-әниләр бер авыл кешеләре бит, Самат – язмышың дип башка сугып керттеләр. Мин алар сүзеннән чыкмаска күнгән. Хәтта: “Яратаммы соң?” – дип уйларга вакытым да булмады. Армиядән кайтты да – өйләнештек тә. Ул чакта бер яссылыкта идек. Икебездә дә мәктәп белеме, башка җирләр күрмәгән авыл балалары. Үткәнебез бергә иде – киләчәгебез билгесез.

– Бөтенләй үк билгесез булмаган бит инде, – дип бүлдерәм сүзен. – Укырга хирыс булгансың. Читтән торып институт тәмамладың. Кеше булырга, үсеш алырга хыялың булган. Күпме тырыштың бит кеше арасына керергә, үрләр яуларга. Хәзерге дәрәҗәң, яхшы эшең – үзең яулап алган мәртәбә.

Алсу бик зур оешмада баш хисапчы. Бик аралашучан, сөйкемле, кешеләргә ягымлы, ачык күңелле, зәвыклы. Үзлегеннән укый, белемен күтәрүен туктамый. Үз һөнәре буенча даими курслар үтеп тора. Шуңа күрә эшендә җитәкчеләр дә, хезмәткәрләре дә хөрмәт итә үзен. Ә ире – аның киресе. Авылдан шәһәргә килүе дә Алсуның мөстәкыйльлеккә омтылуыннан. Бер җирдә укымаган. Трактор йөртүчеләр курсын тәмамлаган да, инде егерме ел бер эштә эшли. Дөрес, начар исәптә түгел. Вакытында эшенә бара, вакытында кайта. Бер хобби – шөгыле юк. Хатыны белән концерт-спектакльләргә йөрми. Эшен алыштыру, тормышта югарырак үрмәләү турында уйлап та карамый. Җитмәсә эчкән чакта: “Кем соң ул Алсу, миннән башка!” – дип үзен әллә кемгә куя. Китап укымый, сүз запасы ярлы. Башлангычта укыган улы белән мәсьәлә чишәрлек тә аңы юк. Хатынының парлы ялгыз булып яшәвен, кичләрен күңелдәгесен бүлешә алмаудан гаҗиз икәнен аңлардай кеше түгел.

– Яңа прическамны күрми, яңа кием кигәнемне сизми, чирлим дисәм, яныма утырып җылы сүзләр әйтми. “Дару эч!” ди дә, диванга сузылып, боевикларын карый башлый. Гаилә проблемаларын уртага салып сөйләшергә телим: ” Үзең кара!” Баланың укуы буенча сорау туса: “Ардым, мазгамны эшермә, үзең уйла!” Дөнья яңалыклары да кызыксындырмый аны, шулкадәр пассив.

Алсуны тыңлаган саен, исем китә иде. Татар хатыннары бигрәк түзем инде. Бөтен тормышын тартып бара. Бер аңлау тапмый иреннән, мактау ишетми, шул мәгънәсез ирен – “ балам атасы” дип ташлап та китми.

Ә хатын-кызга ир-ат игътибары бик кирәк. Җылы сүзгә, тәмле телгә, шәфкатькә мохтаҗ алар. Ирләре аз гына күңел җылысы биреп, хатынының бар зарын тыңлап, елаганда матур сүзләр белән юатып, айга бер генә тапкыр “по душам” сөйләшсәләр дә, йөзләре яктырып китәр иде.

Алсу кебек сүзгә сусаган җаннар азмыни соң? Сәбәбе ниме? Яши-яши гаилә төзегән икәүнең берсе, кайчак, үз парыннан шактый үсеп китә. Бу аң-белемгә дә, зәвык, эчке культурага да карый. Гыйлем өлкәсендә шактый камилләшә, ихтыяҗлары үзгәрә. Кайчандыр тиң саналган пары канәгатьсезлек уята башлый. Алар бер-берсенә тиң булмый башлыйлар.Шушы сәбәпле күпме гаилә таркала. Ни эшләргә соң? Һәркем үз чишелешен үзе таба. Берничә ел элек Алсу да тапты. Аның телефон дусты бар. Алар һәрьяктан да бер-берсенә 100 процент туры килүче кешеләр.

– Ничек мин шул чакта очраклы гына ялгышып минем номерны җыйган Хәбир белән сөйләшеп киттем икән, – дип аптырый хәзер Алсу.

Инде өч ел аның иреннән зарланганы, моңсуланганы юк. Эшендә дә, өендә дә очынып кына йөри. Нинди генә мәсьәләдә сорау туса да, ул Хәбиргә шалтырата. Тегесе дә шулай ук сүзгә сусаган бер бичара. Сөйләшәләр, киңәшәләр, уртак чишелеш табалар. Бәйрәмнәрдә берсен берсе шигырьләр язып котлыйлар, хәтта телефон аша җырлашканнарын да ишеткәнем бар. Хәбир дә, нәкъ Алсу кебек, үз хәләленең дөньяга карашыннан канәгать түгел. Укымышлы, диндар. Ул да хыянәткә бара торган кеше түгел. Гаилә аның өчен изге нәрсә. Ә сөйләшү, күңелдәге хисләр, борчыган нәрсәләр белән бүлешү гөнаһ түгел бит. Моннан беркемгә дә зыян юк. Киресенчә, үзеңнең кемгәдер кирәклегеңнән канәгатьлек кенә кичерәсең. Алсуның, янып торган күзләренә карап, Хәбирнең аңа бары тик яшәү дәрте өстәгәнен аңлыйм.

– Ул минем һәр көнемнән хәбәрдар. Чит шәһәрдә, йөзләгән чакрымда булса да, ул минем эшем, балам, кәефем белән кызыксынып тора. Сөйләшеп сүзләребез бетми. Әңгәмәләребез күпкырлы, мавыктыргыч, һич туйдырмый. Иң мөһиме – очрашыйк дип җанга тими. Сарыклар да исән, бүреләр дә тук! – дип көлә Алсу.

Аралашуга, яхшы әңгәмәдәш-фикердәшкә сусаган меңнәргә нәкъ шушындый сүз терапиясе җитми бит. Гади аралашу җитми. Тик күңелеңне һич шикләнми бушатырдай, рәхәтләнеп сөйләшердәй, үзең теләгән ахирәт-дусны табу гына кыен хәзерге заманда. Мондый бәхеткә һәркем дә ирешә алмый шул.

Чулпан Насырова

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading