16+

Стенаның бер ягында – дипломнар. Икенче ягында тәнкыйтьләр

Директор дигән һөнәр юк. Ә менә бик авыр, күп көч һәм вакыт сорый торган шундый хезмәт бар.

Стенаның бер ягында – дипломнар. Икенче ягында тәнкыйтьләр

Директор дигән һөнәр юк. Ә менә бик авыр, күп көч һәм вакыт сорый торган шундый хезмәт бар.

Аңа беркайда да укытмыйлар, өйрәтмиләр. Директорны сайлап куялар. Ул – ышаныч. Коллективның һәм өстәге җитәкчеләрнең ышанычы. Аны аклау өчен ничек булырга, ниләр эшләргә кирәк икәнен башына төшкән кеше үзе генә белә. Башкалабызның Авиатөзелеш районындагы 134нче мәктәп дилбегәсен тоттырганда Александр Сергеевич Петровка нибары 31 генә яшь була. 

Укытучы булып эшләү тәҗрибәсе беркүпме җыелса да, директор булып караганы юк бит әле. Җитмәсә, мәктәпнең шактый вакыт яхшы хуҗасыз интеккәне күренеп тора. Кая карама, шунда җимерелгән дә, ватылган. Бәдрәфләренә керерлек түгел. Берәр бүтән булса, куркып качкан булыр иде. Кулы алтын кеше моның белән һич килешергә теләми. Мәктәпкә бала яратып килсен өчен ул матур булырга, үзенә чакырып торырга тиеш дигән яшь директорга үзе җитәкләгән уку йортын башкалардан ким-хур итмәс өчен, шактый бусагаларны таптарга гына түгел, үзенә дә кулына төрле эш кораллары тотып эшләргә туры килә. Бәхетенә коллективы үз эшләрен дә, балаларны да ярата торганнардан җыелган була. Кайберләре үзеннән олырак булсалар да, әтиләрчә киңәш бирдең дип сөенеп туялмый. Шулай аңлашып-санлашып эшләп, 21 ел директор вазыйфасын башкара Александр Сергеевич. Тагын да эшләгән булыр иде дә, мәктәпләрдә оптимизация башлыйлар. 134не 5нче гимназиягә кушалар.

Ярый әле, ул төшеп калып, югала торганнардан түгел. Беренчедән хезмәт тәмен татып үскән авыл баласы, Теләче ягыннан. Туып, үскән гаиләсе дә күпләр көнләшерлек. Әнисе - шәфкать туташы, әтисе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Улларына нинди тәрбия биргәннәрен аңлавы кыен түгел: кечкенәдән игелеккә һәм тәртипкә өйрәткәннәр. Һәм бу сыйфатлар аңа гомер буе дөрес яшәргә булышып киләләр. Сеңлесенең дә укытучы хезмәтен сайлавы юкка түгел. Алга китеп булса да әйтим, кызы да укытучы. 

Мәктәпне тәмамлагач та Александр башта туган колхозы басуларында урып җыюда катнаша. Комбайнын чистартып-майлап саклауга куя да, солдатка китә, Кытай чигендә ике ел хезмәт итә. Солдат хезмәте дә яхшы мәктәп була. Аннан кайтуга, Александр кайту белән имтихан тапшыра. Сынауга да хәрби киемнән килә. Хезмәт иткән җиреннән юлламасы да булгач, гренадер кебек егетне алалар билгеле. Ә биш елдан кулына физкультура укытучысы дигән диплом тотып мәктәпкә килә.

Директор булгач та шул кыйбласына тугры булып кала. Укучылары төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында җиңү яулый башлый. Һәм спортта гына да түгел. Физик яктан көчле баланың башы да әйбәт эшләгәнен яхшы белә Александр Сергеевич. Эшләргә теләге булган кешегә комачауламаска, ә ярдәм итәргә кирәк дигән язылмаган кануны да була аның. Шуңа да инде гади рус - татар мәктәбендә өч музей оештыралар. Александр Сергеевич татар әдәбиятын бик ярата. Әмирхан Еники, Аяз, Гыйләҗев кебек олпат шәхесләребез үзләре исән чакта видеолар ясый. Аңардан үрнәк алып, укытучылары да шул эшне дәвам итәләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Нәзирә Мусина һәм Альмира Зәйнуллиналар һәм бөтен коллективның тырышлыгы белән мәктәп укучыларын бүгенге заман язучы-шагыйрьләре белән таныштырып, кызыклы очрашулар уздыралар. Тере язучыларны күреп үскән малай-кызлар төрле дәрәҗәдәге фәнни конференцияләрдә призлы урыннар яулыйлар. 134нче мәктәпнең тарихына багышланган музейны фидакарь укытучы Җәмилә Мөбарәкшина бүген дә яңа экспонатлар белән баетып тора. 

Укучылар үзидарәсенә дә әһәмият бирә акыллы директор. Бүген парта артында утыручыларның киләчәктә заман белән идарә итүләрен яхшы аңлый. Алар авырлыклар алдында югалып калмасын өчен, мондый дәресләрне ешрак уздырырга тырыша, хәтта үз кәнәфиен дә бирә. Бервакыт шулай үзидарә көнендә кабинет ишеген ачып керсә, Хәсән Мостафин дигән егет өстәл артында бөтен шартын, кыяфәтен китереп утыра. “Булдыра бу!” - ди Александр Сергеевич, үзенә алмаш үскәнгә сөенеп. Педагогның сизгер күңеле ялгышмый. Хәсән Мостафин әнә Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат булып теркәлгән.

 Александр Сергеевич элек үзе җитәкләгән 134нче мәктәпнең каршында гына яши. Бакча ширкәте генә булган җирдә җәннәт почмагы ясаган. Гаражында үзенә күрә бер музее да бар – хезмәт елларының истәлеге. Стенаның бер ягында – грамота, дипломнар. Ирешелгәннәре барысы да үзенеке һәм коллективыныкы. Шуңа кадерле дә. Икенче ягында шелтә- тәнкыйтьләр. Аларга бармак та җитә, барлыгы өчәү генә.

Әгәр дә кеше шатлана-шатлана эшенә барып, анда канатланып эшләп, сөенә-сөенә үзен көтеп торган кадерле кешеләре янына өенә кайтса, шунда аның бәхете, диләр. Александр Сергеевич – язмышына рәхмәтле, үкенмичә яшәүчеләрнең берсе. Хатыны сабыр, уңган, күз карашыннан аңлый торган Фирая белән бер кыз, бер малай үстергәннәр. Бүген 6 оныкның бабасы. Шуларның 5се – малай. Димәк, бабалары кебек алтын куллы, игелекле-шәфкатьле, тырыш, авырлыклар алдында куркып калмый торган егетләр үсә.

Хәзер дә хезмәттә тынгысыз җанлы педагог. Башкалабызның 1нче мәктәп – интернатында агач эшләре дәресләрен укыта, язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларны хезмәттән тәм табарга өйрәтә. Хезмәт тәме – тормыш яме икәнен үзеннән белә бит.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading