Кибеттә кием сайлыйбыз. Кирәклеләре дә, яраклылары да, бәя төшкәнрәкләре дә бар.
Миннән соңрак килеп кергән хатын бик тә сөйләшергә яратучан булды. Башта үзенә берничә кием, аннан туганына, танышына да алды. Тагын өелеп торган футболкалар каршына килде дә:
– Кием размерын гына чамалап бетерә алмыйм әле? Бик кирәк инде аңа бу киемнәр, бик кирәк. Миннән башка алучы да булмас.
– Кемгә аласыз соң? Телефоны булса, размерын сорап кына алып булмыймы? – диде кибетче ханым аптырап.
– И, рәхмәт, менә телефонын алса, хәзер шалтыратам. Бик олы размер кия бугай ул, – диде хатын.
Тырышты, тәки шалтыратты бу.
– 62 нче размер икән. Алам әле, бик әйбәт кеше ул. Өлкән яшьтәге укытучы. Балабыз өчен репетитор булды. Бик зур ярдәмен тойдык. Гел тәмле ризыклар да пешереп алып бара идем. Китте шул, ераккарак китте, – диде ул. Таныш ир-атка яраклы 4 төрле яхшы пола футболкалар алды. Үзе һаман сөйләнә. Аның сүзләре барыбызны да сагайтты.
Балалары шәһәр үзәгендәге фатирын сатып, Көектән әтиләренә икенчесен алып биргәннәр. Үзләре 3 миллионлык табышны кесәләренә салып куйганнар икән.
– Аны анда белүче дә юк. Монда ул бөтен кеше өчен билгеле кеше иде. Анда поликлиникага да барып җитәрлек түгел. Монда аның авыру тарихын белүче табиблары янәшәдә генә иде.
– Балалар сүзенә ышанасың инде. Аларга яхшырак булсын дисең, – диде кибетче.
– Ышанасың инде. Ышандыра бит алар. Килеп тә караганнары юк хәзер. Кияренә футболкасы да беткән. Укучыларыма алып керергә кушар идем, монда алары да юк, дип әйтә үзе. Балаларга нәрсә, хәзер әтиләре кирәк түгел. Үзләренең дә балалары үсә бит. Шуны уйлыйлармы икән? – диде ул һаман да танышына алган футболкаларны барлап. – Алам, савап булсын. Балаларның да бер исенә төшәр әле. Соң булуы бар. Тик үзем менә Көеккә кайчан барып җитәрмен инде?
Хатын шулкадәр дулкынланды. Үзен никадәр тыныч тотарга тырышса да, каушады бераз. Кибетчегә дә, тыңлап торучыларга да рәхмәтен әйтеп чыгып китте. Шәһәр үзәгенең бер кибетендә очраклы гына бу сөйләшү уйландырды. Үзәк тә монда гына, Көек тә ерак түгел кебек. Балаларның әтигә дип футболкалары гына алынмаган...
Кибеттән мин дә чыгарга кузгалдым. Ишек ябарга өлгермәгән идем, кибетче артымнан йөгереп чыкты: “Сумкагыз белән пакетыгыз калган”.
– Юк, минекеләр үз урынында. Көеккә баручы апаныкы калгандыр ул. Әле Көеккә барып җиткәнче тагын берничә футболка алырга өлгерер, эзләп керер ул. Бу уйлар уйсыз кешене дә сагайта шул. Сумкаң түгел, башыңны югалтырлык хәлләр бит. Күрергә язмасын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Гел мэгьнэсез балалар тэрбиялибез, ахры
0
0