Маңгай күзе генә түгел, күңел күзе белән күреп, тоеп, киндергә төшерә ул рәсемнәрен...
Үзе турында ул «Мин рәссам түгел. Бары тик үзебезнең туган як табигатенә гашыйк җан! Шул гүзәллекне, шул мизгелләрне рәсемгә күчерүче авыл кешесе мин» - ди, тыйнак кына. Ә ул иҗат иткән матурлыкка күз салсаң, аны чын рәссам булуына һич шикләнмисең. Мамадыш районы Катмыш авылы рәссамы Айрат Гайнуллин турында сүзем.
Үзен рәссам димәсә дә, рәссам дип атасам һич артыру булмас. Шушы авылда туып, шушы авыл чишмәсе суларын эчеп, шул авыл кыр-болыннарында уйнап үскән. Яшь егет булгач та, калага чыгып китү ягын карамаган, үз авылында төпләнеп, монда нигез корган, гаиләсен булдырган.
- Балачакта бик шук, һәрнәрсә белән кызыксынучан бала булган мин. Әти-әни көне-төне эштә. Мине күбрәк әби тәрбияләде. Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Күршебез укытучы Хуҗа абый Сафин моны күреп алды һәм бу шөгылемне тагын да үстерергә ярдәм итте. Укытучы сүзе безнең өчен авторитет бит. «Матур килеп чыккан, булдырасың. Менә монысын болайрак ясап кара» дип, киңәшләрен дә биреп, үсендереп торды. Ясаган һәр картинаны бәяли, үзенең фикерен җиткерә иде, - ди Айрат абый искә алып. Мәктәптә укыган елларда да рәссамны шундук күреп алалар. Стена газеталарын бизәү дисеңме, аңа тиңнәр булмаган билгеле.
Һөнәре буенча Айрат абый машинист-бульдозер йөртүче. «Татавтодор» оешмасында эшли. Юллар төзү оешмасында җәй эшнең иң кызу чагы.
- Төшке ашка туктаган вакытта табигатьне күзәтергә яратам. Табигатебез искиткеч матур бит безнең. Тукай язганча, яңгыр да вакытында явып, кояш та вакытында чыга... Менә шул матурлыкны туктап тизрәк картинага төшерәсе килә. Ләкин җәй көне, үзегез аңлыйсыз, рәсем ясап утырырга вакыт юк. Авыл кешесе дә моны дөрес аңламас иде. Шуңа күрә мин аларны фотога төшерәм, графика белән зарисовка итеп ясап, беркетеп куям. Блокнот белән карандашым үземнән калмый минем. Авылда бераз эшләр кими башлагач, көзгә таба иҗат дөньясына чумам. Күбрәк пейзаж ясыйм: елга буйлары, урман-кырлар, чәчәкле болыннар, кош-кортлар, бөҗәк-күбәләкләр... Табигать бит үзе чын рәссам. Яз көне табигать яшеллеккә төренә башлагач сәгатьләр буе ясый алам. Рәсем ясаганда мин ял итәм. Илһам килү белән ясый башлаганда кайвакыт куркып кына алынасың. Кайберләре бик тиз, 2-3 көндә дә ясала. Ә кайчакта бер ел узгач та төзәтмәләр кертәсең, үзгәртәсең, – ди һәвәскәр рәссам.
Ясаган картиналарының төгәл санын әйтә алмый Айрат абый. Күбрәк якыннарыма, дус-иш, туганнарына бүләк итә икән. Сатканы да юк.
- Кайвакыт сатуга куйган картиналарның бәяләрен күреп, кайберәүләр “ах” итә, кыйммәтсенә. Дөресен әйткәндә, рәсем ясау бик чыгымлы шөгыль. Карандаш-буяулар, рамга тарттырылган киндер бәяләрен саный китсәң – кыйммәткә чыга да. Ләкин ясарга теләге булган кешене бу киртәләр туктата алмый. Ясыйсы килгән кеше вакытын да, финанс мөмкинлеген да таба. Ә теләк булмаса вакытны да әрәм итеп, үзеңне җафалап утырырга кирәкми. Рәсем ясау ул табигатьтән бирелгән сәләт, – ди әңгәмәдәшем.
Айрат абыйның бу шөгылен гаиләсе дә һәрвакыт куәтләп тора.
- Эшләремне беренче чиратта хатыным Ләйләгә күрсәтәм. Аның фикеренә колак салам. Ул мине һәрвакыт үсендереп тора. Аллаһка шөкер, 36 ел бер-беребезне аңлап яшибез. Ике бала: бер ул, бер кыз үстердек, – ди өч оныкның дәү әтисе.
- Рәсем ясау сәләте балаларыгызда күчмәгәнме? - дим.
- Балаларда алай сизелми. Ә менә Булат оныгымның сәләте бар. Аның әле ул таланты ачылып кына килә. Буяу-карандашларга кулы ята, – ди Айрат абый.
- Аллаһ Тәгаләдән бирелгән сәләтне, профессиональ яктан үстерергә теләгегез булмадымы? Бу юнәлештә укырга керергә кирәк булган дигән уйлар килгәне юкмы? - дип сорамыйча булдыра алмадым Айрат абыйдан.
- Юк, нишләп шул юнәлештә укымадым икән дигән уйлар булганы юк. Ул минем гомерлек хоббием. Рәсем ясаганда ял итеп, күңелемә тынычлык алам. Ул минем һөнәрем дә, кәсеп итү юлы да булырга тиеш түгел иде. Ул минем өчен ял итү ысулы. Мин майлы буяуларсыз үземне күз алдына да китерә алмыйм хәзер, – дигән фикердә 56 яшен тутыручы Айрат абый. Хәтта йортындагы диварларны да ул үз куллары белән бизәгән. Әйтик, аш-су бүлмәсен, Айрат абый ясаган Италия ишегалды бизи.
Аллаһ кодрәтеннән башка гына бер яфрак та хәтта селкенмәс, дигән хәдисне күпләрнең ишеткәне бардыр. Чыннан да, Раббыбыз Табигать Ананы нинди генә төсләргә бизәми, нинди генә матурлыклар тудырмый. Барлык кеше дә шул матурлыкны күрә алмый шул. Маңгай күзе генә түгел, күңел күзе белән күреп, тоеп, аны рәсем итеп төшереп, шул мизгелләрне онытылмаслык итеп саклап калучы Айрат абый баһадир гәүдәле ир-ат булса да, нечкә күңелле кеше. Сәгатьләр буе иҗат дәрьясында йөзеп, бер картина өстендә тәүлек буе эшли алуы да аның сабырлыгы турында сөйли. Матурлыкны күрә белүчеләр күбрәк булсын иде. Кайвакыт дөнья мәшәкатьләренә чумып, янәшәдәге матурлыкны да күрмәс булабыз бит. Ә матурлык ул дөньяны начарлыктан саклый. Матурлыкны күрүчеләр башкаларга да, табигатькә дә зыян китерә алмас дигән фикердә язмам герое да.
Руфия Мөхетдинова
Комментарийлар