Казанның киң урамнарында кәҗәләрен җитәкләп йөргән олы яшьтәге ир-атны күрсәгез, ул – безнең Муллахмәт абый Галиәхмәтов булыр.
Муллахмәт абый шул өч кәҗәсе белән балалар йортларына барып, анда тәрбияләнүчеләрнең күңелләрен күреп йөри. Кәҗәләренең исемнәрен балалар белән махсус бәйге уздырып сайлаган: Акбаш, Карабаш һәм Зефир. Аларның һәрберсенең үз исеме генә түгел, үз холкы һәм, ышанасызмы-юкмы, паспорты бар! Әйе! Чып-чын паспорт! Кәҗәләренең сәламәтлегенә Муллахмәт абый бик җитди карый. Ярты елга бер аларны ветеринарга алып бара: барлык тиешле прививкалар ясала, даими рәвештә сәламәтлекләре тикшерелеп тора.
Кәҗәләренең тәрбияле булуы хәйран калдыра! Муллахмәт абый ни әйтсә, шуны эшлиләр. Моның сере нәрсәдә дип сорамыйча булдыра алмадым. «Мин аларны беркайчан да ачуланмыйм, чөнки бөтен әйберне истә калдыралар», – ди ул. Чынлап та, бу мөлаем дүртаяклы дуслары белән Муллахмәт абый арасында гадәти булмаган бәйләнеш бар: әйтерсең лә ул аларның телен аңлый, алар белән «үз телләрендә» сөйләшә, хәтта кәҗәләре дә аңа үзләренчә җавап кайтара. «Алар солы яраталар, күп ярамаса да, йомшак күңелле булганга, күп итеп бирәм», – дип көлә ул.
Балалар йортына йөрү аның күптәнге хыялы булган. Муллахмәт абыйның зур хыялы да бар: бөтен балалар йортларын йөреп чыгып, андагы һәрбер сабыйны сөендерергә тели. «Казанда унике оешма бар икән, шуларның барысын да йөреп чыгасы кил» ди. Балалар да аны бик ярата, ерактан ук таныйлар. Киткәндә: «Тагын кил, көтәбез!» – дип озатып калалар.
– Берсендә хатыным Гөлнара белән балалар йортына килгәч, бер бәләкәй кыз, безне күрүгә, йөгереп килде дә безне кочаклый башлады. «Сез минем әти-әниемме?» – дип сорый үзе, шатлыктан елмаеп. Шул мизгелдә үзебезнең дә күзләребез яшь белән тулды... – ди Муллахмәт абый. – Балаларның елмаюын күрү – минем өчен чын бәхет. Кәҗәләрне күргәч, чын күңелдән көләләр, шатланалар. Колакларын сыйпап карыйлар, койрыкларын тоталар, кочаклыйлар, үбәләр.
Муллахмәт абый балалар йортына күчтәнәчләрсез йөрми. «Башта мин паркларда балаларны кәҗәдә йөрткән өчен йөзәр сум акча ала идем дә, шул акчага ятим сабыйларга күчтәнәчләр алып бара идем. Бу хакта социаль челтәрләргә яза башлагач, мәрхәмәтле кешеләр безнең исемнән дә күчтәнәч ал дип акча җибәрә башладылар. Шул акчага балаларга тәмле сулар, хәлвә, туңдырма, конфетлар, шоколадлар алып барам. Сабыйлар шул күчтәнәчләргә дә бик куаналар”, – ди ул.
Балалар йортларына хатыны белән бергә йөриләр. “Без аның белән 13 ел бергә яшибез. Минем дүрт оныгым бар, Муллахмәтнең – бишәү. Оныкларым да аны бик яраталар, безнең бабай, диләр. Туганнарым да хөрмәт итәләр, чөнки ул мәрхәмәтле, олы йөрәкле кеше», – ди ул Муллахмәт абый турында.
Муллахмәт абыйның хайваннарга мәхәббәте балачактан ук килә. Кечкенә чагында, Сабада яшәгәндә, аларның этләре булган. «Шул этне җигеп су ташый идек», – дип искә ала ул. Кәҗәгә чана тарттырып карау идеясе дә этләрне жигүен искә төшерүдән башлана. Башта оныкларын йөрткән, алар үсеп беткәч, кышкы һәм җәйге арба ясап, балалар йортына барып карарга ниятли.
Кайчандыр аның токымлы төлкесе булган. «Мине озак кына үгетләп, нечкә аяклы, бер айлык кына төлке алырга булды”, – ди Муллахмәт абыйның тормыш иптәше. “Алырга килгән җирдә төлке балалары алтау иде, бишесе качып беттәләр, ә берсе үзе яныма килде, димәк, хуҗасын үзе сайлады дип уйладым шул вакытта, – дип дәвам итә сүзне Муллахмәт абый. – Без җәй көне җиләк җыябыз, бездән алдан җиләкне ул ашап бетереп бара иде. Кып-кызыл төстә иде ул. Аның белән Казан урамында йөргәндә, эт белән бутап, токымын сораучылар да булды», – дип төлкесе турында горурланып сөйли ул.
Янутка охшаган этләре дә булган әле. «Алар өрмиләр, бары тик җырлыйлар гына иде, шуңа Алла һәм Филипп дигән исем куштык. Кызганычка каршы, качтылар, аларны эзләп, үзем карда батып кала яздым», – дип искә ала яңа танышым.
Тагын бер шөгыле гаҗәпләндерде – ул хикәяләр дә яза. Ике хикәясе газетада да басылып чыккан. Иҗади кешеләр нечкә күңелле була, диләр. Муллахмәт абый да бик гади, эчкерсез кеше.
– Кешеләрне яратырга кирәк. Нинди генә кеше булмасын, аның белән яхшы сөйләшсәң, ул йомшарып китә, мин моны әллә никадәр күзәткән бар инде. Һәрвакыт кеше булып калырга тырышыгыз. Балаларга карата игелекле булыгыз! – дип саубуллашканда үгетләрен бирде ул.
Залинә Гыйлаҗиева
Комментарийлар
0
0
Бик эчтэлекле язма
0
0