16+

“Татарның абзарында атлар булырга тиеш”

Яшьләр тизрәк шәһәргә качарга тырыша, диләр. Ә менә Мамадыш районыннан Дамир Кәримов, киресенчә, эшкә авылга йөри. 

“Татарның абзарында атлар булырга тиеш”

Яшьләр тизрәк шәһәргә качарга тырыша, диләр. Ә менә Мамадыш районыннан Дамир Кәримов, киресенчә, эшкә авылга йөри. 

Әле нәрсә белән шөгыльләнә диген син?! Дамир Катмыш авылында атлар үрчетә. Бүген аларның саны 70кә җитә. Һәрберсенә кушаматы белән эндәшә, үзенең гаилә әгъзасы итеп күрә дисәм дә ялгышмам. 

Ат абзары авыл уртасындарак урнашкан, мал-туарны карап тору өчен бигрәк уңайлы инде. Колыннары да җитәрлек күренде. Димәк, Кәримов, аларны үрчетү эшенә ныклап алынган. Моның белән берничә ел шөгыльләнсә, атлар янында ул инде бала вакытыннан ук йөри. Барысы да әтисенең аңа колын алып кайтып бирүеннән башланган. Бала бүләккә шатланып кына калмаган, анда атларга карата мәхәббәт тә уянган. Шуннан соң ул үзенә сүз биргән: үскәч аларны күпләп үрчетәчәк, зур ат абзары булачак. Һәм хыялын тормышка ашырган да дип әйтергә кирәк. 

Дамир Кәримов бик кызыклы шәхес булып чыкты. Үзе Камский Лесхоз дигән авылда туган, хәзерге вакытта Мамадыш шәһәрендә яши. Көн саен 70 чакрым араны узып, шушында – Катмышка эшкә килә. Гаиләсе бар, ике бала тәрбияли, шул ук вакытта атлар үрчетүдән тәм таба. 

– Нишләп атлар белән шөгыльләнергә уйладың? – дип, сорадым аннан.
– Яшьтән үк шулар янында яшәдем бит, атларны бик яратам. Татар кешесе аларга тартыладыр инде ул, чөнки ул элегрәк һәр гаиләдә диярлек булган. Ат эш өчен кирәкле хайван гына түгел, ә тулы бер гаилә әгъзасы итеп кабул ителгән. Кыскасы, аңа карата шундый мөнәсәбәт безнең канга сеңгәндер дип уйлыйм. Әле бит шунысын да әйтергә кирәк, атлар янында йөргәндә дөньяга караш та үзгәрә, матурлыкны күрә башлыйсың. Белмим, бәлки ул миндә генә шулайдыр, әмма бу – факт. Өстәвенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның боерыгы бар бит, анда берничә елдан республикадагы атлар саны 50 мең башка җитәргә диелгән. Бу шундый махсус программа, аның турында ишеткәч, грантка дәгъва белдердем һәм җиңдем. Миллион ярым сум акча бирделәр, ферма төзергә бик шәп кенә булды ул, – дип җавап бирде Дамир. 

Быелгы Сабантуйда Кәримов үзенең атларын чабышта да катнаштырган. Максаты җиңү булмаган, шулай да алар яхшы нәтиҗә күрсәткән. Шул ук вакытта ул бүген татар халкының милли бәйрәмендә ат чабышлары бетә баруын аңламый. Быел берничә Сабантуенда булган, ярышларны күрмәгән, шуңа эче поша. Дөрес, хәзер атларны хуҗалыгында үрчетүчеләр дә юк инде, күбрәк шул энтузиаст кешеләр. Әмма Дамир Кәримов фикеренчә: “Татарның абзарында атлар булырга тиеш”. Ни дисәң дә, ул безнең тарихыбыз һәм үзаңыбыз, гореф-гадәтләр һәм йолалар белән бер тирәдә тора. Яшь булуына да карамастан, Дамир әнә шундый мәгънәле фикер белән яши. Алга таба атларының санын тагын да арттырып, әлеге фәлсәфәне башкаларга да таратырга ниятли. 

Рәсим Хаҗиев.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading