Комитет республиканың биотөрлелеген мониторинглау һәм саклау буенча планлы эш алып бара. 2022 елда биш районда фәнни оешмалар тарафыннан тикшеренүләр үткәрелгән, алар барышында сирәк очрый торган төрләрнең яңа яшәү урыннары гына түгел, элек безнең төбәктә очрамаган "кызыл китапчылар"ны да ачыклый алганнар.
Федор Батков сүзләренчә, федераль закон нигезендә 2025 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы яңадан бастырып чыгарылачак. Бу мәсьәләне хәл итүгә фән вәкилләре белән бергә комплекслы якын килергә кирәк, диде ул.
Су биологик ресурсларын саклауга килгәндә, комитет хезмәткәрләре уздырган һәр өченче рейдта кагыйдә бозулар теркәлгән, 148 җинаять эше ачылган. Суыклардан 6 меңнән артык браконьер кораллары алынган. Алар китергән зыян 135 миллион сум белән исәпләнә.
Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә катнашкан Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, комитетның цифрлы трансформациядәге тәҗрибәсе уңышлы.
– Аучылык ресурслары санын исәпкә алуның кышкы маршрут комплексы булдырылды, бу яңалык инде үзен эштә уңышлы күрсәтте. Быел кыйммәтле хайван төрләрен тотуга рөхсәт алу хокукына электрон җирәбә салу өлешендә, шулай ук күптән көтелгән мобиль кушымтада аучылык җәмгыятеннән уңай нәтиҗәләр көтәбез. Биш ел элек республика фаунасын яңа аучылык хайваннары төрләре белән тулыландыру буенча куйган бурычлар акрынлап хәл ителә бара. Алтай маралларының санын якындагы ун елда табигый яшәү мохитендә киң куллануны оештырырга мөмкинлек бирүче санга җиткерергә кирәк дип саныйм. Республиканың табигый-тыюлык фонды үсә, әмма ачыкланган кайбер проблемаларны, шул исәптән хуҗалык итүче субъектларның законлы эшчәнлегенә комачаулый торган кадастр хаталарын бетерергә кирәк, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Комментарийлар