16+

Татарстанда яңа төр тыюлар кертелә: нәрсә эшләргә ярамаячак?

Татарстан территориясендә иртәгәдән яңа чикләүләр кертеләчәк. Бу хакта бүген республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы утырышыннан соң билгеле булды. Тәкъдимнәр ТР Министрлар Кабинеты карары белән ныгытылачак.

Шулай итеп, 11 апрельдән алып, санитар-эпидемиологик хәлләр җайланганчы, зиратларга керү тыела. Мәет җирләгән очракта, зиратта 20 дән артык зат булмау шарт.

13 апрельдән алып, коронавируска бәйле вәзгыять элеккеге хәленә кайтканчы, дәүләт, муниципаль һ.б. төрле хезмәтләрдән файдалану өчен  күп функцияле үзәкләрдә документлар кабул итү туктатыла. 

Дәүләт хезмәте порталы аша электрон гаризалар кабул ителми торган кайбер хезмәтләр буенча исә аерым бер вакытта, билгеләнгән көнне алдан язылу шарты белән генә күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. 

Таксида йөрү буенча да аерым таләпләр куела. 

Паркларда йөрү дә, гадәттәгечә, әлегә тыелган гамәлләр исемлегендә кала. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading