Рафаэль Латыйпов – колхоз рәисе, Хәмдүнә Тимергалиева, Ландыш Нигъмәтҗәнова, Айгөл Рәхимова һәм Чулпан Йосыпова – сыер савучылар. Җитмәсә, Чулпан көтүче Фәрид Низамиевка кияүгә чыга? Булмас дисезме? “Театраль солянка”да барысы да була икән шул.
Борчаклы авылында барган вакыйгалар авылда калып гаилә корган яшь белгечкә бирелергә тиешле 5 миллион сум акча тирәсендә бара. Филармония концертлар залында узган тамашаның исеме дә “Биш миллион биш йөз сум” дип аталган иде. Интрига, ялган, хәйләкәрлек, мәхәббәт, ихласлык барысы бергә буталган заманда көн кадагына суга торган мәсьәләләр күтәрелгән иде. Һәм болар барысы да җырлар белән үрелеп барды.

Башка, гадәти солянка концертларыннан аермалы буларак, тамашачы да шоуны яратып кабул итте. Ихлас, озак итеп кул чабулар, шыгрым тулы заллар – әнә шул хакта сөйли иде. Концерт тәмамлангач та карап туймаганлыклары сизелә иде әле. “Кыска булды, җитми калды”, - диючеләр шактый иде. Мин үзем шәхсән концертның менә шулай озак бармавын, җиңел һәм рәхәт узуын яратам.
Тамашачы аеруча Татарстанның халык артисты Хәмдүнә апа Тимергалиеваны көчле алкышларга күмде. Ул сәхнәгә чыккач та, җырларын башкаргач та, яратып, хөрмәт итеп кул чапты тамашачылар. Менә ичмасам, җырчы бәхете кайда ул, дип уйлап утырдым. Соңгы елларда аның популярлыгы бер дә кимеми, киресенчә, арта гына. Кайсы гына концертта чыгыш ясаса да, сәхнәгә чыгуга кайнар алкышларга күмелгән җырчыны бәхетле түгел дип әйтеп кара син!

Әйтергә кирәк, артистлар да бик тырышып, рольләрен яратып башкардылар. Аеруча Динә Латыйпованы билгеләп узар идем. Динә ханым җырчы булмаса, бик оста актриса булган булыр иде, бәлки. Шулай ук үзе дә авылда туып-үскән, аның тормышын энәсеннән алып җебенә кадәр белган җырчы Фәрид Низамиев та рольне бик килештереп башкарды. Авыл кызлары булып уйнаган Айгөл Рәхимова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Чулпан Йосыпова да булдырдылар. Көтүче егетнең туганын уйнаган Рөстәм Закиров, аның хатыны ролендә булган Резидә Шәрәфиева, матур номер белән чыгыш ясаган Лилия Хәйруллина, шәһәрдән яшь белгеч булып кайтып, соңыннан акчаларны алып качырга ниятләгән Раяз Фасыйхов та рольләренә кереп китеп уйнадылар. Әлеге проектның авторы һәм режиссеры Гөлназ Сәфәрова Раяз белән Динә ханымны: “Режиссерның ярдәмчеләре дә булдылар. Төрле кызыклы алымнарны тәкъдим иттеләр”, - дип мактап та алды әле.
- Мондый солянкада беренче тапкыр катнашам. Бик үзенчәлекле концерт. Тәкъдим иткәч, шатланып риза булдым, чөнки рольләргә кереп уйнауны яңа тәҗрибә буларак кабул иттем. Бу проект гомумән тамашачы өчен дә, җырчылар өчен дә кызыклы дип уйлыйм, - диде Лилия Хәйруллина.

Шунысы куандырды, сәхнәдә бер генә тозсыз сүз дә, билдән түбән мәзәк тә булмады. Рәхәтләнеп, кыенсынуларсыз, җырчылар өчен оялмыйча карый торган концерт булды ул.
Сценарий авторы “Татар радиосы”ның сценарий авторы – Рамил Шәрәфиев. Афәрин! Бик уңышлы язылган.
Сценарий язуда бу - Рамильнең беренче тәҗрибәсе. Бераз төзәтмәләр керттек, әлбәттә, әмма тулаем алганда яхшы килеп чыкты, - диде Гөлназ Сәфәрова безнең белән аралашканда.

- Әлеге проект биш ел элек старт алган иде. Монысы – дүртенчесе. Ә бер елны без аны куймый калдык, чөнки проект күп көч һәм вакыт таләп итә. Дөресен генә әйткәндә, артистлар матур җырласалар да, күпвакыт техник моментларны бутыйлар. Сәхнәгә каян кереп, каян чыгасыларын да онытып җибәрергә мөмкиннәр. Ә монда тулы бер спектакль. Шуңа күрә әзерлек тә шактый озак бара. Кем беләндер усаллашырга да, сүз көрәштерергә дә, кисәтүләр дә ясарга туры килә. Ләкин Аллага шөкер, барыбер бер команда булып, бер-беребезне аңлап эшлибез. Артистлар бик җаваплы килделәр һәм сүзне тыңладылар. Әзерләнү процессы авыр булганга күрә бер елны куймый калдырдык. Ә халык сорый. Тагын шунысы бар: елдан-ел безгә карата таләпләр дә арта. Узган елгыдан яхшырак булырга, кабатланмаска тиеш кирәк бит әле, - ди Гөлназ.
Аның әйтүенчә, актерларны сайлаганда, ул аерым бер принципларга таяна.
Проектка эләгергә теләүче җырчылар күп, ләкин мин гел бер үк артистлар белән эшләргә теләмим. Кабатлану булса, тамашачыга да кызык булмас иде дип уйлыйм. Мин сәхнәдә үзләрен иркенрәк хис иткән, кыю, тамашачыдан курыкмаган артистларны җыярга тырыштым, чөнки кайберләре уйнау түгел, сәхнәгә чыгып җырлар өчен дә бик дулкынлана. Фәрид рольне ничек башкарыр икән дип бераз курыккан идем, әлбәттә. Чөнки моңа кадәр аның белән эшләп караганым юк иде. Тик шикләнүләрем юкка булган. Менә дигән итеп уйнады! Иң күп сүз дә анда иде. Динә апа да искиткеч шәп уйный. Мин аның белән репетицияләрдә дә гел киңәшләшә идем, - ди ул.

Безнең: “Үзеңне нинди дә булса рольдә күрәсеңме?” - дигән соравыбызга каршы Гөлназ:
- Үзем куйган спектакльдә катнашу теләгем юк. Ләкин минем бер хыялым бар. Әгәр профессиональ сәхнәгә уйнарга чакырсалар, мин бик теләп ризалык бирер идем. Чөнки балачакта театраль түгәрәкләргә йөргән кеше буларак, күңелдә актриса булу теләге калгандыр дип уйлыйм. Хәтта Искәндәр Хәйруллинның да миңа: “Эх, син ник актерлыкка китмәдең? Синнән шәп драматик актриса чыгар иде”, - дип әйткәне бар, - дип җаваплады.
Фото: Интертат/Салават Камалетдинов
Комментарийлар