16+

"Теләнеп йөрмәде Шәех, эшләде дә, эшләде...": Шәех Зәбировның тууына 90 ел тулу уңаеннан

Бүген Миншәех Харис улының тууына 90 ел тулыр иде. Без аны бик сагынабыз. Онытмыйбыз сине, Шәех! Онытмыйбыз! Милли геройларыбызның тиңдәше булып күңелләребездә яшәрсең син.

"Теләнеп йөрмәде Шәех, эшләде дә, эшләде...": Шәех Зәбировның тууына 90 ел тулу уңаеннан

Бүген Миншәех Харис улының тууына 90 ел тулыр иде. Без аны бик сагынабыз. Онытмыйбыз сине, Шәех! Онытмыйбыз! Милли геройларыбызның тиңдәше булып күңелләребездә яшәрсең син.

Кеше дөньяга ирекле, тыныч, мул тормышта хөр яшәү өчен килә. Бу аның Аллаһ тарафыннан бирелгән хокукы. Ләкин без бүген хокук көче түгел, ә көчленең хокукы өстенлек иткән заманда яшибез. Шунлыктан, хәзер бары тик ныклы әзерлеге булган, көчле һәм горур кешеләр генә абруй казана.

Андый шәхесләрне туган авылыбызда да, Казан дәүләт университетында  укыганда да, матбугат чараларында эшләгәндә дә еш очраттым. Шуларның берсе, мөгаен иң күренеклесе, Миншәех Зәбиров булгандыр. Аны һәр җирдә гади генә “Шәех” дип йөртәләр иде. Яшьрәкләр “Шәех абый” диделәр. 

Мин Шәех белән университетта укыган чакта таныштым. Ул миннән ике курска алданрак укыды. Шулай да, Шәех Зәбиров университетның татар теле һәм әдәбият бүлеге студентлары өчен оештырыла торган чараларда башлап йөрүчегә әверелгән. Шәһәрне төзекләндерү буенча өмә үткәрүме, колхоз-совхозларга кыр эшләрен башкаруда булышумы, командир ролен үтәде. Ул чорда безне шәһәрнең Үзәк стадионы, цирк һәм университетның спорт залы төзелешләрендә даими файдаланалар иде. Мөгаен, ул корылмаларда студентлар эшләмәгән бер генә көн дә булмагандыр. Университет тирәсендәге территорияне ел дәвамында чүп-чардан, кышын кардан арындыру да студентларга йөкләнде. Бу чараларда укытучыларның катнашу-катнашмавына карамастан, Шәех Зәбиров оештыру эшләрен һәрвакыт үз өстенә ала иде.

Миншәех Харисович 1932 елның 10 ноябрендә Кыргызстанның Ош шәһәрендә туган. 1958 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1967 елда Мәскәү шәһәрендә коммунистлар партиясенең югары партия мәктәбе дипломын алган. Шәех Зәбиров университетны тәмамлаганнан соң 1958-1960 елларда “Татарстан яшьләре”ндә әдәби хезмәткәр, аннары бүлек мөдире, җаваплы секретарь булып эшли. 1960-1962 елларда “Яшь ленинчы” газетасының җаваплы секретаре була. 1962 елда “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнә. Инде шактый тәҗрибә туплап өлгергән Шәех Зәбировны 1967 елда партия Өлкә комитеты республиканың төп партия газетасы – “Социалистик Татарстан”га күчерә. Биредә ул башта бүлек мөдире, аннары баш мөхәррир урынбасары-жаваплы секретарь булып хезмәт куя.

Матбугат тарихын өйрәнгәндә шундый фикергә киләм: республикада, мөгаен, татар газеталарын оештыру технологиясен Шәехтән да яхшырак белгән журналист юктыр. Газета технологиясе буенча кем генә нинди сорау белән мөрәҗәгать итмәсен, Шәех бик тиз генә аңлатып бирде, бернинди икеләнүләргә урын калдырмады. Шәхсән үземә дә төрле матбугат чараларында эшләгәндә Шәехка күп тапкырлар мөрәҗәгать итергә туры килде. Сорауларым бервакытта да җавапсыз калмады.

1990 елда Казан шәһәре тарихында беренче буларак, татар телендәге газета “Шәһри Казан” чыга башлады. Газетаның баш мөхәррире итеп энергиясе ташып торган журналист Хәлим Гайнуллин билгеләнде. Кайда нинди сәләтле журналист яки язучы бар, аларның барысын да коллективка тупларга тырышты ул. Әхәт Гаффар, Әмир Камалов, Илдус Илдарханов, Әхмәт Гадел, Габдулла Шәрәфетдинов, Таһир Нурмөхәммәтов кебек олуг шәхесләр редакциядә эшли башлады. Әлбәттә инде, яңа редакциядә җаваплы секретарь вазифасына иң кулай шәхес Шәех иде. Һич тә икеләнмичә Хәлим Гайнуллин нәкъ менә шушы кандидатурага тукталды. Бик кыска гына вакыт эчендә Шәех Зәбиров яңа газетаны бизәү алымнарын тәкъдим итте. Фотографлар һәм рәссамнар белән тырышып эшләде. Шәех йөкләгән бурычларны тулы күләмендә үти иде алар. Шунысы да бар: яхшылап танышып чыкмыйча бер генә язманы да газетага планлаштырмый иде Шәех. 

Мин “Шәһри Казан”да баш мөхәррир урынбасары булып эшләдем. Хезмәттәшем Шәех Зәбировның тырышлыгына соклана идем. Гадәттә ул редакциягә иртән беренче булып килә, кичләрен иң соңгы булып китә. Газета чыккан көнне яңа санны да кесәсенә салып кайтып китә иде ул. 

“Мәдәни җомга” газетасы чыга башлагач, анда да Шәехсыз булмый дигән фикер өстенлек алды. 1995 елда Зәбировны шунда чакырдылар. Газетаның башлангыч чорында секретариатны аннан башка тәртипкә салып булмый иде шул. Төп вазифасын башкарудан тыш, Шәех Зәбиров иҗат белән дә актив шөгыльләнде. Күп язды. Аның мәкаләләре газета битләрендә даими урын ала иде. Мөселман татар календарьлары чыгару белән дә мавыгып китте Шәех. 1994-2003 елларда ул календарьларны төзүче дә, аларның әдәби мөхәррире дә иде. 

Шәех бик кунакчыл шәхес буларак та хәтердә калган. Без Хәлим Гайнуллин белән аның өендә берничә тапкыр булдык. Ул безне ныклап сыйлап җибәрә иде. Ашыкмыйча, иркенләп сәгатьләр буе сөйләшеп утыра идек.

Теләнеп йөрмәде Шәех, эшләде дә, эшләде. Үзе турында кайгырту өчен аның вакыты да калмады кебек. Ялгышмасам, хөрмәтле хезмәттәшебезнең бары бер генә бүләге бар: аңа 1986 елда “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. 

2009 елның 26 апрелендә Шәех Зәбиров арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Урыны җәннәттә булсын!

Бүген Миншәех Харис улының тууына 90 ел тулыр иде. Без аны бик сагынабыз. Онытмыйбыз сине, Шәех! Онытмыйбыз! Милли геройларыбызның тиңдәше булып күңелләребездә яшәрсең син.

 Әгъзам Фәйзрахманов.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading