Кеше, олыгая башлагач, азрак сүтелә башлый. Кайбер авырулар ябыша, тешләр кителә, төшә.
Мине дә мондый хәлләр әйләнеп узмады. Иллене тутырып, алтмыш ягына чыккач, авызда шактый тешнең юкка чыгуын сизә башладым. Әле эшләп йөргән вакытлар, кесәдә азрак акчалар да бар. Мин әйтәм, болай йөреп булмас, киләчәктә дә кирәге чыгар дип, теш куйдыру нияте белән, табибка юл тоттым. Табиб, авызны ачып, озак кына карап торды да минем белән сөйләшә башлады.
- Һич аңламыйм, менә синең авызда бу буш урынга ике теш сыймый, ә инде берне куйсам, теш бик киң булачак, матур булмый, - дип, миңа сорау белән карады. - Ничек болай булган бу синең, - диеп, табиб үзе дә уйлана башлады. Шул вакытта кылт итеп минем яшьлек хатирәләре искә килеп төште.
Безнең авылдан артык ерак түгел - биш чакрым тирәсе - зур Норлат авылы урнашкан. Минем балачакта, 1963 елга кадәр, Норлат авылы Төньяк Норлат районы үзәге булып торды. Билгеле инде, район үзәге - ул гади авыл түгел. Нинди генә дәүләт оешмалары юк монда: матур биналар, кибетләр, почта, хастаханә, хәтта ашханә дә бар. Безнең авылда бер кечкенә кибеттән башка боларның берсе дә юк иде. Авылның сигезьеллык мәктәбен исәпкә тыкмыйм. Бөтен авыл халкы төрле эшләр буенча Норлатка йөри. Кием-салым дисеңме, ашау әйберләреме, бар да Норлаттан. Безнең ише бала-чага да, юк эшне бар итеп, район үзәген әйләнеп кайтырга тырыша. Чөнки ул заманда Норлатка барып кайтуны, хәзерге вакытта Казанга төшеп-менү белән чагыштырып була. Шулай ук кибетләрдә йөрисең, кесәдә бер тиен акча булмаса да, төрле товарларны тотып, әйләндереп карыйсың. Мин үзем күбрәк китап кибетендә кайнашырга ярата идем. Киштәдә кызыклы, тылсымлы, яңа китаплар күп. Алардан тәмле типография буявы исе килеп тора. Барысын да карап чыгасы, тотып укыйсы килә. Китап сатучы да, безнең кесәдә бер китап сатып алырлык акча югын сизеп торса да, безгә артык бәйләнми, кибеттән кумый иде. Безгә китапларны озак итеп карарга рөхсәт итә. Шулай арып-талып, бернәрсә алмыйча, кибетләрдә йөргәч, ашханәгә юл тотабыз. Ничек инде, Норлат кадәр Норлатка килеп, "ресторанга" кермичә кайтып китәсең ди. Бу вакыйгалар 1961 елның көзендә булды. Акча алмашынган ел. Бер сум - ун тиен булып калды, ун тиен - бер тиенгә әйләнде. Бер тиен - бер тиен булып калды. Ул бер тиенне тагын ун тапкыр киметеп булмый бит инде. Андый акча юк бит - шуңа күрә үзгәртмәгәннәрдер. Ике тиен белән өч тиенне дә үзгәртмәделәр. Акча алышынганнан соң вак акчаларның сатып алу көче ун тапкыр диярлек артты.
Шулай, гадәттәгечә, Норлатка барып, кибетләрдә товар карап йөргәннән соң, Галимҗан дус белән бер телем ипи белән бер стакан чәй эчеп чыгарга диеп, ашханәгә юл тоттык. Галимҗан да, мин дә - без күп балалы гаиләләрдән. Галимҗанның гаиләдә - ун, бездә унбер бала булды. Ләкин 1961 елның көзенә бездә бишесе генә туган иде әле. Ашханәгә кереп, сатучы ападан, һәрвакыттагыча, бер телем ипи белән бер стакан чәй сорадык та үзебезнең өч тиеннәрне аңа суздык. Ипиләр бушлай дип белдерде сатучы апа. Ничек бушлай, бушлай әйбер буламыни? Апаның сүзләре тиз генә безнең башка барып та җитмәде. Нигә бушлай, чыннан да коммунизмга кереп барабызмы? Бу елларда коммунизм турында күп сөйлиләр иде радиодан, гәҗитләрдә дә яздылар. Стеналарда “Бүгенге буын коммунизмда яшәячәк” дип язылган плакатлар эленеп тора. Безне коммунизмда җәннәт көтә кебек тоела иде. Кемнең җәннәттә яшисе килми?! Әби миңа һаман әйтеп килде: начар эшләр эшләмә, яхшы эшләр эшлә, яхшы эшләрең күп булса, теге дөньяда жәннәткә керәсең. Сатучы апаның ипи бушлай дигән белдерүен ишеткәч, без шунда ук бер стакан чәйдән өч стакан чәйгә күчтек. Ашханәдән өч стакан чәй белән сыйланып, туйганчы бушка ипи ашап чыгуны - өйдәге әни китеп биргән шикәр кыйпылчыгы белән азрак сары төсе кергән суны эчеп утыру белән чагыштырып булмый инде. Монда бөтенләй күңелләр күтәрелеп, дөньялар ямьләнеп китә. Шулай ныклап "ресторанда" ашап кайткач, өйдә дә бер-ике көн азрак ашап йөрисең, гаиләдә чыгымны киметәсең. Шуңа күрә без мондый сәяхәтне Норлатка атна-ун көнгә берәр тапкыр кабатлый башладык.
Шулай беркөнне, төштән соң мәктәптән кайтып килгәндә, ике олы кешенең, сөйләшә-сөйләшә, ферма ягына төшеп баруларын күрдем. Ара ерак булмаганга, аларның сүзләре дә минем колакка ишетелде. Тешләре сызлый, теш алдырырга Норлатка баралар икән. Хәзер Албабага сөт ташучы Нургазиз абый машинасына төшеп барулары. Мин моны ишеткәч, чабып өйгә кайтып, мәктәп букчасын ыргыттым да, үзем генә белә торган "кассадан" өч тиенне алып, фермага йөгердем. Машина йөртүче Нургазиз абый кабинада күренми. Юлга чыгар алдыннан, азрак капкалап чыгарга, өйгә кайтып киткән күрәсең. Алар фермадан ерак тормыйлар иде. Машина янына Норлатка һәм Албабага баручы халык та җыелган. Күбесе өстә кузовта утыралар. Мин дә, әрҗәгә сикереп менеп, бер буш (кеше утырмаган) бидон өстенә менеп утырдым. Сөт ташучы Рәхим абый да үз урынында. Монда иң яхшы урыннар - бидон өсте. Берәр йомшак әйберең булса - аны аска салып, булмаса, шул килеш бидон өстенә утырып барасың. Бидон өсте эләкмәгәннәр инде чүгәләп, борт кырыена тотынып баралар. Кузовка эләксәң, халык ни рәвешле барырга да риза. Машина - машина инде ул. Бу сиңа көзге айларда су үтә торган тишек резин итекләр белән пычрак сөзеп бару түгел. Шул вакыт олыларның берсе мине машинадан куып төшерә башлады.
- Кара әле бу малай актыгын! Олылардан алда килеп, бидон өстенә менеп утырган бит! Кая барасың? Нәрсәң төшеп калган Норлатта. Бар төш, олыларга монда урын юк, - дип, мине кузовтан куарга тотынды.
Нәрсә дип әйтергә. Ашханәгә чәй эчәргә барам дип әйтеп булмый бит. Алай дип әйтсәм, һичшиксез куып төшерәчәкләр. Нинди сәбәп табарга? Ун яшьлек малайның Норлатта нинди эше булырга мөмкин. Андый вакытта рәтле уй да тиз генә килми бит әле башка. Шул вакыт теге теш суыртырга баручыларның сүзләре искә килеп төште. Мин эчтән мондый уйның башка килүенә шатланып, тыштан эре кыяфәт белән:
- Теш сызлый, теш суыртырга барам, - дип мыгырдандым.
Шушы вакытта нинди зур хата җибәргәнемне мин бераздан аңладым, ләкин соң иде инде төзәтергә. Олыларның икенчесе мине якларга тотынды.
- Ярар, тимә малайга. Теш алдырырга барам ди бит, утырсын. Монда тагы бар әле аның ише теш суыртырга баручылар. Шулар артыннан калмас.
Машинада бару күңелле инде ул. Башны төрле якка боргалап, тирә-юньне, табигатьне күзәтәсең, аның матурлыгына сокланасың. Шулай хозурланып бара торгач, Норлатка барып җиткәнне сизми дә калдым. Беренче тукталыш Норлат башында. Монда инде почтага һәм хастаханәгә баручылар төшә. Халык бөтенләй төшеп бетте диярлек.
- Малай, ә син нишләп утырасың, теш сурдырырга барам дип әйттең бит, тешкә баручылар бар да төшеп бетте, әйдә, тиз төш, көттермә шоферны, - дигән сүзләргә сискәнеп киттем. Ничек - төш! Минем бит теш сызламый. Мин бит аны болай гына әйткән идем. Төшмәсәм дә, хәзер алдакчыга чыгам бит бөтен авыл халкы каршында. Хәзер, теге "җикмеш" Гарифының олы малае шыр ялганчы булып чыкты дип сөйли башлаячаклар. Әле алдакчы Рафил дип кушамат та чәпәп куюлары бар.. Ничә тапкыр әйтте әни ялган сөйләп йөрмәгез диеп. Әниләрне тыңламасаң, менә шундый хәлләргә каласың икән. Нәрсә булса була, ләкин мондый хурлыкка калырга һич ярамый. Минем авызда күпме теш бар икән? Хәер, олылардан ишеткән идем: кеше авызында утыз ике теш була, шуларның дүртесе акыл теше икән. Миндә акыл тешләре юктыр әле, чөнки ике тиенлек тә акыл юклыгы күренеп тора. Азрак акылы булган кеше мондый хәлгә калмый ул. Димәк, авызда егерме сигез теш булырга тиеш. Ялганчыга чыкмас өчен, күрәсең, берсен суыртырга туры киләчәк. Бер теш алдырганнан берни булмас әле. Әнә әбинең авызында дүрт-биш теш кенә күренә. Әби әйбәт яши әле, сиксән ягына чыгып бара. Булды, тәвәккәлләдек, барам теш табибына.
Хастаханә ерак түгел, тиз барып җиттек. Олылар чират алдылар, иң актыккысы булып, мин дә чиратка бастым. Олылар берәм-берәм кереп чыга тордылар табибка һәм тарала бардылар. Бервакыт минем тирәдә бер кеше дә калмады. Бу вакытта табибка кермичә китеп барырга да була бит инде. Ләкин ниндидер сихерле көч, әйткән сүзләреңне ахырына кадәр җиткер, әйткән сүзләреңне эшлә диеп, мине монда бәйләп куйган кебек тотты, андый дөрес уйларны башка да кертмәде, моннан китәргә ирек бирмәде. Ниһаятъ, мине дә табибка чакырдылар. Кайсы тешең авырта диеп сорады табиб. Мин авызны ачып, күзне йомып, бармакны авызга кертеп җибәрдем. Сизеп торам: бармак астагы бер тешкә барып терәлде. Табиб тешне карагач, ярдәмчесе белән үзара сөйләшүләре минем колакка ишетелде. Таза күренә бу теше малайның, дөрес күрсәтте микән? Табиб яңадан кабатлап:
- Шушы тешеңме? - диеп сорады, һөнәр инструменты белән суккалап та карады.
- Ыхы, - дидем мин, бармакны авыздан алмаган идем әле.
- Авыртадыр, авыртмаса, шушы пычракта күрше авылдан саз ерып килеп йөрмәс иде, әйдә алып җибәр, - диде ярдәмчесе.
Табиб тешне тиз суырып алды. Алар янадан акрын гына үзара сөйләшә башладылар. Бу юлы аларның сөйләшкәннәре миңа ишетелмәде. Мөгаен, ялгыш җибәрдек, таза тешне суырып алдык диеп, миңа сиздермичә генә фикер алыштылар ахрысы. Мин инде төгәл беләм ялгышканнарын.
Мин табибның ике сәгатъ ашарга ярамый дигән сүзләренә колак та салмадым. Ничек ярамый. Минем Норлатка килүнең төп сәбәбе дә әйбәтләп ашап кайту иде бит. Кайда йөрергә тиеш мин тагы ике сәгатъ буена. Бу теш суырту каяндыр уйламаган җирдән килеп чыкты. Мин бит Норлатка теш алдырырга дип чыкмаган идем. Мин, хурлыкка калмыйча, теш биреп котылганга шатланып, йөгерә-йөгерә "ресторанга" ашыктым.
Балачак вакытлары тиз узып киттеләр. Көткән коммунизм да каядыр бөтенләй юкка чыкты. Гомер уза торды. Мин бу хәлләрне үзем дә бөтенләй оныткан идем. Зурая барган саен, теш урыны ике яктан кысыла, кечерәя башлады. Олы яшьләргә җиткәч, янәшәдәге чынлап сызлаган тешне алдырырга туры килде. Шулай бу урынга чыннан да ике теш сыймый, ә бер теш киң булып күренә иде. Мин бу яшьлек хатирәләрен табибка сөйләгәч, ул кычкырып көлде дә, хәзер бөтенесе дә аңлашылды диеп, үз эшенә тотынды.
Менә шулай дуслар, тешсез калсам калдым, әмма ялганчы булып калмадым.
Рафил Җәләлиев.
Комментарийлар