16+

Әти-әни булырга өйрәнәсең килсә?..

Бала чакта өлкәннәргә, әти-әниләргә кызыгып карый идек. Аларны беркем дә ачуланмый, эш тә кушмый. Үзләре ничек телиләр, шулай яшиләр. “Тизрәк үсеп, шундый булырга иде!” - дип хыялландык.

Әти-әни булырга өйрәнәсең килсә?..

Бала чакта өлкәннәргә, әти-әниләргә кызыгып карый идек. Аларны беркем дә ачуланмый, эш тә кушмый. Үзләре ничек телиләр, шулай яшиләр. “Тизрәк үсеп, шундый булырга иде!” - дип хыялландык.

Өлкәннәргә бала үстерергә бик җиңел түгеллеген соңрак, үзебез әти-әни булгач кына ныклап төшендек. Җитмәсә, бер генә мәктәптә дә, хәтта югары уку йортлары: институт-университетларда да әти-әни булырга өйрәтмиләр, диплом бирмиләр. Кем әйтмешли, үз ялгышларыңда, аларны төзәтә-төзәтә өйрәнергә туры килә. Ә бит ул ялгышлар киләчәктә баланың язмышы да булырга мөмкин. Шуңа күрә дә әти- әни булу бик зур вазыйфа, олы җаваплылык һәм хезмәт сорый торган, бер минут ялы булмаган, үтә дә җитди эш. Шуңа да: “Эх, берәр җирдә укытсалар, башны бәрә-бәрә өйрәнер идек!” - диючеләр аз түгел.

Мәскәүдә яшәүче Диана Машкова ире белән бергә 4 бала тәрбиялиләр. Кызлары Нэлли гына үзләренеке. Тагын өчесе - өч ел эчендә бу зур тату гаиләгә балалар йортларыннан килгән ятимнәр. 

Тәрбиягә бала алу теләге бу гаиләнең иң зур хыялы була. Ләкин кайдан башларга? "Авырлыклар алдында каушап калмабызмы?“ дигән икеләнү һич тынгылык бирми үзләренә, беренче адымны тиз генә ясатмый тора. Ләкин ир дә, хатын да балага гаиләсез яшәүнең бик кыен икәнен яхшы аңлыйлар. Хәтта мөмкин түгел икәнен дә бик яхшы аңлыйлар. Шуңа да бер генә баланы булса да, гаиләле бәхетле итәргә тырышып яшиләр. Тәрбиягә бала алган гаиләләр мәктәбендә белем алып, инде чынлап торып сабый эзләргә керешәләр.

Әлеге мәктәптә “баланың холкы 3 яшенә кадәр формалаша” дип кат-кат әйткәнне ишетеп торганга, биш яшькә кадәргене алырга уйлыйлар. Тирә-яктагы балалар йортларына язалар, шалтыраталар, барып та киләләр. Ләкин һәрберсендә “андый яшьтәге бала юк, әнә үсмерләрне алыгыз”, - дигән җавапны ишетәләр. Аннары бәхет елмая. Ике айлык кыз белән танышырга чакыралар. 2013 елда Даша дигән тере курчаклы була алар. Бу вакытта үз кызлары Нэллига 14 һәм ул әти-әнисенең төп ярдәмчесе була.

Диана Машкова - Казан кызы. Хәзер Мәскәүдә яши. Бүгенге көндә - танылган журналист-язучы. Тема эзләп аптырамый. Үз гаиләләре турында тәфсилләп оста каләм белән яза да, төннәр буе елап укый торган китап килеп чыга. “Әгәр син булмасаң” дигән беренче китабы тәрбиягә бала алырга җыенып та, икеләнеп калганнар өчен изге фатиха була. Әлеге гаилә янына киңәш сорап килә башлыйлар. Бер уй, бер теләк - балаларны гаиләле итү нияте белән яшәүчеләр тора-бара бер клубка берләшә.

Соңрак әлеге гаилә тагын бер Дашага арта. Тугыз елын балалар йортында уздырган 13 яшьлек кызны үз ояларына алу бик күпләргә матур үрнәк кенә түгел, яңа китапларына яңа герой да була. Даша янына йөргәндә, тагын бер малай - Гоша белән танышалар. Шигырьләр язучы, әдәбиятны яратучы бу малайга терәк булып, талантын югалтмый, әйбәт кеше булып үсәргә ярдәм итәргә телиләр. Хәзер Гоша үзе дә үз тормышын хикәя итеп яза. Әнисе шикелле китап чыгарырга хыяллана.

Кайчандыр яшәүнең мәгънәсен югалткан, тормыштан тәм тапмый башлаган үсмер бүген иҗат канатларында оча. Юкса, мәктәптә күп дәрес калдырганы һәм начар тәртибе өчен ОГЭны да бирдермәскә уйлаган булганнар үзеннән. Гаиләгә килгәч, репетиторлар белән ныклап шөгыльләнеп тапшыра имтиханнарын. Бүген барысы да яхшы аның, педагогика көллиятендә белем ала. Ә практиканы кечкенә Дашада үтә, аны тәрбияләшә.

Балалар йортында озак булырга туры килгән бала: "Мин - ятим, мине барысы да кызганырга, яратырга тиеш!” – дип кулланучы каланчасыннан гына карап яши. Менә шул фикерне үсмер башыннан сөреп чыгарыр өчен шактый тырышырга туры килә бу игелекле гаиләгә. Һәр бала - Дианага яңа илһам, яңа китап, Аллаһ бүләге булып килә.

Кайчандыр фикердәшләр клубы булып оешкан бу төркем хәзер инде илкүләм зур мөһим хәрәкәткә әйләнеп, көннән-көн киңрәк колач ала бара. Хәзер бу программа “Бәхетле гаилә әлифбасы” дип атала. Бик дөрес исем. Кемне дә булса бәхетле итә алсаң гына син үзең дә тулы бәхетле буласың. Бу - яшәешнең  төп кануны. 

"Бәхетле гаилә әлифбасы”  кысаларында аңлап эш итүче әти-әниләр мәктәбе хәрәкәтеннән минем дустым, югары квалификацияле педагог-психолог Люция Сөенбәк кызы Зөлкарнәева да читтә кала алмаган, билгеле. Ул инде әлеге мәктәпнең лидеры да булган, Мәскәүдә укыган һәм бүген үзенең белем-тәҗрибәсен башкалар белән уртаклаша алу хокукы да бар. Ул мондый мәктәпләрне башкалабызның 20нче гимнзиясе әти-әниләре белән алып бара. Инде менә Балтачка да чакырганнар. Бергә бардык.

Люция ханым өчен тәрбиягә алу темасы чит түгел. Ул үзе дә өч бала тәрбияләп үстергән әни. Дүрт оныкның яраткан дәү әнисе. Ике кызын үзе дөньяга китергән булса, Русланны Аллаһ биргән. Самара өлкәсендә шундый юнәлештәге учреждениедә эшләгәндә, өч яшьлек малайның балачагыннан бал тәме түгел, ә дегет исе килгәнен белгәч, йөрәген дә, кочагын да ача ул бу сабыйга. Бүген Руслан - хәрби кеше, махсус операциядә катнаша. Әле Яңа ел алдыннан “һәлак булды...” дигән авыр хәбәре килгәч, күпме йокысыз төннәр уздырганын, күпме күз яшьләре агызганын үзе дә бер Ходай гына белгәндер. Ләкин уйларның материальләшүен яхшы төшенгән психолог-әни бер генә минутка да өметен өзми. Аның исән-сау булуын бар җаны белән тели, ышана. Һәм шулай була да, Руслан исән-сау икән. “Бәлки, тиздән ялга да кайтырмын әле!” - дип шалтыраткан.   

Балтач районы Таузар мәктәбендә үткән зона семинарына Арчадан да килгәннәр иде әти-әниләр. Ә инде бу чарада Балтач район мәгариф идарәсе мәктәпкәчә тәрбия методисты Гөлнара Нотфуллинаның да катнашуы аның бик мөһим һәм вакытлы булуына ишарә. Тәҗрибәле психолог белән аралашу беркемгә дә комачауламый бүген. Шуңа да сөйләшүебез дә, практик тренинглар да бик файдалы булыр. Белем - бер нәрсә, аны гамалдә куллану икенче әйбер. “Җиде кат уйла, бер кат кис!” дип бабайлар белми әйтмәгән бит инде. “Ачуың килсә, унга кадәр сана, шунан соң гына авызыңны ач", диләр. Тагын бер җайлы юлы бар икән. Кулыңа юка резинаны беләзек итеп киеп куясың да, үзең, я башкалар хакында начар уйласаң, тарттырып суктырып аласың. Авырта. Һәм дөрес эшләмәгәнеңне искәртә. Бер караганда, кечкенә генә әйбер кебек. Ә күпме сабак. Тормышның гаилә дигән дәүләтенең четерекле сорауларына җавап эзләп табышты психолог, дип тәгаенләп әйтеп була. Семинар тәмалангач та, күпләр Люция ханымны тиз генә җибәрмәде. Янына килеп шәхсән сорауларына җаваплар алдылар. 

Әлеге семинарны оештырып уздыручы Таузар мәктәбе (анда башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы бер түбә астында урнашкан) директоры Римма Наил кызы Нәҗмиева да бик канәгать калды. Әлеге семинарда катнашучылар, бәлки, киләчәктә гаиләләренә бала алу турында уйлашырлар. Эх, шулай булса. Аннары инде мәктәпләрдә балалар саны да артачак, авыл тормышы да күңеллерәк булачак. Әлеге семинарда катнашучылар киләчәктә безнең “Шәһри Казан”га (Язмыш сәхифәсенең) дә якын дуслары булыр дигән өмет тә бар. Үз язмышларын үзләре язарга җыенган утызлап ханым җыелган иде бит бирегә.  

Люция ханымның да шатлыгы зур. Иртәгә ул үзе үрнәк алган укытучысы остазы Диана Машкова белән очрашачак. Талантлы язучы, шәфкатьле ана Казанга килә. Мин дә сөендем. Очрашуга бара алмасам да, Диана Машкованың үз кулы белән язып биргән “Бәхетле гаилә әлифбасы” дигән китабына - кадерле истәлеккә ия булдым. Дуслар-җандашлар яшәсен. Бик файдалы, һәр гаиләнең өстәл китабы булырга тиеш ул җыентык. Утыз дәресне үз эченә туплаган. Авторы талантлы, оста каләмле язучы, күп баланы тәрбиягә ала алган һәм аларны бәхетле итү юлын тапкан шәфкатьле игелекле ана бүтәннәргә дә бәхетле булу юлларын өйрәтә. Ә бәхет беркайчан да, беркемгә дә артык була алмый ул.

  

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading