Таһирның күптән әтисе янына кайтканы юк иде. Әти, үпкәләп тә аласыңдыр инде, эш, дөнья мәшәкате, ыгы-зыгы белән йөрибез. Бер генә көн дә исемнән чыкмыйсың да бит, шулай да... дип әкрен генә зират капкасын ачты ул.
Тынлык... Үле тынлык. Юк, үле түгел, киресенчә, тере тынлык хакимлек итә бит монда. Мәрхүмнәр түгел, ә без гафләттә, без йокыда. Һаман нидер җитми, дөнья куабыз. Ана – кызны, ата – улны, күрше – күршене, туган туганны белми яшәгәндә, без дә “бу якты дөньяда яшим” дип авыз тутырып әйтә алабызмы икән?! Кайвакыт без роботларны хәтерләтәбез түгелме?! Көн тәртибе шул бер рәткә салынган. Уяну, ашау-эчү, эшкә бару, эш көне тәмамлангач шул ук гамәлләр кабатлана, әмма тәртипнең киресе белән. Кайвакыт бу дөньяның мәгънәсе нәрсәдә соң дип уйлана башлыйсың да, кинәт кенә давыл сыман бөтереп үзенә алып кереп киткән дөнья мәшәкатьләре кабат үзенә "йота".
...Таһирның бу давылларга ияреп кереп китәсе килми иде бер дә. Шуңа да ул бик еш әтисенең: “Улым, дөнья өч көнлек. Кичәге көн үтте, иртәгә дигән көн җитәме, юкмы икәне билгеле түгел, бүгенгеңнең кадерен бел, тормышыңның мәгънәсен табарга тырыш”, – дигән сүзләре турында бик еш уйлана.
Әтисе киткәнгә 18 ел. Үзе дә ир уртасы булып килгән Таһир кечкенә малай чагындагы кебек әтисенең кабере алдында башын иеп басып тора...
– Исәнме, әти... Мин килдем... Син... Син миңа үпкәләп куясыңдыр кайчак... Син бит безгә гел вакыт таба идең. Эштән инде арып кайтып, ятасың гына килгән чакта да без каршыңа йөгереп чыга идек тә, кайсыбыз тәгәрмәче төшкән машинасын борын төбеңә төртә-төртә рәтләвеңне сорый, кайсыбыз китап тотып килеп, укыганыбызны сөйләргә тели идек. Әни дә шунда бит инде, югыйсә, тик без сине шулхәтле сагынып каршы ала идек, шуңа да юк эшне бар итеп, сине күбрәк яныбызда тоткарлау җаен карый идек. Әти, хәтереңдәме синең битеңне кыл сакал баса башласа, син безне үпкәндә ул шулхәтле кытыклый, хәтта тигәнәктәй чәнчи иде. Ә без түзә идек, әти. Яшермим, бераз авырттыра да иде бит ул, тик без кыты-кыты көлүдән башка бер сүз әйтми идек... Әти, син аның авырттырып кытыклаганын үзең дә белгәнсеңдер инде, шулаймы? Син дә, без дә җитте дип әйтмичә, шулай шаярыша идек, чөнки бу вакытта син дә, без дә үзебезне шундый бәхетле итеп тоя идек, әйеме? Аннары әни безне бераз ачулана төшеп: “Нинди гадәт инде ул, әтиегез эштән арып кайткан, борчымагыз”, – димәсә, без төнгә кадәр шулай иркәләнеп утырырга да каршы булмаганбыздыр, әти... Их, әти, шул чакларны ничек кайтарырга теләвемне белсәң иде. Бер генә тапкыр шулай алларыңда утырып иркәләнсәң иде... Бер генә тапкыр...
Таһир уйларына бирелеп әтисенең яшь чакларын, җир җимертеп эшләп йөргән мәлләрен күз алдыннан үткәрде. Әтисенең төз гәүдәсе, яшел зур күзләре хәтерендә яңарды. Күпме әтиле, бәхетле көннәр яшәлгән дә, күпме әтисез, бәхетсез көннәр узылган. 18 ел дәвамында нинди генә авыр көннәре булмады аның. Ир балага ата кеше аеруча да кирәк шул. Тормыш тәмам аяктан екканда кечкенә баладай әтисенең алларына менеп утырасы, йөзен аның кайнар күкрәгенә куеп, йөрәк тибешен тыңлыйсы, шул йөрәк тибеше аша үзен борчыган сорауларга җавап табасы килгән вакытлары бигрәк күп булды шул. Әмма әти дә, аның йөрәк тибеше дә, көчле куллары да юк иде инде...
Начар авыру күз ачып йомганчы Таһирның әтисен җир куенына салды. Олылар: “Суга төшкәндәй юк булды”, – дип сөйләгән кебек, Таһирның әтисе дә кинәт мәңгелеккә күзләрен йомды... Бу авыр көннәр инде күптән узса да, Таһир барысын да бүгенгедәй хәтерли: 18 яшьлек яшь егет әтисенең җансыз калган гәүдәсен кочаклап озак елаган иде. Ул башта ышана да алмады. Менә хәзер әтисе күзләрен ачар да, көчле куллары белән чем кара чәчләрен сыйпар, “Улым, йоклап кына киткәнмен, курыктыңмыни?” – дип дәшәр сыман иде. Әмма кадерле, газиз тавыш ишетелмәде. Бу ачы хакыйкать белән ризалашасы гына калды... Җир куенынына да үзе салды Таһир әтисен. Бу көнне ул берничә елга үсте, олыгайды, җитдиләнде... Шул көннән әтисез тормыш башланды...
– Әти, мин китим инде, син үпкәләп калма яме, без сине догаларыбыздан калдырмыйбыз. Йөзеңә кызыллык китермәдем әти, үзең беләсең. Син өйрәткән тәртип белән тормыш алып барырга тырышам... Булганына шөкер итәм, борчу, бәлаләр килгәндә сабырлык күрсәтәм, кешенекенә кызыкмыйм, ихлас күңелдән шатлыкларын уртаклашып яшим. Әти, нәкъ син өйрәткәнчә, син яшәгәнчә яшим мин... Мин тагын килермен, әти, син гел килә алмаганга үпкәләмә генә...
Әти... Таһир тагы нәрсәдер әйтергә теләгән иде, машинасының тәрәзәсен төшереп үзенә дәшкән кечкенә кызының тавышы ишетелде.
– Әти, син киләсеңме әле? Монда телефоныңа шылтыраталар, – диде кызы.
Таһирга:
– Хуш, әти! Үпкәләмә, мин килермен яме, – дип саубуллашырга гына калды...
Айсылу Юлдашева.
Комментарийлар