16+

«Төне буе кәрзин үреп чыктым да, ә иртән фабрикага юл тоттым»

Кәрзиннәр, вазалар, кашпо һәм хәтта үрелгән җаһаз – боларның барысын да ротангтан үз кулларың белән ясарга мөмкин.

«Төне буе кәрзин үреп чыктым да, ә иртән фабрикага юл тоттым»

Кәрзиннәр, вазалар, кашпо һәм хәтта үрелгән җаһаз – боларның барысын да ротангтан үз кулларың белән ясарга мөмкин.

Күрше Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче Рамилә Мигразованың йорт ишегалды әллә кайдан күзгә ташлана. Матур итеп ясалган зур кәрзиннәр аның капка төбен, бакчасын бизәп тора. 

Тумышы белән Рамилә Караганда якларыннан, аннан соң язмыш җилләре аның әти-әнисен Нократ Аланына китерә. Бирегә күченеп кайтканда кызчыкка нибары ике яшь була. 

– Хәзер миңа 55 яшь, – дип таныштырды оста ханым. – Бөтен гомерем Нократ Аланында үтте. Мәктәп елларыннан соң тегүчелеккә укыдым. Әлеге һөнәр буенча бераз үземне сынап карадым. Берара базарда сатучы булып эшләргә дә туры килде. Соңгы елларда сату эшләре белән хәлләр мөшкелләнгәч, көчемне башка өлкәдә сынап карарга булдым. Тормышымны тамырдан үзгәртергә, ниндидер яңалык кертергә теләдем. Социаль челтәр аша Казанда яшәүче бер ханымның ротангтан (каламус һәм демоноропс пальмаларының лианалар сабагыннан үрү өчен табигый материал) үрелгән кашпо күреп алдым да, шуларга гашыйк булдым. Иҗат кешесе һәрчак матурлыкка омтыла бит, миндә дә шул хис уянды. 

Рамилә Казанда яшәүче оста белән языша башлый. Мастер-класс үткәрә алуы турында да төпченә. Бермәлне очрашу көнен билгелиләр дә, Рамилә юлга кузгала. 

– Ротангның ике төре бар: табигый һәм ясалма. Беренчесенең ватаны Көньяк-Көнчыгыш Азия, анда үскән ротанга пальмасының, яки каламусның эшкәртелгән, чистартылган һәм киптерелгән сабаклары ул. Бу төбәктә яшәүчеләр борынгы заманнардан ук ротангтан торак төзегән һәм көнкүреш әйберләре һәм мебель үргәннәр, – дип таныштырып китте остакул. 

Рамилә исә үз эшләре өчен ротангның икенче төре – ясалманы куллана. Аны әзерләү өчен сәнәгатьтә полимерлар һәм каучук катнашмасыннан ясала торган синтетик материаллар файдаланыла.

Ясалма ротангтан үрелгән эшләнмәләр матурлыгы ягыннан табигый материаллардан ясалган кардәшләреннән калышмый һәм хәтта кайбер өстенлекләргә дә ия: төрле төстә эшләнергә мөмкиннәр, арзанрак һәм чыдамлырак та.

- Ясалма ротангтан үрелгән әйберләр дымлану, яки юешләнү аркасында үз формасын үзгәртми, шартламый, вакыт узу белән төсе үзгәрми һәм бик чыдам. Әнә шуңа алар озак еллар бакчада, ишегалдында тора, – ди Рамилә. 
Аның эшләрен күреп хозурланган танышлары үзләре дә мондый эшләнмә үреп карарга теләүләре турында белгертә. Шуннаң Рамиләдә мастер-класс оештыру теләге уяна. Ротанг алу өчен хәтта оста ханым Санкт-Петербургка да бара, андагы бер оста белән дә таныша. Ә ул үз чиратында үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.  
– Бер белмәгән кеше мине үзенә чакырып, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, аның янына кичке тугызда кергән идем. Төне буе кәрзин үреп чыктым да, ә иртән чимал алу өчен ротанг сатылучы фабрикага юл тоттым, - ди Рамилә. – Аннан үземә кирәкле чималны сатып алдым да, кире кайтыр юлга кузгалдык. 
Укучылары да үзләренең тәүге иҗат җимешләре белән остазларын сөендереп тора. 

Кәрзин, кашпо үрергә өйрәтүче останың даны Нократ Аланында гына түгел, ә тирә-як авылларга, хәтта күрше Татарстан районнарында да тарала. Аның белән элемтәгә чыгып, үзләренә килеп мастер-класс үткәрүләрен сорыйлар. Әле күптән түгел генә Казан шәһәреннән кайткан. 

– Минем хакта күпләр социаль челтәрләрдән укып белә. Бер очрак турында сөйләп үтим әле. 11 яшьлек малай Нократ Аланыннан ерак түгел бер авылда яши. Теләге – әнисенең туган көненә сюрприз ясау. Иртән торып, минем мастер-класска килеп җиткән иде  Аңа карап сокландым. Дүрт сәгать эчендә әнисенә бүләк итеп матур кашпо үрде, – ди Рамилә. 



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading