16+

“Төнлә йокыдан уятып сорасалар, җавап бирергә тиешсез”

15 декабря 2024, 12:06
2349
0
1
Уку өчен 6 минут

20 нче гасыр башы. 1917елның 20 декабрендә Алабуга районы Илмәт авылында яшәүче Шәрип бабай белән Шәмсебәнәт әбиләрнең гаиләсендә беренче бала Бибинур, Нурлы Биби дөньяга килә. Куелган исем – кешенең гомерлек юлдашы ул.

“Төнлә йокыдан уятып сорасалар, җавап бирергә тиешсез”

20 нче гасыр башы. 1917елның 20 декабрендә Алабуга районы Илмәт авылында яшәүче Шәрип бабай белән Шәмсебәнәт әбиләрнең гаиләсендә беренче бала Бибинур, Нурлы Биби дөньяга килә. Куелган исем – кешенең гомерлек юлдашы ул.

Бибинур - тирән мәгънәле исем, нурлы бала, гомер буе нур чәчеп, җылылык, яктылык өләшеп яши. Олы кыз бала, бераз үсә төшкәч, Шәмсебәнәт әбинең беренче ярдәмчесе була, барлык авыр эшләр аңа йөкләнә, җилкәсендәге көянтәгә 12 литрлы чиләкләр эленгән курчак кебек кечкенә, ябык кызын бик тә кызгана, жәлли бабай. Шуңадыр инде 14 яшьлек Бибинурын, җиде сыйныфны тәмамлауга, яшенә ике-өч ел өстәтеп, метрикә юнәтә дә, Чистай педучилищесына илтеп урнаштыра. Бик  тырышып укый, белем ала кыз. «1937 нче елда училищены тәмамладым. Мине Олы Шүрнәк авылына башлангыч сыйныфка билгеләделәр, пионервожатый итеп тә сайладылар. Максим дәдәй белән Марфа түтиләрдә яшәдем …». 

Шүрнәк чоры! Көндезләрен мәктәптә балалар укыта, дәресләрдән соң аларны биергә-жырларга өйрәтә, ә кичен избачта (изба-читальня) өлкәннәрне укыта,  хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән ликбез программасы 1940 елның ахырына кадәр дәвам итә. Яшь, көч-куәте ташып торган, талантлы кыз бик тиз яулый керәшен халкының күңелен. Аларның матур гореф-гадәтләрен, йола, җыр-биюләрен өйрәнә, керәшен милли киемнәрен киеп, сәхнәләрдә бии дә, җырлый да, хәтта керәшен авторларының әсәрләрен сәхнәләштерүдә дә иң активы Бибинур була. Керәшен халкының күңел төпкелендә яткан хәзинәләргә таянып, укуга, культура-агарту эшләренә тарта.

Тырыш, уңган, белемле, намуслы, туры сүзле белгечне тиз күреп алалар, Илмәт авылына күчерү приказы килә, бу хәбәр авылга бик тиз тарала. Укытучыны бөтен авыл халкы озатырга килә, Максим дәдәйнең дә күзләрендә моң-сагыш, күз яшьләре була, үзләрендә 4 ел яшәгән укытучыны үз кызы кебек якын күрә ул...

Дәхшәтле сугыш еллары... «…сугыш башланган елны Илмәткә күчерделәр, партияле буларак, авыл советына секретарь итеп билгеләделәр. Менә эшләр башланды: тәүлек буе рәсми кәгазь тутырам, иң кыены йокысыз үткән төннәр түгел, фронтка озату, сугышка китүчеләрнең сагыш тулы күзләре, үзәкне телгәли торган хушлашу җырлары, аларга кушылып мин дә җырлыйм, гаиләләре елый, мин дә елыйм... Күрше авылларга повесткаларны тапшыру өчен ат бирделәр, җирдән сикереп атка атланам. Бер тапкыр төнлә көчле яшенле яңгыр вакытында, күк күкрәгән тавыштан куркып, ат,  бәйләнгән баганадан нык кына тартылды да, кадакка эләгеп балтырым ярылды... 

Афәтле сугыш елларының балтырындагы шыксыз, тирән ярасы аркасында, бик теләсә дә, капрон оек кия алмады әниебез. 
“...1945 елны сугыш тәмамланды. Мине Игенче авылына мәктәп мөдире итеп күчерделәр. Ярым җимерек бер бина. Җәй буе балалар белән колхозда эшләдек, борчак чаптык... Көзен безгә колхоз кирпеч бирде, морҗа чыгардык, чистарттык, кирәк-яраклар алып эшли башладык...”. 
Тырышып эшли, тәҗрибә туплый, авыл халкы нык хөрмәт итә, һәрдаим ярдәм кулын суза, Нәгыймә апа белән Гафабану апаларда яши, алар аның җан кардәшләренә әверелә, нык туганлык хисләре урнаша, газиз Нәгыймә апабыз әнинең уң кулы, сердәше, ихлас киңәшчесе, ышанычлы, искиткеч зирәк акыллы таянычы, балаларның икенче әнисе була. 

“Игенчедә Камилгә тормышка чыктым. 1950 елда Әлфинурым туды... Авыл кимеде, укучылар бетте, мәктәп ябылды...1953 елда Көек мәктәбенә күчерделәр, шул ук тормыш сынаулары, шул ук авырлыклар өстәлде дә өстәлде генә. Көектә дүрт класс белән эшләргә туры килде...”
Сыйныфташым Айсылуның әбисе Зәйнәп апада яши алар, үз заманасы өчен хәлле генә, бик мәрхәмәтле әби мәктәп бинасы каршында тора, җылы пешкән ризыклары һәрвакыт әзер була. Әнинең тормыш юлында гел яхшы, киң күңелле, укытучының санап бетергесез эшләренә тирән хөрмәтле, теләктәш кешеләр очрый. Айсылу да 1-2нче сыйныфларда әнидә укый. “Беләсеңме, Әлфия, бер сыйныфта 4 класс утырабыз. Орчыктай бөтерелә, тырышып-тырышып укыта, безне дәресләрдән соң калдыра, кесәсендәге сохариларын бирә-бирә аңламаган темаларны аңлата иде. Бик яраттык без аны, кадерле укытучыбыз Бибинур Шәриповнаны, “Бишатна, бишатна” дип артыннан калмый идек, кызу әйткәндә шулай килеп чыга. Илмәткә күченгәч тә, Көеккә йөреп эшләде бит. Күз ачкысыз кышкы бураннарда зиратка кадәр юлларны чистартып каршы ала идек, чөнки таш яуса да, дәресне вакытында башлый, үтә төгәл кеше иде; өлкәнрәк балалар авыр дәфтәрләр тулы сумкасын да күтәрә... ”.

Әйе, әни сөйләгәннәрдән хәтердә калган, көз, кыш айларында иртәнге 4ләрдә кузгалам, бервакыт ач бүреләр көтүе юлга төшә, әни туктый, бүреләр дә туктый, озак карашып тора алар, тик тимиләр, үтеп китәләр. Көек чорына Әлфинур апам истәлекләрен дә өстим әле. “Миңа дүрт яшьләр тирәсе булгандыр, көзге кичләрдә әни белән Ядегәр авылына кукуруз чәкәнен бөртекләп чистартырга йөри идек. Ә көзге төн салкын, дөм караңгы, пычрак, чокырлар аша чыгарга кирәк, әнинең кулында пыскып кына яна торган керосинлы кул лампасы, шулай йөри идек, әни нинди генә батыр булса да, әлбәттә, курыккан инде, җанашым. Йокым килә, интегә идем... Аннан җәй көннәрендә һәр елны парталар, мәктәп тәрәзәләрен, идәннәрен үзе буйый, машина белән утын китертү, утын кисү, яру... мәктәпне уку елына әзерләү һәм тагын башка мөдир эшләре әни өстендә булган). “Көектә мин 11 ел эшләдем. Яшәү өчен Илмәт авылында йорт салып, 1958 елда күчендек. Әлфиям белән Наил улыбыз Көектә тудылар, әле мин 5 ел 4-5 километр Көеккә йөреп эшләдем. 1960 нчы елда Илмәт авылында Нуриям туды, (бер айлык сеңлем көнозын Нәгыймә апа кулында, яшь буын бу хәлләрне аңлый алмас, хәтта үзем дә...) 1”963 нче уку елыннан Илмәт башлангыч мәктәбендә 1-3 нче сыйныф укучыларын бирделәр”. Сыйныфташым Зөлфирә Әхәт кызының: “Илмәт башлангыч мәктәбендә укыган еллардан истә калган җылы балачак хәтирәләре...1963 нче елны безне 3-4 классларда Бибинур апа укытты. Шундый пөхтә, ягымлы, таләпчән иде. Бүген дә хәтеремдә тапкырлау таблицасы. “Төнлә йокыдан уятып сорасалар, күзегезне дә ачмыйча, җавап бирергә тиешсез, “ дия иде. Ул биргән төпле белемнәргә таянып, өлкән сыйныфларда да математикадан гел бишлегә укыдым. Башлангычта 1нче сыйныфлар белән утырдык, авырдан укыган балаларга дәрес әзерләшергә куша укытучыбыз. Мин безгә  күрше яшәгән Гаделне укытам, икенче көнне Бибинур апа тикшерә, бала яхшы җавап бирсә, безгә рәхмәтләр әйтеп сөенә, мактый иде. 

 Ә ул өйрәткән “Ком бураны”н хәзер дә оныкларыма җырлыйм. Бик ярата идем, иртүк мәктәпкә киләм дә таудан каршыларга төшәм, тәнәфестә чабып кайтып әни пешергән бөккәннәр алып киләм, дәресләрдән соң кайберәүләр белән бик озак утыра, дәфтәрләр тикшерә иде Бибинур апа. Бик рәхмәтлемен, аның якты образы күңел түремдә яши. Раббем, рухын шат кыл, урыны оҗмах түрендә булсын! Әмин.”).

1967 ел. Илмәт чорын үтә дә ихлас, утә җылы хисләр белән язылган әнинең соңгы чыгарылыш сыйныф укучысы Хашия Тимерхан кызының истәлекләреннән“Укытучы дигән исемнең дәрәҗәсен күтәрүче шәхесләр була. Үзләренә берни өмет итмичә, башкалар өчен тырышып, чын кеше һәм шәхес булып өлгерергә ярдәм итүче шәхесләр була. Безнең укытучыбыз Бибинур Шәрип кызы шундыйларның берсе. Бүгенгедәй хәтер түрендә без 6 малай,12 кыз  беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кердек. Ә безнең 4 класс белемле әти-әниләребез – ач-ялангач сугыш чоры балалары., теләсәләр дә укуда ярдәм итә алмыйлар.  Безне белем дөньясына алып керүче Бибинур апа булды. Илмәт башлангыч мәктәбен тәмамлап, Юраш урта мәктәбенә күчкән шушы укучының тугызы югары белемле, өчесе медицина көллиятен тәмамлады, сигезе һөнәри урта белем алды, барыбыз да лаеклы хезмәт юлында булдык. 

 Болар барысы да –укытучыларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе, Бибинур апа биргән, өйрәткән төпле белемнәрнең дәвамы. Укытучыбыз тирән белемле, тырыш, гадел, туры сүзле, таләпчән, кешелекле безнең өчен өлге шәхес иде. Авыл халкы өчен үрнәк әни, дүрт баласына югары белем алу өчен шартлар тудыручы да  ул. Аның мәгарифне үстерүгә керткән өлеше биниһая зур! Әле мин үз сыйныфыбыз турында гына яздым. Ә мөгаллимәбезнең педагогик стажы 40 ел!!! Авыл тормышында да иң актив катнашучы, эштән туктагач, озак еллар патроешма секретаре, авылдашларга рәсми кәгазь документлар тутыручы, кичәләрдә, җыелышларда чыгышлар, авыл халкының йөзен тотарга ярдәм итүче тәрбия чаралары бихисап иде аның. Илмәт авылы тарихында аның үз урыны, чын укытучы дигән бөек исеме бар!!! Бибинур апа – авылыбызның үз кызы ул, үз халкына хезмәт итүче, тәртипле балалар үстерүче әни дә! Туган иле, авылы, халкы каршында үз бурычын үтәгән бөек шәхес ул!!!” 

Әни өчен укытучы һөнәреннән башка һөнәр юк иде. Әлфинур апа, хәтерлисеңме, әни нык чирләп яткан вакытта бергә кайткан идек. Бары тик бер сорау бирде сиңа: Роза укытамы? Әйе, укыта, горурлана аласың, әни! Роза Приар Башкорт дәүләт университетының роман-герман факультетында 8 ел студентларга белем биреп, филология өлкәсендә диссертацияләр яклый, зур дәрәҗәләргә ирешә, күп еллар Оттава шәһәренең Монтессори системасы белән эшләүче уку йортында укыта, Бибинур әбисенең рухын шатландырып эшли. Сеңлемнең кызы Венера, үзем, Наил энем ( Чаллы шәһәренең 23 нче номерлы мәктәбендә 23 ел хезмәт укытып, фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күчә. Мәктәп белән хушлашу минутларында энемнең табуты кызыл кканәферләргә күмелде. Укучылар бик ярата иде үзен, хезмәттәшләре ихтирам итә иде.

1998 елның 31 декабре –гомер сәгате мәңгелеккә туктады әниемнең. 1999 елның 1 гыйнварында соңгы юлга озатырга кеше күп килде. Раббым, аларның рухларын шат, үзләрен җәннәтле ит! Әмин!

Әлфия Гыйләҗева, 40 ел хезмәт стажы булган педагог.
Казан.

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading