16+

Төрек сериалларын карыйсызмы? Тыярга, диләр...

Россиядә төрек сериалларын тыярга тәкъдим иттеләр.

Төрек сериалларын карыйсызмы? Тыярга, диләр...

Россиядә төрек сериалларын тыярга тәкъдим иттеләр.

Россия тамашачылары арасында  төрек сериаллары популярлык буенча үзебезнең ил һәм Америка проектларыннан соң өченче урында тора. Хәер, аларны башка илләрдә дә яратып карыйлар. Патриот Аналитика  компаниясе мәгълүматлары буенча, узган 3 елда Төркия сериалларына дөньякүләм ихтыяҗ 184 процент ка арткан.

Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов төрек ир-егетләрен тәнкыйтьләп чыкты. «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында депутат аларны хатын-кызларны таяк белән кыйнаучы һәм балаларын тартып алучы «убырлар» дип атады. Шул уңайдан ул төрек сериалларын тыюны хуплады.

Төрек сериалларын зиннәтле пейзажлары, затлы костюмнары һәм матур актерлары өчен бәялиләр. 

Милонов төрек сериаллары турында: ялган һәм сафсата
Парламентарий фикеренчә, Төркия сериалларын Россиядә тыярга кирәк, чөнки «бу тулы сафсата».
«Алар башыннан ахырына кадәр ялганга корылган. Биредә үзләрен яхшы актерлар дип уйлаган кебаб белән сәүдә итүчеләр, Төркиядә бер генә төпле актер да юк, барысы да сәләтсез, арзан фиглярлар (ике йөзле фокусчылар, кеше көлкесе). Төрек сериалларын тыярга! Чөнки кешеләр карый һәм шулай булырга тиеш дип уйлый», — дип белдергән ул.

Милонов билгеләп үткәнчә, Россия тамашачыларына «ялган әкият ошый». Ә чынлыкта, андагы яшәүче җирле ир-атлар хатыннарын таяк белән кыйный, балаларын тартып ала һәм өйләреннән куып чыгара.

"Кешеләрдә гүзәл дөнья, хатын-кызга искиткеч мөнәсәбәт турында ялган тәэсир барлыкка килә. Эш анда түгел. Алар ир-атның ялган образын тудыра. Ә бу чынбарлыкка туры килми», - дигән ул. 

Актриса Яна Поплавская Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милоновның Россиядә төрек сериалларын тыю идеясена карата үз фикерен белдерде. Ул парламентарий фикере белән килешмәде һәм аңа башка темаларга игътибар итәргә тәкъдим итте.
«Төрек сериалларын тыю - кешеләргә чит илдә җитештерелгән смартфоннардан яки автомобильләрдән файдалануны тыюга тиң, чөнки алар шулай ук "яхшы тормышның ялган тойгысы" тудыра», ди Яна.

Актриса билгеләп үткәнчә, төрек сериаллары тамашачыларның мәхәббәтен сыйфаты белән, ә нәкъ менә җиренә җиткереп эшләнгән сценарийлар, матур локацияләр һәм костюмнар белән яулап алды. Моннан тыш, аларда гаилә мөнәсәбәте, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтелә.

Әлеге фикерләргә карамастан, төрек сериаллары соңгы елларда Россиядә чын феноменга әверелде. Аларның популярлыгы якты хис-кичерешләр,  онытылмаслык мизгелләр, мавыктыргыч сюжетлар һәм хуш китәрлек Көнчыгыш колориты белән аңлатыла.

 «Кино эзләү»  сайтындагы рейтинг нигезендә (бәяләүләр саны буенча) Россиядә иң яхшы 10 төрек сериалы исемлегенә түбәндәгеләр  керә:
Постучись в мою дверь
Великолепный век
Черная любовь
Ветреный
Зимородок
Клюквенный щербет
Совершенно другой
Чёрно-белая любовь
Если сильно полюбишь

Төрек сериалларын ни өчен яраталар? Кинотәнкыйтьчеләр берничә факторны аерып күрсәтә. 
Беренчедән, аларны карау бик җиңел: матур пейзажлар, затлы костюмнар һәм хушны алырлык  чибәр актерлар. Көчле кичерешләр. Күпчелек сериаллар мәхәббәт турында. Сериалларда, еш кына мәхәббәт үч алу белән үрелеп бара. 

Шулай ук тыйнаклык таләпләре үтәлә. Төркиянең массакүләм мәгьлүмат чараларын контрольдә тоту органнары таләбе буенча киноларда хәмерле эчемлекләр тутырылган шешәләр күрсәтелми, җенси  күренешләр тыела һәм персонажларның үбешүе өчен штрафлар салына. Җенси мөнәсәбәтләрне күрсәтү тыелса да, геройлар арасында мимика, хис-кичерешләр белән бәйле киеренкелек көчәйтелә. Бу үзенә күрә актер, режиссерлардан аерым бер осталык таләп ителә. 

"Төрек сериаллары – авыр эш көненнән һәм тирә-юньдә барган негативтан читкә китәргә ярдәм итә торган матур картинага карау, ял итүнең чираттагы ысулы гына", - дип белдерде танылган алып баручы Ксения Бородина үзенең телеграмм каналында.
Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Елена Драпеко да аларның фикере белән килешә. 
"Бик яхшы сыйфатлы төрек сериаллары бар, хатын-кызларыбыз  аларны яратып карый. Анда шундый матур төрек ир-атлары, алардан көнләшергә генә кирәкми", - дигән Драпеко "Парламентская  газета" басмасына биргән әңгәмәсендә.

«Цензура булырга тиеш»
Журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова белән төрек сериаллары феномены, россия тамашачыларының ни өчен аларны яратып караулары турында сөйләшәбез.


– Миләүшә Ләбибовна, әлеге фикер турында ишеткәнсездер инде. Сез ничек уйлыйсыз? Төрек сериалларын тыяргамы, әллә киресенчә алардан үрнәк алыргамы?
– Бу мәсьәлә бик катлаулы. Төрек сериалларының төрлесе бар бит. Беренчедән, аларның бик көчле тарихи сериаллары бар. Шул ук "Великолепный Век", "Воскресший эртугрул", "Основание осман" дигән кинокартиналар Россиядә бик популяр. Миңа калса, тарихка багышланган бу сериаллар дөньякүләм дәрәҗәдә дә мактаулы. Чөнки күп кенә сериалларны төрекләр фикер кузгату өчен дә эшли. Бәлкем бу төрек сериалларын тыю тәкьдимен керткән сенатор сыйфатсыз сериаллар турында фикер йөртеп әйткәндер. Чөнки бөтен картиналарны да бутау, барысын бергә укмаштырып, бер калыпка салып карарга ярамый. Алар төрле.  Халыкның төрлесен сайларга, теләгәнен таләп итәргә хакы бар. Быел Татарстан башкаласында узачак «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленә дә төрек сериаллары режиссеры һәм актерлары киләчәк. Бу безнең өчен зур мәртәбә. Алар Россиядә дә генә түгел, бөтен дөньяда күрсәтелә. Әлеге илнең кино индустриясе бик көчле. Мин бер фикер белән генә бар нәрсәне сызып ташламас идем. 

– Россия сериалларында залимлык күренешләре баш калка дигән фикердә күпләр. Бәлкем, шуңа хатын-кызлар алардан арып чит илнекенә күчәдер? 
– Кинокартиналарны безнең илдә күрсәтү өчен сатып алганда аларга карата цензура булырга, аларның сыйфатын карарга кирәк дип саныйм. Бу, бигрәк тә, телеканал җитәкчеләренә кагыла. Үзем дә телевидениедә эшләгән кеше буларак, аның процессы белән танышмын. Фильмнар пакет белән сатып алына. Анда, әйтик, 50 фильм, аларның 10ысы бик әйбәт, калганнары сыйфаты ягыннан калыша. Мәгьнә ягыннан да. 
Төрек сериалларында бик матур күренешләр, барысы да бик модалы, заманча, әмма шул ук вакытта хис-кичереш, интрига, мәхәббәт тарихларына бай. Шуңа аларны каравы дә рәхәт. 

Әдилә Хәйбуллина – кино тәнкыйтьчесе, кино белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан театр училищесында «Кино тарихы» дисциплинасының югары категорияле укытучысы, Россиянең төрле мәйданчыкларында «Кино сәнгате» юнәлеше буенча лектор, халыкара кинофестивальләр жюри әгъзасы һәм эксперты:

 
– Төрек сериалларын карап Россия тамашачысы хозурлана, гади тормышта күрмәгәнне, анда күрә. Әйтик, популяр булган мелодрамаларны алыйк. Анда хис-кичерешләр ташкыны, һәр нәрсәне хәл итүче көчле, матур ир-егетләр, романтик хисләр хакимлек итә. Тормышта болар белән очрашмаган хатын-кызлар аларга карап үзгә бер хис кичерә, ир-ат идеалын шуның белән компенсацияли, күңелендәге бушлыкны тутыра дип әйтсәк тә була. Матурлык, гүзәллек, матур локацияләр, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләр, үз-үзен аямыйча ниндидер корбанга барган, шуның белән җәлеп иткән геройларның гамәлләре. Хатын-кызларыбыз боларга карап ир-ат идеалын булдыра. Әлбәттә, аны гади тормышта табуы  икеле, әмма эш анда түгел. Иң мөһиме, матурлык эзләү, аны табарга тырышу. 

Юлия Измир, блогер. Төркиянең Измир шәһәрендә яши:


– Төркиянең үзендә бары төрек  сериалларын генә карыйлар дисәң дә була. “Дизи”ның чын фанатлары биредә. Бигрәк тә тарих сериаллары популяр. 

Аш-су блогеры Илүзә Рамилевна (Хөснетдинова):


– Һәр кинокартинаның үз тамашачысы бар. Бу төрек сериалларына да кагыла. Шәхсән үзем өч төрек сериалын карадым да, шуның белән туктадым. Беренче балам белән декрет ялына чыккан елны беренче тапкыр караган идем. Аларда бик матур күренешләр тасвирлана, актерлары матур, тормышлары, үзара мөнәсәбәтләре кызыклы. Әмма сюжетлары шундый итеп корылган ки, нык сузалар. Шуңа ялыктыра. 

Туйларны теркәүче-оештыручы, блогер Рания Минһаҗева:


– Төрек сериалларын карамыйм һәм яратмыйм. Ни өчен дигәндә, ике серия дәвамында һаман бер балык башын чәйниләр. Шунда ук дуслашалар да, аннан соң ниндидер мөһим булмаган әйбер өчен талашалар, елыйлар. Үзем белмәгән кешеләр өчен борчыласыам килми. Әле бит сценарий төзүчеләре дә хәйләкәр, рейтингка карап сериал барышында ук сюжетны үзгәртеп куярга мөмкиннәр. Әһә, янәсе, безне кеше карый, әйдә боларны талаштырыйк әле. Болар әле бергә булмасын. Суза-суза, тагын 100 серия төшерик әле, дип тә эшләргә мөмкиннәр. Ул сериалларны карый башласаң, беренче 10 сериясе генә кызык, калганнары ботка, шуңа яратмыйм. Ләкин бер аерымлап атыйсым килгән кинокартина, ул “Великолепный век”. Аны тарихка бәйле булуы аркасында карый башладым һәм бик нык ошаттым. Әлеге сериал төшерелгән урыннарга үзем барып күрәсем килде. Шөкер, анда сәяхәт кылу насыйп булды, ә аннан төрек телен өйрәнү теләге белән кайттым. Хәзер атнага ике тапкыр индивидуаль төрек теле дәресләре алам. “Великолепный век” сериалын өченче тапкыр карыйм, инде бернинди тәрҗемәсез, субтитрларсыз гына, телне өйрәнү максатыннан. Таныш булмаган сүзләрне язып алам. Сериаллар күрсәтүне тыйсалар, китап укый башлар, буш вакытыбыз пәйда булыр иде. Юкса, алар бөтен вакытны ала бит. 

Психолог Вәсилә Шәмсевәлиева: 


– Төрек сериалымы ул, башка ил сериалымы, ниндие генә булмасын, кеше бөтенләе белән кереп китеп, шул геройлар, аларның хис-кичерешләре белән яши башлаган вакытта, үзенең уенда, фикерендә башка чынбарлык тудыра. Кемдер ул чынбарлыкны кире кага, икечеләре шундагыча яшәргә тырыша. Һәркемнең үзенчә, индивидуаль. Иң мөһиме, кешедә нинди генә мавыгу булмасын, әйтик, шул сериаллар белән бик каты мавыгып, уйларында гына булса да үзенең реаль тормышыннан ераклаша башлый икән, димәк, аны реаль тормышта нидер канәгатьләндерми, ул үзенең проблемаларын күрергә теләми. Яки аны күрсә дә чишәргә теләми. Шуңа күрә ул әлеге дөньяга кереп чума. Кеше үзенә бер сорау бирергә тиеш, ә ни өчен мин уйдырма, үзем уйлап чыгарган дөньяда күбрәк вакытымны үткәрәм, яшим. Әлбәттә, алар чынбарлыкны чагылдыра, ләкин аларны һәркем үзенчә күрә, үзенә тиешлене таба. Ләкин биредә баланс булырга тиеш. Әгәркеше үзен башка кеше итеп күз алдына китерә, сериал геройларына ияреп, андагы тормыш белән яши башлый икән, чынбарлыктан качу, проблемлардан качу дигән сорау килеп туарга мөмкин. Кайберәүләр бөтенләй мавыгып китеп дөньяларын оныталар, ә икенчеләре алардан гыйбрәт ала беләләр. 

«Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: 


– Корьәндә Ләһвүл хәдис дигән төшенчә бар, ягьни ялган тарих. Кайбер галимнәр әлеге төшенчәгә җырларны, төрле тамашаларны кертә. Адәм баласы шуларны карап, тамаша кылып, үзенең алтын вакытын югалта. Ә сериаллар хатын-кызларның күпчелеге өчен җан азыгы кебектер. Борынгы заманнарда әбиләребез Кыйссаи Йосыф китабын елый-елый укыганнар, тыңлаганнар, бер-берсенә кич утырырга йөргәннәр. Без исә җан тынычлыгын диндә табабыз. Әлеге сериалларда бөтен геройлар матур күренә, исерек ир белән яшәгән, авыр тормыш йөген өстерәп барган, эш аты булган, шуның өстенә 3 баласын аякка бастырган хатын-кызга менә шул сериаллар хыялланып алырга, авыр тормыштан арынып торырга ярдәм итәдер, күрәсең. Пәһлеван егетләрга карап чынбарлыктагы проблемалардан арынып торадыр, мөгаен. Йосыф пәйгамбәр (галәйһиссәләм) дә сөйкемле, күз явын алырлык ир-ат булган, аны күргән хатын-кызлар әфлисун кисәр урында үз бармакларын турый башлаган. Матурлыкка кем сокланмый ди.

Фәния Хафизова, Мөслим ­районының Баланлы авылы мә­дәният йорты директоры:


– Авылыбызда төрек сериалларын яратмаган кеше бар микән. «Великолепный век» картинасын инде өченче тапкыр карыйбыз, тарихи фактларга бәйле булуы белән җәлеп итә. Шәхсән үзем Россиядә җитештерелгән киноларны карыйм. Тарихыбыз белән бәйле булганнарын. Ә менә чит илнекеләргә мөкиббән түгелмен. Чөнки төрекләрне генә алыйк, бик озак серияләре, өчәр сәгать бара. Нык ялыктыра. Яраткан кешегә ярыйдыр инде ул.

Төп фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Мина торек киноларын караганда актерларнын ничек уйнаулары ошый, безнекелэргэ ойрэнэсе дэ ойрэнэсе алардан, жылаганда алар бит манкаларын агызып жылыйлар,кузлэре кызарып бетэ, безнекелэр эллэ жылый,эллэ колэ- аерылмый,бик оста уй-кичерешлэрне курсэтэлэр, искиткеч.

    Мөһим

    loading