16+

«Төртереп әйтүем түгел, энекәш, яратмыйм мин булдыра алмаган халыкны...»

Элегрәк безнең якның бер яхшылыгы, мактанырлыгы бар иде. Юлда кеше калдырмадылар. Шофер халкы да тәрбияле, авыллардагы халыкның да бердәм чагы.

«Төртереп әйтүем түгел, энекәш, яратмыйм мин булдыра алмаган халыкны...»

Элегрәк безнең якның бер яхшылыгы, мактанырлыгы бар иде. Юлда кеше калдырмадылар. Шофер халкы да тәрбияле, авыллардагы халыкның да бердәм чагы.

Берара, милиция халкы күбәеп, штрафлардан соң калган хезмәт хакы яшәргә җитми башлагач кына, башаяк бәләгә тарылганчы дип, утыртмый башладылар. Шофер халкы уңайсызланып, йә янга карап, йә башын аска иеп китә торган булды. Хәер, дөнья булгач төрлечә була инде. Милициясе дә шул халыктан чыккан инде. Әмма, өстән кушкач, ни эшләсен – якын туганына штраф салудан да тартынмады.

“КамАЗ юлы” чатында машина көтеп, таптанып торам. Үзем генә булсам уйлана-уйлана күптән кайтып җиткән дә булыр идем, янда кечкенә улым бар шул. Кешесе дә күп. Җыела торалар, утырып китә торалар. Чират юк. Әдәп саклап, кызлармы, яшь бала-чага беләнме син, олы кешеме – аны уйлаучы да юк. Әллә нигә бер кайтучы булгач, бәлкем, сан да юктыр. Барына да кул селтәдем дә, киттем улымны сөйрәп. Көннәрнең озын чагы, ике-өч сәгатьтән кайтып җителер әле. Әмма ун-унбиш адым да китеп өлгермәдек, арттан куып җитеп, бер машина туктады. Борылып та карамаган идем, югыйсә. Безнең авыл аша йөрүче бер танышым икән. Болай булгач, капка төбендә үк төшеп калырга насыйп иткән икән Ходай. 

Сөйләшеп киттек. Юлда олы кешеләр дә, бала-чагалысы да очрый. Машинада ике-өч кешелек буш урын булса да, туктарга уйламый танышым. Юлда калганнар өчен борчылып барам. Әле үзем дә, күпме вакыт элек кенә, шулар халәтендә идем. Шофер, ник борчылганымны аңлагандай, сүз башлый.
– Төртереп әйтүем түгел, энекәш, яратмыйм мин булдыра алмаган халыкны. Азрак башы, сәламәтлеге булган кешегә, машина алу чүп кенә хәзер. Җаен гына белергә кирәк. Хәзер кул көче дә кирәкми, байлык үзе аунап ята. 

Сатулашмадым. Бәлкем, шулайдыр. Тик, һәркем дә, совхозның ягулык-майлау складында эшли алмый шул. Хәер, аңа бу турыда әйтсәң дә, барыбер үпкәләмәячәк. Үзенең юлда калган кешеләр өлешенә керүен дә аңламаячак. Хөкүмәтне, үз авылдашларын, эшләгән халыкны талап яшәве белән дә ризалашмаячак. Аның фәлсәфәсе бер: күпме таласаң да – хөкүмәт бөлми ул. 

Шул уйлар белән кайтып җиттек. Рәхмәтемне әйтеп, машинадан төшеп калганнан соң, нигәдер җәяү кайтканнан да җайсызрак тоелды. 

Нурулла Гариф

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading