16+

«Түбәтәе» булса да, Казан архитектурасының “милләте” юк. Кызганыч...

“Яңа микрорайоннарда Казанның Казан икәнлеген танып та булмый”, -диде Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

«Түбәтәе» булса да, Казан архитектурасының “милләте” юк. Кызганыч...

“Яңа микрорайоннарда Казанның Казан икәнлеген танып та булмый”, -диде Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

БРИКС файдасы
Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елның октябрендә БРИКС саммитын Казанда оештыру тәкъдиме Татарстан башкаласы тормышын инде бүгеннән үк җанландырып җибәрде. Казан мэры Илсур Метшин башлангычында Казанда быелның 5-7 декабрьләрендә Камал театры бинасында “Казаныш” халыкара архитектура-төзелеш форумы була.
- Тәүге форум 2021 елда үткәрелгән иде, анда архитекторларның абруен күтәрү турында сөйләшү барды. Икенчесендә архитектура чишелешләре каралды. Монысында төп тема итеп “Тәңгәллек чагылышы” куелды. БРИКС составына кергән һәм кандидат булган Һиндстан, Кытай, Аргентина, Мисыр, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Сагуд Гарәбстаны һәм башка илләрнең архитекторлары чакырылды. Шәһәрләрне үстерүдә халыкара хезмәттәшлек, тарихи-уникаль урыннарны саклау мәсьәләсе каралачак, - диде Илсөяр Төхвәтуллина.

Форумда Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллинның, Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллинның, дөньякүләм танылган архитектор-рәссамнар Демас Нвоко, Олалекан Джейифоус, Али Пусат әфәнделәрнең катнашуы көтелә.

“Түбәтәй” бинасы саклана
Илсөяр Төхвәтуллина яңа микрорайоннарда Казанның Казан икәнлеген танып та булмавын искәртеп, Татарстан башкаласының тарихи террирорияләренә электрон белешмә әзерләнүе турында әйтте. 
- Казан – төрле мәдәниятләр тупланмасы, теге яки бу проектны гамәлгә ашырганда кишәрлекнең тарихы исәпкә алыначак. Казанда тиздән 3 урында колачлы һәм әһәмиятле проектлар башлана, әлеге төзелешләр хәзергә сер булып торсын, - диде ул.
- Декабристлар урамында Мәскәү базары каршындагы территориядә парк ясау турында хәбәрләр бар. Андагы “Түбәтәй” бинасы да сүтеләчәк, дигән сүзләр дөресме? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
- “Түбәтәй” – Мәскәү районының да һәм Казанның да бер матур бизәге, әлеге бина сүтелмәячәк. “Түбәтәй” сакланачак һәм аны сакларга кирәк тә, - дип җавап бирде Илсөяр Төхвәтуллина.

Юллар, сулыклар һәм экология
М-12 федераль автотрассасы “Европа-Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры проектының бер өлеше булып тора. “Казаныш” халыкара форумында М-12 федераль трассасы уза торган төбәкләрдәге шәһәрләрнең мэрлары һәм архитекторлары, шулай ук чит илләрнең экспертлары катнашында “Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасындагы күпер. Транспорт инфраструктурасы шәһәрләрнең үсешенә ничек йогынты ясый” дигән темага сессия утырышы уза. 
- Федераль җитәкчеләрдән Марат Хөснуллин белән Ирек Фәйзуллинга җиткерү максатында Вознесение трактының икенче чиратын төзү мәсьәләсе күтәрелсә, яхшы булыр иде, - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән янә фикеремне әйттем.

Кызганыч, Илсөяр Төхвәтуллина: “Вознесение тракты – җирле төзелеш, форумда халыкара проектлар турында сүз барачак”, - диде. Мамадыш трактында сәгатьләр буена бөкедә азапланган автомобильчеләр һәм пассажирлар өчен Вознесение тракты “халыкара проект”ның нәкъ үзе инде ул, мәгәр.
- Казанда сулыклар, яр буйлары нәтиҗәле файдаланылмый әле. Форумда сулыкларны файдалану, шәһәрнең яшеллеге, өлкәннәргә һәм балаларга, гомумән, шәһәрдә яшәүчеләргә уңайлы мохит булдыру турында сүз барачак, - диде Илсөяр Төхвәтуллина.

“Шәһәрләрне үстерү институты” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Алексей Горбунов белән Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова да Казанның тарихи йөзен-тәңгәллеген саклау, шәһәр төзелеше мәсьәләсендә һәр казанлының һәм татарстанлының фикере мөһим булганлыгын әйттеләр.

Казан архитектурасының “милләте” юк
- Сәнгать училищесында татарның чын милли орнаментларын беләләрме, алар биналарны бизәүдә кулланылачакмы? - дип, чираттагы соравымны бирдем.
- Татарның милли арнаментларын училищеда да, шулай ук студентлар да белә. Мин “толерантлык” сүзен яратмыйм. Без басынкы-сабыр түгел, ә башка халыкларга хөрмәт белән карыйбыз. Казан – күп милләтле шәһәр. Шунлыктан, Казанның архитектурасында татар милли орнаментлары гына түгел, ә башка халыкларның да милли мәдәнияте чагылыш табарга тиеш, - дип җавап бирде Ольга Гыйльметдинова.

Миллениум күпере “умарталары”
БРИКС саммитына әзерлек кысаларында, Казандагы Миллениум күпере дамбасындагы инде ничә еллар буена төзелеп бетмичә торган, “умарта” кебек тезелешкән корылмаларны сүтәчәкләр һәм аның урынына кунакханә төзи башлыйлар икән, дигән сүзләр дә йөри. “Шәһәрләрне үстерү институты” директорыннан шушы хәлгә ачыклык кертүен сорадым. “Миллениум күпере янындагы төзелеп бетмәгән корылмаларга бәйле бернинди дә күрсәтмә дә, гариза да кермәде безгә”, - диде Алексей Горбунов. 
Утсыз төтен булмый, диләр бит. Димәк, озакламыйча Миллениум күпере дамбасындагы “умарталар”да да хәрәкәт күзәтеләчәк...
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading